Актаныш

Җәза төре – ирекне чикләү

2009 елның 27 декабрь көнне чыккан 377 санлы Федераль закон буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелде. Шул исәптән, ирекне чикләү җәзасы төренә дә. Әлеге үзгәрешләр хакында таныштыруын үтенеп, җәза үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы, майор Розалия Имамразыевага мөрәҗәгать иттек. - Ирекне чикләү җәзасы яңа төр җәза булып тора. Ул Россиядә...

2009 елның 27 декабрь көнне чыккан 377 санлы Федераль закон буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелде. Шул исәптән, ирекне чикләү җәзасы төренә дә. Әлеге үзгәрешләр хакында таныштыруын үтенеп, җәза үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы, майор Розалия Имамразыевага мөрәҗәгать иттек.
- Ирекне чикләү җәзасы яңа төр җәза булып тора. Ул Россиядә 2010 елның 10 гыйнвареннан, Актаныш районында 2012 елдан кулланыла башлады.
- Ирекне чикләү җәзасы хөкем ителүчегә нинди чикләүләр куя?
- Әлеге төр җәзага хөкем ителүче түбәндәге чикләүләрне үтәргә тиеш:
- яшәгән өеннән тәүлекнең билгеле бер вакытында чыкмаска;
- үзе яшәгән районнан башка җиргә китмәскә;
- массакүләм чараларда, мәсәлән, сабантуйларда, мәдәният йортында үткәрелүче бәйрәмнәрдә, спартакиадаларда катнашмаска;
- спиртлы эчемлекләр сатыла торган урыннарда булмаска;
- яшәгән һәм эшләгән урынын инспекция рөхсәтеннән башка үзгәртмәскә.
Боларга өстәп, хөкем ителүчегә суд аена дүрт тапкырга кадәр җәза үтәтү инспекциясенә килеп теркәлү үтәргә тиеш дигән бурыч та куя.
- Ирекне чикләү җәзасы күпме вакытка билгеләнергә мөмкин?
- Әлеге төр җәза караклык, юл һәлакәтен ясаучыларга, тән җәрәхәте ясап, хөкем ителүчеләр өчен ике айдан алып дүрт елга кадәр билгеләнергә мөмкин. Ирекне чикләү җәзасы төп җәза булып кына түгел, ә иректән мәхрүм итү җәзасына өстәмә итеп тә бирелергә мөмкин. Әйтик, үтерү, ягъни аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр тән җәрәхәте ясап, кешене саксыз рәвештә үтерүгә кадәр җиткерү.
- Ирекне чикләү җәзасы барлык кешеләргә карата да кулланыла аламы?
-Хәрби хезмәткәрләргә, чит ил гражданнарына, гражданлыгы булмаган кешеләргә, шулай ук, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү урыны булмаучыларга ирекне чикләү җәзасы кулланыла алмый.
- Белгәнемчә, әлеге җәзага тартылучыларны җәза үтәтү инспекциясе күзәтчелектә тота. Бу эштә сезгә нинди алымнар ярдәм итә?
- Ирекне чикләү җәзасын тиешенчә күзәтчелектә тотарга электрон браслетлар ярдәмгә килә. Шулай ук, башка техник чаралар да куллану мөмкинлеге бар. Мәсәлән, аудиовизуаль чаралар. Бу хөкем ителүченең яшәгән өенә веб-камералар кую дигән сүз.
- Электрон браслетка тукталыйк әле...
- Электрон браслет ул - суга, югары температурага чыдам һәм бик кыйммәт җайланма. Шулай да, аны артык эссе һәм артык салкын температурада тотарга ярамый.
- Розалия Фикусовна, ирекне чикләү җәзасы белән өй аресты (домашний арест) җәзасын бутаучылар да бар...
- Ирекне чикләү җәзасына охшаш өй аресты (домашний арест) җәзасы Европа илләрендә киң кулланылса да, Татарстаныбызда 2013 елдан кулланыла башлады. Әлеге ике җәзаның аермасы шунда: өй аресты билгеләнгән хөкем ителүче тәүлек буе өеннән чыга алмый. Ә ирекне чикләүчеләргә булган чикләүләрне алда әйтеп үткән идем.
Охшаш якларына килгәндә, икесен дә җәза үтәтү инспекциясе күзәтчелектә тота, җәзаны үтәткәндә шул ук электрон браслетлар кулланыла.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 28 февраль, 2014 15 (9862) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: