Актаныш

ЮЛЛАРДА САК БУЛЫГЫЗ: Кыш Актаныш районда “репетицияләрен" башлап җибәрде кебек

Бүгенге һава торышын күреп, бер генә дә урамда октябрь ае дип уйламассың. Көтмәгәндә-уйламаганда көз уртасында кырыс кыш килде дә куйды. Атна башында ук һава температурасы минуска тәгәрәде, балаларны сөендереп, машина йөртүчеләрне хафага салып кар да яуды. Чыннан да мондый һава торышы кешеләр өчен шактый кыенлыклар тудырды. Юлда да хәлләр катлауланды....

Бүгенге һава торышын күреп, бер генә дә урамда октябрь ае дип уйламассың. Көтмәгәндә-уйламаганда көз уртасында кырыс кыш килде дә куйды. Атна башында ук һава температурасы минуска тәгәрәде, балаларны сөендереп, машина йөртүчеләрне хафага салып кар да яуды.
Чыннан да мондый һава торышы кешеләр өчен шактый кыенлыклар тудырды. Юлда да хәлләр катлауланды.
Машиналы райондашларыбыз атна башыннан ук җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алыштыру өчен автосервисларны "штурм"лый башлады. Район үзәгендәге сервисларда озын-озын чиратлар хасил булды. Бирегә беренче бозлавык яткач башланды автомобильләр агышы. Һәркем машинасына "тырнаклы" тәгәрмәч куйдырырга ашыкты.
Чарасын алдан ук күргәннәр, билгеле, оттырмады. Чөнки кыш дигәннәре бүген көндез үк инде Актаныш районда "репетицияләрен " башлап җибәрде кебек: көнозын яуган кар кичкә таба юлларны бозландырды. Социаль челтәрдәге төркемнәрдә райондашларыбыз бозлавык хакында чын-чынлап кисәтә башлады. Трассаларда алай ук куркыныч булмаса да, Актаныш эчендә юлларның шугалакка әверелүен яза алар.
Шактый еллар машина иярләүчеләр тәгәрмәчләрне кичекмәстән "тырнаклы"ларга алыштырырга киңәш итә. Чөнки бозлы юлларда җәйге шома резина белән йөрү бик куркыныч,-ди алар. -Юллардагы иминлек күбесенчә машина йөртүчеләрнең үзләренә бәйле. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү белән беррәттән техниканың төзеклегенә дә җитди игътибар бирү кирәк. Ә көпчәкләрне алыштыруны һич тә сузарга ярамый.
Билгеле, кыш болай тиз генә килмәс. Әле һава торышы шактый җылыначак та дигән фаразлар бар. Тәгәрмәчнең "тырнаклары" коелып бетүдән курыкканнар, бәлки, шул көннәр үтеп, чын кыш килүен көтәдер. Һичшиксез килер ул, дуслар, ә ап-ак кышларны күрү өчен иң мөһиме исәнлек һәм сәламәтлек кирәк.
Юллар хаталарны кичерми, аеруча ул хаталар үз тормышыңа карата ваемсызлык нәтиҗәсе булса...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: