Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Йөзьяшәр Әсма әби

Пучы картлар йортында бүгенге көндә 52 өлкән яшьтәге кеше тәрбияләнә. Шуларның 18е - 80 яшьтән өлкәнрәкләр. 24 февраль көнне аларның берсе - Әсма әби Миңнеханова 100 яшен тутырды. Әлеге күркәм гомер бәйрәме белән тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев килде һәм Әсма әбигә Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты...

Пучы картлар йортында бүгенге көндә 52 өлкән яшьтәге кеше тәрбияләнә. Шуларның 18е - 80 яшьтән өлкәнрәкләр. 24 февраль көнне аларның берсе - Әсма әби Миңнеханова 100 яшен тутырды.
Әлеге күркәм гомер бәйрәме белән тәбрикләргә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев килде һәм Әсма әбигә Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, район хакимиятенең күчтәнәч кабын тапшырды.
- Әсма апа, туган көнең белән котларга килдек сине, - диде ул. - Бик матур булып утырасыз, күз тимәсен үзегезгә. Чиста, пөхтә татар әбисе сез. Ходай биргән гомердә сәламәтлек белән яшәгез, авырмагыз. Тагын бер тапкыр бәйрәмегез белән.
- Рәхмәт яусын, котлауларыгыз өчен. Таушалдым инде, картайдым, гомер буе авыр эшләрдә эшләдем бит, - дип елмайды Әсма әби.
Тормыштан бер тамчы да зарланмаган, эченнән үзенчә генә җырлар көйләп утыручы, татар әбиләренә генә хас мөлаем Әсма әбигә карагач, сөбханаллаһ, диясе килә. Бер гасырлык гомер юлы үтеп тә күңеле керләнмәгән, тупасланмаган аның. Ә бит язмыш аны гел башыннан сыйпап тормаган.
Усы авылында Факия һәм Миңнехан Миңнехановлар гаиләсендә дөньяга килгән Әсма әби бертуганнарын хәтерләми дә инде. Берничә булсалар да, хәзер ул үзе генә калган. Балачагы турында сораштыра башлагач, күзләре очкынланып китте аның.
- Рәхәттә үсмәдек. Бер класс та белем ала алмадым. Бераз үскәч тә эшли башладым. Әни белән басуга көлтә бәйләргә йөргәннәрне әле дә беләм. Урагын да урдым. Кәҗәбез бар иде, аңа ашату өчен чалгы белән печән дә чаптым. Күрмәгән калмады инде. Ашарга булса ашадык, юк вакытта ач тордык. Яз җитүгә басудан черек бәрәңге җыйдык, шуны ашадык. Әти сугышта катнашып, аннан яраланып кайтып үлде.
Әтисенең кайсы сугышта катнашканлыгын күпме генә белергә тырышсак та, Әсма әби төгәл генә әйтә алмады. Хәер, йөз ел эчендә ниләр булганын хәтерләп бетерү бик авырдыр шул. Усыдан киткәч, Актаныштагы заготзернода эшләвен исә яхшы хәтерли ул.
- Гел шунда эшләдем. Бик авыр булды. Су буйлап баржа килеп туктый. 70әр килолы капчыкларны баскыч буйлап күтәреп менәргә кирәк. Әле дә чыдаганбыз инде. Ходай сәламәтлекне биргән.
Әнә шулай эш, эш дип янып йөри йөри үзенең шәхси тормышын да кайгыртмаган ул. Кияүгә дә чыкмаган, бала да тапмаган. 2006 елга кадәр Актаныштагы фатирында тыныч кына көн күргән. Тик сәламәтлеге какшап, кан басымы уйный башлагач, бирегә - Пучыдагы картлар йортына килгән. Шул көннән аның тормышы икенче борылыш алган. Үзе турында кайгырту тойган. Яңа танышлар, дуслар тапкан.
- Аллага шөкер, әйбәт карыйлар, ашаталар, эчертәләр. Мунчасын кертәләр, киемнәрне юалар. Рәхмәт барысына да. Туганнарым кебек якын барсы да, - ди Әсма әби.
Биредә аның үзен яратып, якын итеп торалар.
- Әсма әби бик тыныч, берәү белән дә әрләшми, ачуланышмый. Үз аягында йөреп тора. Бер зыяны да тими, - ди картлар йорты җитәкчесе Рәҗүдә Гапсәләмова.
Рушания Әмирова, өлкән шәфкать туташы:
- Әсма әби бездә 2006 елдан бирле яши. Бик тыныч, сабыр әби. Кан басымы гына күтәрелештерә. Андый вакытларда тиз арада ярдәм күрсәтәбез.
Күзләре бик начар күрә башлагач, 96 яшендә Чаллыга алып барып, күзенә операция дә ясатканнар.
- Соңгы вакытларда күзләрем генә начарланды шул, - ди әби үзе.
Шулай булса да, дөнья яңалыклары белән кызыксына ул. Тәрәзә төбендә гөлләр үстерә. Яраннары инде чәчәк аткан. Үзен туган көне белән котлап, картлар йортында чәй табыны да әзерләгәннәр. Мәктәп укучылары концерт номерлары әзерләп алып килгәннәр. Бер туганы да булмагач, котлаучы юк дип күңеле кимсенмәде аның. Киресенчә, биредәгеләрнең туганнарыннан да болайрак кайгыртуларын, күңел җылыларын тоеп, күңеле тулды, сөенечтән күзләре яшьләнде. Фаил Камаев әйткәнчә, Ходай биргән гомеренең ахырына кадәр шушы җылылык саклансын, Әсма әбинең күңеле әрнеп китәрлек булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев