Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юллар, юллар...

Машинаны теркәү һәм машина йөртү таныклыгын алу өчен 2 минут вакыт җитә. Моның өчен бердәм дәүләт хезмәте порталы аша электрон гариза бирү кирәк. Гариза язу өчен "Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәге" дәүләт учреждениесе тарафыннан булдырылган ЕСИАда (идентификация һәм аутентификация уртак системасы) теркәлү һәм пароль алу гына...

Машинаны теркәү һәм машина йөртү таныклыгын алу өчен 2 минут вакыт җитә. Моның өчен бердәм дәүләт хезмәте порталы аша электрон гариза бирү кирәк. Гариза язу өчен "Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәге" дәүләт учреждениесе тарафыннан булдырылган ЕСИАда (идентификация һәм аутентификация уртак системасы) теркәлү һәм пароль алу гына кирәк. Теркәлү өчен паспорт, СНИЛС һәм кәрәзле телефон зарури.
Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, җәяүлеләр катнашында агымдагы елның 3 аена Татарстанда 136 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, анда 18 кешенең гомере өзелгән, 124 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бигрәк тә, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр үлеме артуы сизелә. 2015 елның 1 июленнән, торак пункттан тыш йөрүче җәяүлеләргә яктылыкны чагылдыручы махсус элементы булган, ерактан ук күренеп торучы кием кию мәҗбүри. Әлеге кагыйдәне үтәмәүчеләргә, 12.29. маддәсе нигезендә, 500 сум штраф каралган.
Мондый киемне авыл, шәһәр эчендә йөргәндә кию дә фәкать файдага гына. Юлдан килүче машинаның якын уты караңгыда жәяүлене 50 метрдан гына, ерак уты 100 метрдан күрсәтә ала. Киемендә яктылык кайтаручы элемент - фликер булса, җәяүлене күрү аралыгы ике мәртәбәгә арта.
Киемеңдә фликер йөртү тәүлекнең караңгы вакытында җәяүленең тапталу куркынычын 6-8 тапкыр киметә! Аларны район почта бүлекчәсеннән сатып алырга була.
2016 елныҢ 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясе Кодексының юл хәрәкәте өлкәсенә караган штраф түләтү турында үзгәрешләр кертү" турындагы административ регламент үз көченә керде.
Аның 32.2 маддәсенә 1.3 пункты өстәлде: 20 көн эчендә өлгергәннәр салынган штрафның яртысын гына түли. Әмма әлеге үзгәрешләр 12.1.1.1; 12.8.; 12.9.6 һәм 7; 12.2.3; 12.15.5; 12.16.3.1; 12.24.; 12.26. һәм 12.27.3 пунктларына кагылмый. Суд яки вазифаи зат тарафыннан штраф түләтүне кичектерү хөкеме чыгарылса, штраф тулысынча түләнелә.
Штраф карары үз көченә кергәч, 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Соңлаган очракта, штраф суммасы ике тапкырга арта (икеләтә күләмдә салынган штраф 1000 сумнан артырга тиеш түгел) яисә 15 тәүлеккә кадәр арест җәзасы яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.
Штрафны дөрес итеп түләр өчен:
1. Штрафлар турындагы мәгълүматны www.gibdd.ru, www.gosuslugi.ru, www.uslsugi.tatarstan.ru сайтлары аша, яки камера ярдәмендә эләккән фото-видеоберкетмә нигезендә яки электрон почта аша алырга мөмкин.
2. Штрафны эре банкларда түләргә киңәш ителә.
3. 2-3 көннән соң шушы күрсәтелгән электрон адреслар аша штрафыгызны тикшереп карагыз.
Ул һаман түләнмәгән булып торса, банкка барып, ГИС ГМП мәгълүмати базасына түләү хакында мәгълүмат җибәрелгәнме-юкмы икәнен ачыклау кирәк.
Мәсьәләне банкта хәл итеп булмаган очракта, граждан гариза язып, УИН номеры язылган түләгәнлек кәгазенең күчермәсен теркәп, ТР ЮХИДИ бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев