Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЮЛСЫЗ ЮЛ ЯРЫШЫ: Мәрхәмәтлелеккә бер адым

"Биектау" автоузышу мәйданында үтә торган Бөтенрусия ярышларын турыдан-туры карау-күзәтү ләззәте бик азлар гына татыйдыр, ә анда катнашу - гомумән, бик сирәкләргә эләгүче бәхет. Йөрәгендә ярыш азарты дөрләгән, тизлек яратучы машина йөртүчеләр исә үзебездә дә җитәрлек, ләбаса, нигә әле үзебезнең авыл тирәсе болын-кырларында рәхәтләнеп ярыш уздырмаска?! Шул уй-теләк белән узган ел...

"Биектау" автоузышу мәйданында үтә торган Бөтенрусия ярышларын турыдан-туры карау-күзәтү ләззәте бик азлар гына татыйдыр, ә анда катнашу - гомумән, бик сирәкләргә эләгүче бәхет. Йөрәгендә ярыш азарты дөрләгән, тизлек яратучы машина йөртүчеләр исә үзебездә дә җитәрлек, ләбаса, нигә әле үзебезнең авыл тирәсе болын-кырларында рәхәтләнеп ярыш уздырмаска?!
Шул уй-теләк белән узган ел тәүге мәртәбә 8 автоузышчы катнашында туган авылы Иске Байсар җирлегендә эшмәкәр Рәдис Хашимов машиналар ярышы - УАЗ спринт оештыра. Узган шимбәдә - 22 апрель көнне исә икенче мәртәбә уздырылучы бәйгедә Актаныш машина йөртүчеләре белән беррәттән, Яр Чаллы, Зәй, Минзәлә, күрше Башкортстан республикасыннан килгән 18 автоузышчы җитезлектә көч сынашты. Бәйге мизгелләрен тамаша кылырга килүчеләр дә шактый иде.
Трасса катлаулы:
1 чакрым 800 метр озынлыктагы юлда таулы җирләр дә, 1,5 метр тирәнлеккә җиткән сулы чокырлар да, каршылыкларны узу мөмкинлеген күрсәтерлек баткаклыклар да бар. Тигез җирләр исә машиналарга тизлекләрен тулы куәтенә арттыру форсатын бирде.
Нива, УАЗ, УАЗ "буханка" машиналары аерым ярышты. УАЗлар арасында шушы спорт төре белән янып йөрүче Рәдис Хашимов һәм Рөстәм Вәкилов (Байсар) җиңүче калдылар. Нива һәм УАЗ "буханка"лар арасында исә җиңүче урыннарны Зәй шәһәре узышчылары Марсель Миңнеханов һәм Клим Майоров яулады.
Ярышларны оештыручы Рәдис Хашимов һәм баш хөкемдар Фәнис Газетдинов әлеге бәйге кысаларында хәйрия акциясе дә уздырдылар: ярышка кабул ителгән кертемнәрнең бер өлешен - 60 мең сум акчаны алар мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга кирәк-яраклар алуга тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


ЮЛСЫЗ ЮЛ ЯРЫШЫ: Мәрхәмәтлелеккә  бер адым

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев