Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үз җирлегебездә тәртипне үзебез саклыйк (ФОТОЛАР)

Җәмәгать урыннарында тәртип саклау, яшьләрнең кичке ялын күзәтү һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан оештырылган яшьләр форпост оешмасы кабат эшчәнлеген җанландырып җибәрде. Атна саен район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән бергә алар рейдларга чыгалар, тынычлык бозучыларны тәртипкә чакыралар. Гыйнвар аенда тантаналар залында 9 яшь кешегә форпостчы таныклыгы тапшырылган булса, шушы көннәрдә...

Җәмәгать урыннарында тәртип саклау, яшьләрнең кичке ялын күзәтү һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан оештырылган яшьләр форпост оешмасы кабат эшчәнлеген җанландырып җибәрде. Атна саен район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән бергә алар рейдларга чыгалар, тынычлык бозучыларны тәртипкә чакыралар.
Гыйнвар аенда тантаналар залында 9 яшь кешегә форпостчы таныклыгы тапшырылган булса, шушы көннәрдә район эчке эшләр бүлегендә тагын 11 кыз һәм егет әлеге таныклыкка ия булдылар.
- Форпост - ул безнең алмаш, - ди районның ирекле халык дружиналары өчен җаваплы Наил Сәлахов. - Үзебез яшәгән җирлектә үзебезнең иминлекне сакларга безгә шушы оешмалар ярдәм итә. ДНД командасы ТР Эчке эшләр министрлыгы региональ үзәгендә теркәлгән булырга тиеш. Бездә әлегә бер генә ДНД командасы теркәлгән, аны һәр авыл советы каршында да оештыру буенча бүген эш бара.
Актаныш ирекле халык дружинасында бүген 169 әгъза исәпләнә. Узган ел дәвамында дружиначылар барысы 518 тапкыр җәмәгатьчелек тәртибен саклауда катнашкан, шуның 182се - офицер патруле белән җәмәгать урыннарында рейдка чыкканнар.
Ирекле халык дружинасында әгъза булып тору - исеменнән үк күренгәнчә, ирекле эш. Оешмага һәркем ихтыярый нигездә кабул ителә. Эчке эшләр органнары белән берлектә алар эчкечелек, хулиганлык, наркомания, урлаулар һәм башка төрле хокук бозуларга каршы кискен көрәш алып барырга, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүдә һәм хокук тәртибен бозудан зыян күрүчегә ярдәм итүдә дә активлык күрсәтергә тиешләр. Полиция бар әле, ул саклар, дип аңа гына кайтарып калдыру ярамый, бигрәк тә, бүген һәр җирдә, шул исәптән, полиция бүлегендә дә кыскартулар барганда, аларга ярдәм күрсәтү кирәк.
Шушы көннәрдә 4нче санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасының 25 хезмәткәрләренә дружиначы таныклыгы тапшырылды.
- Район җирлегендә тәртип саклауга өлешебез кертүгә бик шатбыз. Битараф булмый, дружина хезмәтендә һәркем теләп катнашсын иде, - ди бакчада кече тәрбияче булып эшләүче Зөлфия Кәшбразиева.
Дружиначылар махсус униформа белән тәэмин ителә, рейдка чыккан көннәр өчен аларга үзләре теләгән вакытта ял көне бирелә. Өстәп, ирекле халык дружиначыларының бүгенгә 137се иминиятләштерелгән. Бер-бер хәл була калса, тән җәрәхәте алса, медицина учреждениесе белешмәсе белән иминият акчасы бирелә. Андый хәлләр булмасын гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев