Закон боздыңмы – Җәзасын көт!
Прокуратура органнарының беренче төп бурычы – кеше һәм граждан хокукларының һәм ирегенең саклануын контрольдә тоту.
Прокуратура органнарының беренче төп бурычы – кеше һәм граждан хокукларының һәм ирегенең саклануын контрольдә тоту. “2018 ел башыннан алып сигез ай дәвамында алып барылган күзәтүләрдә 390 закон бозылу очрагы ачыкланды. Шуның 121е – икътисад өлкәсендә, 271е – гражданнарның хокуклары һәм иреген саклауда, 31е – эшмәкәрләрнең хокукларын яклауда, 8е – экологиягә кагылышлы закон бозулар һ.б. Законсыз төзелгән 156 норматив-хокукый актка протест белдерелде. Судка 80 дәгъва гаризасы һәм актларны карау нәтиҗәләре буенча 97 гариза тапшырылды. 98 урындагы зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Прокуратура карары нигезендә 40 зат административ җаваплылыкка тартылды. 1 урындагы зат җинаять җаваплылыгына тартылды”. Әлеге мәгълүматларны район прокуроры Рамил Камил улы Әскәров җиткерде.
– Рамил Камилович, кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген саклау юнәлешендә төп закон бозулар нинди өлкәдә күзәтелә?
– Хезмәт законнарының төгәл үтәлмәвендә күренә. Күп кенә оешма-предприятиеләрдә хезмәт хакы вакытында түләнми. Аны я ике айга бер мәртәбә генә, я өч айга бер тапкыр түләүчеләр бар. Бу очраклар ачыкланып, эшчеләрнең гаризасы нигезендә, эш бирүчеләргә карата административ яки җинаять эше кузгатыла, чара кулланыла. Хезмәт хакын вакытында түләмәгән өчен 16 эш бирүче, прокурор карары нигезендә, административ җаваплылыкка тартылды. Тикшерү барышында эшче белән хезмәт килешүе төземәгән фактларга да тап булдык, ул хезмәт законнарын тупас бозу дип исәпләнә. Судтан безгә хезмәт хакын юллап алу буенча 78 дәгъва гаризасы керде. Барысы да җәмәгать судында каралды.
– Руль артына эчкән килеш утырган өчен җинаять эше дә кузгатыламы?
– Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен чаралар катгыйлана бара. Күптән түгел РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелде. Спиртлы эчемлек эчкән хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган кеше эчкән хәлдә кабат руль артына утыра икән, ул автомат рәвештә җинаять җаваплылыгына тартыла.2017 елның унике аенда 12 кеше шундый чарага тартылган булса, 2018 елның сигез аенда ук бу сан артып китте: эчкән хәлдә кабат руль артына утырган өчен 13 кешегә җинаять эше кузгатылды, җәза бирелде.
Кызганыч, алар арасында җитәкчеләр дә бар. Шушы 13 кешенең берсе – хатын-кыз, ул эчкән килеш янәдән руль артына утырган өчен җинаять җаваплылыгына тартылды. 200-300 мең сумга кадәр штраф түләү, 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү дә куркытмый кайбер гражданнарны.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, административ җаваплылыкка тартылучыларның исәбе исә берничә мәртәбәгә күбрәк.Юлларда йөргәндә кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.
Спиртлы эчемлек эчкән хәлдә руль артына утыру катгый тыела.
Хокук саклау органнары тарафыннан болар ныклы контрольдә тотыла.
– Тагын нинди өлкәдә законнар бозыла?
– Икътисадый юнәлештә 121 закон бозу очрагы ачыкланды. Җирдән дөрес файдаланмаган – 26, бюджет акчасын максатчан кулланмаган – 8, сатып алуларда килешү бозылган 10 очрак теркәлде һәм чара күрелде. Муниципаль берәмлекләрдә мөлкәтне, җиһазны сатып алуның үз кагыйдәләре бар. Быел районда 1 җаваплы зат, хезмәт вазифаларыннан узып эш иткән өчен, җинаять җаваплылыгына тартылды. Җиһаз сатып алганда түләү буенча килешү системасын сакламаган.
Тәртип саклау органнары белән берлектә прокуратура браконьерлыкка каршы да җитди эш алып бара. Быел 4 браконьер җинаять җаваплылыгына тартылды. Шуның берсе – хатын-кыз.
Экстремизм-терроризм очракларын ачыклауда без профилактик эшләргә аеруча игътибар бирәбез. Радикаль ислам агымын таратучы 5-6 кеше бездә профилактик исәптә тора, алар белән сөйләшүләр алып барыла. Милләтара бәхәсләр килеп чыкмасын өчен профилактик эшләр башкарыла. Актанышта татарлардан, башкортлардан тыш, Үзбәкстан, Әрмәнстан һәм башка республикалардан бүтән милләт кешеләре дә яши. Кызганыч, кайчак милләтара бәхәсләр дә килеп чыга. Быел да шундый бер очрак теркәлде. ФСБ хезмәткәрләре белән берлектә әлеге конфликт бетерелде.
Алиментлар түләтү буенча суд приставлары шөгыльләнә. Республикада түләнмәгән алимент буенча бурычлар 2 млрд. сумга җиткән. Хәзер суд приставлары белән бергә, бу мәсьәләне Татарстан Республикасы прокуратурасы да ныклы контрольгә алды. Балаларына алимент түләмәгән гаепле ата-аналарга РФ Җинаять кодексының 57 нче маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган. Быел 5 ир-ат, 1 хатын-кыз алимент түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.
Икътисадый кризис вакытында соры хезмәт базары үсеш ала. Эш бирүчеләр эшләүчеләргә акчаны конвертка салып кына түләргә тырыша. Әйтик, ул фактта 20 мең сум түли, ди, ә документта аның 10 меңе генә күренә. Без бу закон бозу очракларын ачыкларга тырышабыз. Быел шундый 5-6 эш бирүче җәзага тартылды, тәртип бозулар төзәтелде.
– Гражданнарны кабул итү нинди тәртиптә алып барыла?
– Һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбесе – бездә кабул итү көннәре. Ләкин башка көнне киләләр икән, беркайчан да кире борып җибәрмибез, теләсә кайсы көнне кабул итәбез. Иртәнге 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр. Шимбә көнне дә кизү тору оештырыла, ягъни шимбәдә дә мөрәҗәгать итәргә була. Әгәр мин урынымда булмасам, минем урынга я прокурор ярдәмчесе, я прокурор урынбасары кабул итә.
Гражданнардан кергән гаризалар 30 көн эчендә карала, бөтен төр тикшерүләр үткәрелә. Шуннан соң гына җавап бирелә. Берсе дә җавапсыз калдырылмый. Кемдер үз фамилиясен күрсәтергә теләми икән, аноним гаризаларны махсус тартмада калдырсын. Прокуратура бинасының беренче катында, ишек төбендә урнаштырылган.
– Халыкның ярдәме бармы?
– Кемдер ярдәм итә, кемдер юк. Шулай да узган елларга караганда, халык хокук саклау органнарына ныграк ышана башлады. Ярдәм сорап, яки шикаять белән килүчеләр күпкә артты. Район видеокамералар белән тәэмин ителгән. Актанышта аларның саны 100дән артып китә. 25кә якын җинаять нәкъ менә шушы видеокамералар ярдәмендә ачылды. Күбесе – урлашу очраклары.
– Суд утырышларында прокуратура нинди вазифалар башкара?
– Судта дәүләт гаепләве прокуратура тарафыннан башкарыла. Безнең төп юнәлеш – судта дәүләт гаепләвен яклау. 2018 елда 65 кешегә карата 61 дәүләт гаепләвен яклап судта катнаштык. Аклау хөкеме куллану фактлары юк.
Полиция хезмәткәрен кыйнау буенча кузгатылган, резонанс тудырган эшне караганда дәүләт гаепләве якланды. Өч кеше, шуның берсе балигъ булмаган затка карата гаепләү эше каралды. Бу эш буенча суд эшен төгәлләде, барлык гаеплеләргә карата хөкем карары чыгарылды.
Законсыз төстә кысла аулаучылар эше буенча менә бер айдан артык инде прокуратура судта дәүләт гаепләвен яклап катнаша. Суд эше Актаныш район судында алып барыла. Гаепләнүче сыйфатында 6 зат катнаша, озакламый суд карар кабул итәр, дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев