Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮЛЛАРДА САК БУЛЫЙК: юл һәлакәтендә руль артындагы хатын-кыз үлгән

Яшел Үзән районында юл һәлакәтендә руль артындагы хатын-кыз үлгән. Юл-транспорт һәлакәте кичә, 19 гыйнварда, иртәнге сәгать 8дә Яшел Үзән районының Помары - Сафоново автомобиль юлының 19 нчы чакрымында килеп чыккан. Юлда "Рено" белән "КамАЗ" машиналары бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, җиңел машина руле артындагы 1980 елгы хатын-кыз куркынычсыз тизлек режимын арттырып,...

Яшел Үзән районында юл һәлакәтендә руль артындагы хатын-кыз үлгән.
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 19 гыйнварда, иртәнге сәгать 8дә Яшел Үзән районының Помары - Сафоново автомобиль юлының 19 нчы чакрымында килеп чыккан.
Юлда "Рено" белән "КамАЗ" машиналары бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, җиңел машина руле артындагы 1980 елгы хатын-кыз куркынычсыз тизлек режимын арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Һәлакәт аркасында "Рено" белән идарә итүче хатын-кыз урында ук җан биргән. Ә әлеге машинадагы 1970 елгы хатын-кыз пассажир хастаханәгә озатылган.
ЮХИДИ куркыныч саннар китерә: гыйнварның 19 көнендә Татарстан юлларында 20 кешенең гомере өзелгән, 267сенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Чыганак: http://intertat.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев