Актаныш

Үз җиренең солтаны

Авыл җирлеге башлыгы булып бер җирлектә 33 ел хезмәт куючылар районда гына түгел, республикада да бармак белән генә санарлык. Рәшит Галимуллин - шуларның берсе. Бәхетен читтә түгел, туган җирлегендә тапкан Рәшит абый 11 мартта үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала. Адәм баласы еллар узган саен ешрак артына борылып карый,...

Авыл җирлеге башлыгы булып бер җирлектә 33 ел хезмәт куючылар районда гына түгел, республикада да бармак белән генә санарлык. Рәшит Галимуллин - шуларның берсе. Бәхетен читтә түгел, туган җирлегендә тапкан Рәшит абый 11 мартта үзенең 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала.
Адәм баласы еллар узган саен ешрак артына борылып карый, күңел сандыгындагы хатирәләрне барлый башлый. Гомерем заяга узмаганмы, дигән сорау белән үзенә мөрәҗәгать итә. Рәшит абый да үткәннәре хакында уйлана да, Аллага шөкер, гомерем халыкка хезмәт итеп үткән бит, дип шөкерана кыла. Хәзер дә җирлекләрендәге һәр кеше язмышы өчен борчылып, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышып яши ул. Әлеге кешелеклелек сыйфатлары аның канына балачактан ук салынган.
Балачак... Кечкенә генә өй. Аның һәр почмагыннан балаларның шат тавышлары ишетелә. Тугыз бала. Әйе, тугыз балалы гаиләдә сигезенчесе булып дөньяга килә Рәшит абый. Әнисе Кифая апаның әнисе, әтисе Вәлиулла абыйның әнисе дә алар белән бергә яши. Шулай итеп, 13 кеше бер өйдә гомер итәләр. Ишле гаилә булсалар да, дус-тату яши алар. Авылдашларына һәрчак үрнәк булалар. Хезмәттә чыныгып үсәләр. Әти-әниләре барлык балаларына да белем бирергә тырыша. Рәшит абый башлангыч белемне туган авылы Тәкмәктә ала. Аннан Югары Яхшый мәктәбендә, яңадан Иске Байсар мәктәбендә укуын дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, Шәймәрдәнов исемендәге колхозның икенче бригадасында тракторчы булып хезмәт юлын башлый. Аннан армия сафларына алына. Киров өлкәсендә ике ел намуслы хезмәтен үти. Кайткач, озак ял итмичә, сыер саудыру операторы булып урнаша. Көзен исә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар әзерли торган бүлегенә читтән торып укырга керә. Тырыш егетне тиз күреп алалар. 1978 елда инде аны кырчылык бригадиры итеп билгелиләр. Оештыру, башкаларны үз артыннан ияртә алу сәләте Рәшит абыйга хезмәтендә нык ярдәм итә. Кешеләрне эшкә тарту авыр булмый аңа. Шуның өчен дә бригаданың эш нәтиҗәләре күзгә күренеп яхшыра. 1980 елда укуын тәмамлый. 1981 елның мартында инде аны коммунистлар партиясе сафларына алалар.
Тормышының шулай көйле генә баруына сөенеп бетә алмый егет. Армия сафларыннан кайткач, Иске Байсар авылы кызы Зөлфия белән таныша ул. Дуслашып китәләр, арада мәхәббәт уты кабына. Әмма, озак та үтми, Зөлфиясенә Ленинградка китәргә туры килә.
- Өч ел буе без хатлар аша гына аңлаштык. Елга бер тапкыр ялга кайта иде, шунда очраша идек, - дип елмая Рәшит абый, хатирәләрен яңартып. - 1981 елда җәйге ялына кайткач без аны сорарга бардык,
19 июньдә өйләнештек.
Туйдан соң инде яшьләр Ленинградка бергәләп юл тота. Анда ике атна яшәгәч, Рәшит абый үзенең шәһәр тормышына ияләшә алмасын аңлый. "Шәһәрдә олтан булганчы, авылымда солтан булырмын" дип, авылга кайтып китә. Тиешле ике ай вакытын эшләгәч, Зөлфиясе дә авылга кайта.
Кайтуына Рәшит абыйны шактый гына яңалыклар көтеп тора. Ул вакытта колхоз рәисе булып эшләүче Инсаф Әндәрҗанов белән район башкарма комитеты сәркатибе Марсельеза Газетдинова егетне Яхшый авыл Советы рәисе итеп куярга теләүләрен җиткерәләр. Әлеге хәбәр 24 яшьлек егетне өнсез итә. Ничек инде шул тикле җаваплы вазифаны аңа тапшырырга җыеналар?! Эшли алырмы? Авылдашларының ышанычын аклармы? Шуның өчен дә кистереп кенә ризалашмый ул. Башта әти-әнисе, тормыш иптәше белән киңәшләшә. Шуннан, тәвәккәлләп, риза була.
- Әлбәттә, җиңел булмады. Яздан көзгә тикле урман кисәбез. Шуннан кайтып булмый иде. Бар хезмәт кул көче белән башкарылды. Үзең юан башыннан тотмасаң, яшьләр эшләми иде. Ул чорның армиядән кайткан һәр егете урман кисүдә катнашып, әти-әниләренә утын әзерләште, - ди Рәшит абый. Нинди генә эш булмасын, үзе аның уртасында кайнап, авылдашларының хөрмәтен казана ул. Шуның өчен дә ул вакытларда йон, ит, сөт, йомырка, бәрәңге җыйнау буенча җиткерелгән планнарны үтәү, дәүләт иминияте, җир салымнарын җыйнау буенча гел беренче урыннарда баралар. Икенче урынга бик сирәк кала идек, ди. Җирлектәге барлык мәктәпләргә, медпунктларга, укытучыларга, медицина хезмәткәренә утын кайтарту да авыл Советы карамагында була. Аннан, ташкүмер ягуга күчкәч, аның белән тәэмин итү дә аларга йөкләнә.
1984 елда "Җиңүнең 40 еллыгы" колхозы оешкач, Яхшый авыл җирлегенә Табанлыкүл авылы да кушыла. Шулай итеп, җирлек дүрт авылны берләштерә.
- Колхоз рәисе Рафис Шәйхуллин белән килешеп эшләдек, - ди Рәшит абый. - Ул дәвердә җирлек өчен бик күп эш башкарылды. 11 еллык мәктәп салынды. 6 нчы ПМК белән барлык авыл юлларын күтәртеп чыктык. Сугару өчен буа, авыллардагы күперләр эшләнде.
Әйе, саный китсәң, бик күп алар. Югары Яхшыйда яңа урам пәйда була. Аны яхшыйлылар үзләре Кинәтбай дип йөртәләр. Түбән Яхшый белән Югары Яхшый арасына парк, ашханә, ындыр табагы төзелә, АВМ калкып чыга. Болар барысы да шушы җирлек халкына хезмәт итә. Табанлыкүл авылында дүрт терлек торагы салына. Ферма территориясендә чәчәкләр үстерелә. Биредә 200-300 кеше катнашындагы республика семинарлары
уздырыла.
- Хезмәт кую дәверендә берничә рәис белән эшләргә туры килде. Аларның барысы белән дә уртак тел табып эшләдек. Чөнки мин шушы җирлек кешесе буларак, халыкны бик яхшы белә идем. Алар - минем белән, мин алар белән киңәшләшеп эшләдек.
Авыл Советы рәисе булу өстенә, Рәшит абый хуҗалык эшчәнлегендә дә катнаша. 2011 елга тикле ашханә мөдире вазифасын да алып бара.
Хезмәт кую чорында үз җирлегендәге халыкның мәнфәгатьләрен кайгырту буенча да күп эшли ул. Паспортларын алыштыруда булышу, салымнарын җыеп районга илтеп түләү, өйләрне рәсмиләштерү кебек хезмәтләрне үзләре башкаралар. Бу урында Рәшит абыйның кадрлар мәсьәләсенә бик җитди каравын да билгеләп үтәргә кирәктер. Кадрларны еш алыштыру яклы түгел ул. Шуның өчен дә башта авыл Советы сәркатибе булып эшләүче Мәвилә апа Бакирова, аннан соң Дилия Мирзаева белән озак еллар уртак тел табып хезмәт куялар. Җирлектә эшләүче берничә совет белән берлектә тәртип өчен көрәшәләр. Килеп туган проблемаларны урында хәл итү җаен табалар. Һәр гаиләне биш бармагы кебек белгәнгә, һәрберсенә үзенчә якын килеп эш итә Рәшит Вәлиулла улы. Аерылышырга җыенучыларны җайлап, кире дуслаштыра. Алар исә соңыннан үзенә рәхмәт әйтәләр. Һәр проблеманы урында хәл итү юлларын тапканга, ул эшләгән дәвердә Яхшый җирлегеннән бер генә гаилә дә, балигъ булмаган балалар да тәртип бозган өчен КДН комиссияләрендә исәптә тормый. Никахлар да законлы төстә җирлекнең үзендә теркәлә.
Элек туйлар, юбилейларны махсус алып баручылар юк иде. Җор телле, тапкыр сүзле Рәшит абый аларын да үзе башкарып чыга. Махсус сценарийлар нигезендә, матур итеп, әлеге чараларны алып бара.
Җирлек шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш саннарын арттыру буенча да күпләргә үрнәк булып тора. 2010 елдагы корылык чорында да алар терлекләрнең баш саннарын саклап кала алганнар икән, монда Рәшит абыйның хезмәте зур. Алар Пермь өлкәсеннән заказ белән шәхси хуҗалыкларга бик күп күләмдә печән кайтарталар. Нәтиҗәдә, иң күп терлек асраучы һәм шәхси хуҗалыклардан иң күп сөт тапшыручы җирлек буларак бүләккә дә лаек булалар.
Мәдәният буенча да сынатмый алар. Үзләренең 12 пардан торган бию коллективы була. Аларны 24 ел буе районнан Өлфәт абый Әхмәтҗанов килеп биергә өйрәтә. Аны алып килү мәшәкатьләрен Рәшит абый үзе хәл итә. Җырларга исә Робсон абый Мусиннан өйрәнәләр. Шул рәвешле райондагы смотр концертларында дипломнар алалар.
Мәдәният белән рәттән, Рәшит абый спортны да нык ярата. Мәктәптә укыган вакытта ук төрле ярышларда катнаша. Армия сафларында хезмәт иткәндә дә спортны яратуы аңа булыша. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән дәверендә дә ул спортка нык игътибар бирә. Районда беренчеләрдән булып үз җирлекләрендә спартакиада оештыра. Аны 12 ел рәттән уздыралар. Биш команда 12 төрле спорт төре буенча көч сынаша. Ахырдан барысы бергә җыелып, чәй табыны артында рәхәтләнеп аралашалар. Рәшит абый үзе исә җитәкчеләр арасында узган спартакиадада кул көрәштерү буенча дүрт ел рәттән беренче урынны алган. Чаңгы, йөзү буенча да гел алдынгы урыннарда була ул.
33 елга якын бер урында эшләү өчен, әлбәттә, җан тынычлыгы, гаиләңнең сине аңлавы кирәктер. Бу яктан Рәшит абый бик бәхетле. 37 ел авылда фельдшер булып эшләгән Зөлфия апа Рәшитенең уң кулы дисәк тә, ялгыш булмас. Нинди генә эшкә тотынса да, иң беренче ул Зөлфия апа белән киңәшләшә.
- Зөлфиягә мин чиксез рәхмәтле, - ди Рәшит абый. - Эшләү дәверемдә һәрвакыт минем белән янәшә булды. Нинди генә чара үткәрсәк тә, ашарга әзерләүне, кунакларны каршылау, сыйлау, үзебездә кундыруны ул башкарды. Ул шулай ярдәм итмәсә, мин, мөгаен, эшли алмас идем. Аннан, без 22 ел әткәй-әнкәй белән бергә яшәдек. Әнкәй 17 ел урын өстендә булды. Аны Зөлфия үз әнисе кебек итеп тәрбияләде. Анысы өчен дә мин аңа нык рәхмәтле.
Бу урында сүзгә Зөлфия апа да кушылып, Рәшит абый хакындагы фикерләрен җиткерде:
- Икебез дә кеше белән эшләгәч, бер-беребезне һәрвакыт аңладык. Фельдшер буларак, төнлә дә авыруларга ярдәм итәргә барырга туры килә иде. Шул вакытларда Рәшит мине гел үзе йөртте. Бик яхшы гаилә башлыгы ул безнең. Балаларыбызны, оныкларыбызны ярата. Ике якның да туганнарын тигез күрә.
Әйе, 36 ел матур гомер иткән әлеге күркәм пар өч бала тәрбияләп үстерде. Инде аларның һәрберсенең үз гаиләсе, яраткан эше бар. Айгөл белән Камил Свердлау өлкәсенең Елан шәһәрендә, Рим Казанда яши. Балаларының өчесе дә кечкенәдән үк әтиләренә ярдәм итеп үсә. Өмәләрдә, полоса буйларын чистартуда алар беренчеләрдән булып чыгалар.
- Аллага шөкер, тормышымнан канәгать. Хәзер авыл җирендә дә рәхәтләнеп яшәргә була. Хезмәтемне җитәкчелек күрде, бәяләде, - ди Рәшит абый. Чынлап та, алган бүләкләре бик күп аның. "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале, ВЦСПС медале, күп сандагы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары иясе, хезмәт ветераны исеменә ия шәхес ул Рәшит абый.
Үтелгән гомер юлы әнә шулай матур эш күрсәткечләре белән бизәлгән аның.
- Мин бәхетле. Янымда җәмәгатем - Зөлфиям, балаларым, оныкларым бар. Иң мөһиме - алар сау-сәламәт. Алар - минем терәгем. Балаларның бәхетен күрү әти-әни өчен иң мөһимедер. Инде алга таба да Зөлфиякәем белән тигезлектә яшәргә язсын, - ди ул ихлас күңелдән. Әлеге теләкләргә без дә кушылабыз, Рәшит абый. Юбилеегыз мөбарәк, тормышыгыз түгәрәк булсын!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: