Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Законсыз бирелгән җирләр өскә калка

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Ул Татарстан Республикасы Җир кодексы нормалары бозылу очраклары буенча кабул ителгән суд карарларына нигезләнде. Төп темага күчкәнче, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Алия Әһлетдинова комиссиянең еллык планы...

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Ул Татарстан Республикасы Җир кодексы нормалары бозылу очраклары буенча кабул ителгән суд карарларына нигезләнде.
Төп темага күчкәнче, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Алия Әһлетдинова комиссиянең еллык планы белән таныштырды.
Комиссия рәисе - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев: "Иң четерекле мәсьәләләр карала торган комиссия. Коррупциягә каршы көрәш республикада да көчле контрольдә алып барыла. Теләсә кайсы вакытта районыбызга тикшерү килеп төшәргә мөмкин", - диде.
Чыннан да, комиссиягә кергән беркетмәләрдән күренгәнчә, әллә кайчангы кыңгыр эшләр ачыкланган. Районда кайбер кешеләргә җир бирүдә закон бозуга юл куелган булган. Менә шул кыңгыр эшләр өскә калкып чыга хәзер. Алар инде судта каралган. Хөкем чыгару органыннан кергән хосусый беркетмәләр коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзаларында киеренке, җитди сөйләшү кузгатты.
Җир Кодексы нормаларын бозучы юридик зат вәкилләренә карата чара күрү буенча әлеге комиссия дә үз тәкъдимен кертергә хокуклы. Нәтиҗәдә, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисенә һәм аның урынбасарына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан кисәтү ясарга дигән тәкъдим карары кабул ителде.
Утырышта 66 кешенең пенсия хокуклары бозылу факты да каралды. Комиссия бу четерекле мәсьәләне карау буенча республиканың коррупциягә каршы көрәш комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә дигән фикергә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев