Актаныш

Үз-үзебезне булса да ихтирам итик

Районнарны эреләндерү чорында -1963-1965 елларда актанышлылар Минзәлә районы булып яшәп алды. 1965 елда Актаныш районы яңадан оешкач, КПСС РКның I секретаре итеп Салих Сафин сайланды. Аның инициативасы белән Актаныш эксперименталь район үзәге итеп төзелә башлады. Проекты күренекле урынга эленеп куелса да, хәзерге төзелешне, юлларның төзеклеген күз алдына да китермәдек. Хәзерге...

Районнарны эреләндерү чорында -1963-1965 елларда актанышлылар Минзәлә районы булып яшәп алды. 1965 елда Актаныш районы яңадан оешкач, КПСС РКның I секретаре итеп Салих Сафин сайланды. Аның инициативасы белән Актаныш эксперименталь район үзәге итеп төзелә башлады. Проекты күренекле урынга эленеп куелса да, хәзерге төзелешне, юлларның төзеклеген күз алдына да китермәдек. Хәзерге кебек, елның һәр фасылында "кәтүк" үкчәле итекләр, туфлиләр белән йөрү хәленә килү өчен күп кенә еллар буе хезмәт куелды. Язын-көзен күпме аяк киемнәре үзле балчык астында суырылып калды.
Хәзерге урамнарның матурлыгын, барлык уңайлыклар булдырылуның кадерен беләбезме соң?
.
Карлар эреп бетеп, яз айларына чыккач, тротуарларда, палисадникларда кар астыннан күпме шакшылык калыкты.
Көн матур, урамга чыктым. Миннән алда гына сары куртка кигән ике ханым тирә-яктагы чүпләрне җыеп йөри. Минем яннан бала җитәкләгән ханым да атлый. Баласының кулында матур тышлыкка төрелгән ашамлык. Бала тәмле ашамлыгын ачты, тышлыкны тротуарга ыргытты. Мин: "Ник ташлыйсыз, яңа җыештырып киттеләр бит", - дип, кисәтү ясамакчы булдым. Әнисе: "Җыйсыннар, аларның эше шул, шуның өчен хезмәт хакы алалар", - диде. Бу ханым белән "сүз куертуның" мәгънәсе юк иде инде.
Тагын бер нәрсәгә гаҗәпләнәм. Мәктәптә дәресләр тәмамлангач, укучылар өйләренә кайтырга чыгалар һәм кибеткә керәләр. Кулларында ризык. Матурлап төрелгән "упаковка"ларын тагын урамга ташлыйлар, ашап бетерә алмаса, ризыгын да ыргыта.
Үземнең бала чагыма кайтып килим әле. Әткәй вафат булгач, без Яңа Кормаш авылына, мәктәп директоры булып эшләгән абыем тәрбиясенә килдек. Беркөнне иртән торып чәй эчкәч, калган ипи сыныгымны күтәреп өстәл яныннан кузгалдым. Шулчак абыем кайтып керде. Абыем: "Әнкәй, Дәлия чәй эчмәдемени әле?" - диде. Әнкәй: "Эчте, эчте, хәзер сиңа әзерлим", - диде. Абыем: "Дәлия, туймадыңмени?" - дип сорау бирде. Мин ни дияргә белми торганда, абыем: "Туймасаң, өстәл янына утыр, ризыгыңны ашап бетер, туйсаң, ризыгыңны куй", - диде. Миңа бу мәңгелек сабак булды.
Тагын шундый риваять бар бит. Бер мосафир яланда ашап утырганда коелган ипи валчыгын бик озак эзләп тә таба алмагач, киртәләп куйган, ди.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек. Бу көнгә Актанышыбызны төзекләндерделәр, өмәләр үткәрделәр, бордюрларны юдылар, буядылар. Бу хозурлыкка сокланып барганда тагын бер күңелсез күренеш. Бер ханым баласын җитәкләгән, баласы - бордюрдан, әнисе аның яныннан кулыннан тотып бара. Янәсе, бордюрдан егылып төшмәсен. Шушы булдымы инде балага канәгатьлек бирү?
Автовокзалдагы вакыйганы искә төшерим әле. Автобус көтәбез. Бер ханым 3-4 яшьтәге кызын җитәкләп йөри. Кызы бер чәчәкне өзеп алып: "Әни, менә, матур", - ди. Мин: "Матурны өзәргә ярамый шул", - дидем, ләбаса. Әни кеше: "Харап икән, бер чәчәккә ни булган, катышмасаң ни була һ.б. һ.б.". Менә шулай тәрбиялибез инде балаларны.
1976 елда мәдәният йорты төзелеп беткәч, безгә - район пионерлар йортына да ике бүлмә бирделәр. Баскычтан төп керү ишегенә кадәр плитә җәелгән, калган өлеш - кара җир. Яшелләндерергә кирәк. Ике якка клумба ясап, калган өлешкә үлән чәчтек. Карап үстерү дүрт оешма (клуб, китапханә, музыка мәктәбе, пионерлар йорты) җаваплылыгында. Бик матур булып үстеләр. Менә бер көнне тәрәзәгә күзем төште. Бер ханым, клубка керү өчендер, аяк киемен яшел газонга кереп чистарта. Йөгереп чыктым, "нишлисең?" дидем. Эндәшми. Тагын "нишлисең?" дидем. Аннан, аның сүз катуын көтмичә, "үзләренең вазифаларына кермәсә дә, җыештыручы апалар бу яшеллекне утыйлар, су сибәләр, бу үләннәрне кайчы белән тигезләп торалар, ә Сез?" - дип, дорфарак әйтеп ташладым. "Гафу итегез!"- диде. Ярый әле, гафу үтенде, кайберәүләр гафу үтенә дә белми бит.
"Яшьлек" мәдәни үзәге яныннан Җиңү паркы аша йөрим. Үзәктә җыелышлар еш була. Хуҗалары киңәшмәдә, шоферлар машинада кала. Хуҗалары чыкканчы һәрберсе берничә сигарет тарта һәм төпчеген машина тәрәзәсеннән генә ыргыта. Югыйсә, урна да бар, ерак бит.
Әйдәгез, райондашлар, кеше хезмәтен дә, үз-үзебезне дә хөрмәт итик.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: