Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Юлларда гомерләр өзелә

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, юлларда көн саен дистәләгән кешенең гомере өзелә. Агымдагы елның соңгы 9 аенда гына да Татарстан юлларында 3576 юл фаҗигаләре теркәлгән. Аларда 4421 кеше зыян күргән, 349 кешенең гомере өзелгән. Районда исә ел башыннан 28 җитди юл һәлакәте теркәлгән . Шуларның 24е машина йөртүче гаебе белән, 2 очрак...

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, юлларда көн саен дистәләгән кешенең гомере өзелә.
Агымдагы елның соңгы 9 аенда гына да Татарстан юлларында 3576 юл фаҗигаләре теркәлгән. Аларда 4421 кеше зыян күргән, 349 кешенең гомере өзелгән.
Районда исә ел башыннан 28 җитди юл һәлакәте теркәлгән . Шуларның 24е машина йөртүче гаебе белән, 2 очрак машина йөртүченең исерек килеш руль артына утыруы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Аларда 33 кеше зыян күргән, 6 кеше вафат булган.
Көзге-кышкы чорда юл фаҗигаләренең саны тагы да арта. Октябрьн6ең 8 көнендә генә дә Татарстанда 124 юл хәлакәте теркәлгән. Аларда 142 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алса, 23кеше бакыйлыкка күчкән.
Гадәттә, юл йөрүчеләр кискен үзгәрешчән көзге һава торышына (карлы-яңгыр, томан, бозлавыкка) битараф калып, гади генә кагыйдәләрне дә исәпкә алмый үзләренең һәм якыннарының гомерләрен куркыныч астына куялар. Исегезгә төшерәбез: машинага берьюлы шипалы һәм шипасыз көпчәкләрне урнаштыру катгый тыела. Андый техниканың юлда үз-үзен тотышын алдан фаразлап булмый. Шулай ук, озын юллар узып, күптәннән яраксызга килгән көпчәкләрдә йөрү дә яхшылыкка илтми. Кышкы шиналарның эз тирәнлеге 4 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Әлеге сан кимегән саен туктау юлының озынлыгы артканы һәркемгә дә яхшы мәгълүмдер.
Техника белән идарә иткәндә һава шартларын, юл өслегенең торышын исәпкә алып, куркынычсыз тизлекне сайлап хәрәкәт итү зарур. Мөмкин булганча ерак юлларга чыгуны кичектереп торсагыз да була. Юлларда игътибарлы булыгыз, ул хаталарны кичерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев