Актаныш

Үз шәүләсеннән куркып яшәүчеләр үзләрен дә, башкаларны да бәхетле итә алмый

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына полиция хокукларын арттыру турында закон проекты тәкъдим итте.

Яңа проект расланган очракта МВД хезмәткәрләре автомобильләрне мәҗбүри ачарга, шикле объектларны чолганышка алырга һәм корал кулланырга хокуклы булачак. Ә иң мөһиме – алар үз вазифаларын башкарган вакытта кылган шушы гамәлләр өчен җавап тотарга бурычлы түгел.

Автомобильләрне ни өчен ачарга мөмкин?

  • Гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган гражданнарны коткару максатында.
  • Гадәттән тыш хәлләр һәм массакүләм чуалышлар вакытында җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү максатында.
  • Җинаять кылуда гаепләнүче яки шик астына алынучыны тоткарлау максатында.
  • Автомобиль эчендә яки йөктә рөхсәт ителмәгән матдәләр бар дигән шик туган очракта.
  • Шулай ук каза күрүчеләр яки шаһитлар закон бозу очрагы булу ихтимал дип күрсәткән гражданнарның автомобильләрен дә ачарга мөмкиннәр. Җинаятьне булдырмау максатында.

Бу очракларда автомобиль хуҗасының шунда булу-булмавы мөһим түгел. Тәүлек эчендә аңа хәбәр итәргә тиешләр. Ә машина сак астына алынырга тиеш. Полиция хезмәткәре автомобильгә китерелгән зыян өчен җавап бирми.

Хәзер менә күз алдына китереп карагыз. Әгәр көнчел күршегез сезнең яңа гына сатып алынган иномаркагызда шикле әйбер булуы хакында полициягә хәбәр итә икән, алар автомобильне ачып тикшерергә хокуклы булып чыга. Һәм монда сезнең милеккә зарар китерелү турында бер сүз дә юк. Телиләр икән – ачкыч яраталар, телиләр икән – ишеген лом белән каералар яки шартлаткыч куялар. Мөлкәткә китерелгән зыян өчен алар җавап бирми. Рәхәтме?

Әгәр полиция хезмәткәренә һөҗүм итәргә җыену дип бәяләрлек берәр хәрәкәт ясыйсыз икән, алар корал кулланырга хаклы. Игътибар бирдегезме? Һөҗүм итү түгел, ә һөҗүм итәргә җыену дип бәяләрлек гамәл. Ә бит теләсә нинди хәрәкәтне һөҗүм итәргә җыену дип бәяләп була. Шуңа күрә сез полиция хезмәткәре янында сулыш алырга да куркып басып торырга тиеш буласыз. Чөнки сезнең сулыш алу да һөҗүм итәргә җыену булып бәһаләнергә мөмкин. Яки тәртип сакчысы янында торганда берәр җирегез кычытып, шуны кашырга дип кулыгызны кесәгә тыксагыз, һоп – полиция хезмәткәре моны пистолет яки пычак тартып чыгарып һөҗүм итәргә теләде дип уйлап ата да үтерә. Аның моңа закон буенча тулы хокукы бар. Һәм вазифасын башкарган вакытта утлы корал кулланган өчен аңа берни дә булмый, чөнки ул «не подлежит преследованию»!

Америкада, мәсәлән, корал кулланырга мәҗбүр булган полиция хезмәткәре үзенең бу гамәле урынлы икәнен исбат итәргә тиеш. Шул хәлдә дә әле кирәксезгә корал куллану очраклары бик күп. Ә безнең бу яңа проект биргән ирек белән теләсә кайсы полиция хезмәткәре теләсә кемне атып үтерергә хокуклы булып чыга.

Әгәр нинди дә булса канунга үзгәреш кертергә җыеналар икән, моңа этәргеч бирүче җитди сәбәпләр булырга тиеш. Котырынган җинаятьчелек, мәсәлән, массакүләм чуалышлар, террор очраклары… Ләкин әлегә боларның берсе дә юк, ил чагыштырмача тыныч тормыш кичерә. Ә үз эшен кулыннан килгәнчә башкарып, боларда катнашмыйча тыныч кына яшәп яткан гражданнар җәмгыятен контрольгә алу ни өчен кирәк? Бүген полициянең хокукларын арттыруга караганда, аның үз бурычларын җиренә җиткереп үтәвен тәэмин итү урынлырак булыр иде кебек.

Ләкин эш башка юнәлештә бара. Бу закон проектын илдә полиция контроле урнаштыруның беренче адымнары дип бәяләргә дә мөмкиндер. Әлеге закон проектын Яровая кануны, суверен интернет, аз санлы милләтләрнең хокукын чикләү, бер милләт ясау турындагы мәгълүматлар белән бәйләп карасаң, Хөкүмәтнең омтылышлары беркадәр ачыкланган кебек була.

«Гражданнарның тынычлыгын саклау, аларның хәвефсезлеген тәэмин итү» кебегрәк матур сүзләр астында башланган эшләрнең барысы да диярлек бездә кире нәтиҗә бирә. Бу канун проекты да шундый булырга охшаган. Полициягә тулы ирек биреп, гражданнарны тоталь контрольгә алган очракта безгә сөргеннәр дә, төрмәләр дә кирәк түгел инде. Соңгы вакыйгалар күрсәтүенчә, кешеләрне өйләренә бикләп тотып та була. Һәм моның өчен пандемия булу мотлак түгел.

Үз шәүләсеннән куркып яшәүчеләр үзләрен дә, башкаларны да бәхетле итә алмый.

 

Марат Кәбиров

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: