Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үз эшенә чын күңелдән бирелгән райондашыбыз

Авылда туып-үскән малайларның күпчелеге кечкенәдән үк шофер булам, дип хыяллана. Чөнки әтиләре, абыйлары техникада йөргәч, алар да шулар янында кайнаша. Техника серләренә кечкенәдән төшенә. Үсә-үсә хыял ныгый барып, күпләре шул юлдан китә дә. Татар Суыксуы авылы егете Салават Исламовның да язмышы шул авыл егетләренекеннән аерылмый. Әз генә буш вакыты булдымы,...

Авылда туып-үскән малайларның күпчелеге кечкенәдән үк шофер булам, дип хыяллана. Чөнки әтиләре, абыйлары техникада йөргәч, алар да шулар янында кайнаша. Техника серләренә кечкенәдән төшенә. Үсә-үсә хыял ныгый барып, күпләре шул юлдан китә дә.
Татар Суыксуы авылы егете Салават Исламовның да язмышы шул авыл егетләренекеннән аерылмый. Әз генә буш вакыты булдымы, әтисе Самат абый янына йөгерә. Машинаның бу детале нәрсәне аңлата, нигә кирәк, аны ничек төзәтәләр кебек сораулар белән әтисенең башын "катырса" да, Самат абый иренмичә улының һәр соравына җавап биреп, алай гына түгел, ничек төзәтәсен күрсәтеп, төшендереп бирә. Шул рәвешле улын киләчәк тормышка әзерли ул. Әтиләре янында кайнашкан улларына әниләре, Татарстанның атказанган табибәсе, мәрхүмә Зифа апа һәрчак сокланып карый. Эшкә өйрәнеп үсүләренә сөенеп бетә алмый. Эш белән бергә спортка да мәхәббәт хисләре тәрбиялиләр егетләрдә. Бергәләп чаңгыда йөрү, йөгерүләрне алар хәзер дә сагынып искә ала.
Татар Суыксуы урта мәктәбен тәмамлагач, Салават Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында инженер-механик белгечлеге үзләштерә. Кулына диплом алып кайткан яшь белгечне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Шәймәрдәнов исемендәге колхозга технолог итеп җибәрә. Шул елдан башлап Салават Исламов әлеге хуҗалыкның икътисадын алга җибәрүдә үзеннән саллы өлеш кертә. Хезмәтен җиренә җиткереп башкаруын, оештыру сәләтенең көчле булуын күргән җитәкчелек аны 2004 елда хуҗалыкта баш инженер итеп билгели.
Хуҗалыкның машина-трактор паркы барлык таләпләргә дә җавап бирә, язгы, көзге кыр эшләрендә техникасы ватылуларсыз эшләп чыга икән, болар барысы да Салаватның оештыру, кул астында хезмәт куючылар белән уртак тел таба белүеннәндер. Сер түгел: хуҗалыкның техника паркы көчле. Аларның барысын карап, күзәтүдә тоту, биредә хезмәт куючыларга куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен тәэмин итү, аларны төшендерү күп көч һәм вакыт сорый. Баш инженер исә үзенең вакыты белән хисаплашмый. Көне-төне руль артында ул.
Язгы кыр эшләренә дә ел саен "Ташкын" хуҗалыгы иң беренчеләрдән булып техникасын әзерлек сызыгына бастыра. Көзен техниканы саклауга куюга да беренчеләрдән керешә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев тә Салават Исламовның хезмәтен югары бәяләде.
- Районда Салават абый кебек инженерлар күбрәк булсын иде. Ул һәрвакыт үзенең белемен күтәрү өстендә шөгыльләнә. Хуҗалыкка кайткан һәр яңа техникада башта үзе эшләп карап, тиешенчә көйләгәч кенә механизаторларга биреп, эшкә кертеп җибәрә. Районның яшь инженерларына киңәшче дә ул. Үзе белгәнне яшьләргә дә өйрәтергә тырыша, - ди Нәфис.
МТП территориясенең чисталыгы, аны тәртиптә тоту буенча да Салават Исламовка җиткән инженерлар районда юктыр, мөгаен. Аның өчен эше беренче урында. Шулай булгангадыр, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән ярышта катнашып, грант откан ул. Министрлыкның Мактау кәгазе, муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе, рәсеменең дүртенче ел рәттән районның Мактау тактасында торуы да - тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
- Салаватны райондагы иң интеллектуаль инженер дип атар идем, - ди район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов та. - Хезмәт юлын башлаганнан бирле ул үзенең яңалыкка омтылучанлыгы белән башкалардан аерылып тора. Районга яңа төр техника кертүдә дә аның өлеше зур.
Эштә генә түгел, гаиләсендә дә кайгыртучан гаилә башлыгы Салават. Биектау районы кызы Әлфия белән гаилә корып, ике ул үстерә алар. Икесенә дә югары белем алуда булышалар. Алма агачыннан ерак төшми, дигән әйтем әлеге гаиләгә дә туры килә. Улларының икесе дә әтиләре белем алган Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. Олы уллары Газинур хуҗалыкта инженер-технолог һәм баш энергетик булып хезмәт куя. Икенче уллары Айрат программист булып эшли.
- Безнең Салават кебек әйбәт кешеләр бик сирәктер ул. Аның кешегә беркайчан да кычкырып дәшкәне юк. Мин аны идеаль гаилә башлыгы дип атар идем. Киләчәктә дә шулай бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә язсын, - ди тормыш иптәше Әлфия апа.
Хезмәте ничек кенә тынгысыз булмасын, Салават абый туган авылында гомер итүче әтисе Самат абыйның хәлен белергә дә, барып булышырга да вакыт таба. Туганнары өчен дә киңәшче дә, ярдәмче дә ул.
Төп хезмәтеннән тыш, шәхси ихатасын да күпләргә үрнәк итеп тоталар. Бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Бакчаларын тутырып, җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, кош-корт асрыйлар. Шушы хезмәтләреннән ямь һәм тәм табып гомер итәләр. Шушындый тынгысыз тормыш рәвеше белән яшәүче Салават Исламов 8 сентябрьдә үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Аңа киләчәктә дә ныклы егәр, хезмәтендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев