Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йөз еллык тарих

8 май көнне Пучы җирлегендә, Җиңү бәйрәмен каршылап, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең проект авторы - Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе урынбасары Әсләм Зарипов, иганәчесе - Нур Баян исемендәге хуҗалык. - Беренче бөтендөнья сугышына 100 ел тулуны искә алып, аның нигезен узган көз салган идек. Язу-сызу,...

8 май көнне Пучы җирлегендә, Җиңү бәйрәмен каршылап, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачылды.
Һәйкәлнең проект авторы - Нур Баян исемендәге хуҗалык җитәкчесе урынбасары Әсләм Зарипов, иганәчесе - Нур Баян исемендәге хуҗалык.
- Беренче бөтендөнья сугышына 100 ел тулуны искә алып, аның нигезен узган көз салган идек. Язу-сызу, мәгълүматлар туплау өлеше әлегәчә барды, киләчәктә дәвам итәчәк. Архивлардан тарихи мәгълүматлар тупладык. Безнең җирлек ул вакытта Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Пучы волостена караган. Һәйкәлгә 40 кешенең исем-фамилиясе язылды. 38е сугышта катнашып, 1914-1915 елларда һәлак була яки хәбәрсез югала - аларның даталары күрсәтелгән. Ике яугир әсирлеккә эләгә, тоткында булып, сугыш беткәч авылга кайта, тыныч тормышта хезмәт куя, - дип таныштырды һәйкәлне ачу тантанасында Әсләм Әхсән улы.
Ачу тантанасыннан соң, ветераннар белән бергә һәйкәл тирәли алмагачлар утыртылды, чисталыгын саклау, карап тору урта мәктәпкә һәм балалар иҗат үзәгенә беркетелде.
Пучы җирлегендә үтүче Җиңү бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашты, бәйрәм уңаеннан республика, район җитәкчелегенең котлауларын ирештерде. Ветераннарга күчтәнәч каплары, "Мәңгелек хәтер" китабын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев