Актаныш

Заман чире: уеннан – уймак

Беркөнне телефоныма шундый эчтәлектәге хат килеп төште: "Ничек итеп өй шартларында Винкстан ут феясына әйләнергә? Төн уртасында, барысы да йоклагач, тор да бүлмәңне өч тапкыр әйлән, аннан тылсымлы сүзләрне кабатла: "Алфея патшалыгы, кадерле феялар, көч бирегез миңа, үтенеп сорыйм!" Әкрен генә кухняга кер, сине беркем күмәскә тиеш, югыйсә сүзләрнең тылсымы...

Беркөнне телефоныма шундый эчтәлектәге хат килеп төште:
"Ничек итеп өй шартларында Винкстан ут феясына әйләнергә?
Төн уртасында, барысы да йоклагач, тор да бүлмәңне өч тапкыр әйлән, аннан тылсымлы сүзләрне кабатла: "Алфея патшалыгы, кадерле феялар, көч бирегез миңа, үтенеп сорыйм!" Әкрен генә кухняга кер, сине беркем күмәскә тиеш, югыйсә сүзләрнең тылсымы юкка чыгачак! Газ плитәсенең дүрт камфоркасын да ач, ләкин ут кабызма! Синең утка пешәсең килми, шулай бит? Аннан кире йокларга ят, тавыш-тын чыгара күрмә. Син йоклап китүгә өйгә тылсымлы газ чыгачак. Син аны сулаган саен феяга әверелә башлыйсың, уянгач исә, "Рәхмәт, Алфея, мин феяга әйләндем!"- дип әйт һәм син чын фея булачаксың!"
Укыгач, тәннәрем эсселе-суыклы булып китте. Кайсы гына нәни чибәркәйнең мультиклардагы матур серле феяга әйләнәсе килмәс?! Хәзер мәктәпкә түгел, балалар бакчасына да телефон белән йөри күп кыз-малайлар. Шул сабыйлар, әле уен дөньясыннан чыгып җитмәгән 1-2 сыйныф кызлары нишләп әле үзләрен сынап карамасын ди?!
Дөнья шулкадәр бозылды, күп нәрсәне, гомумән, аңлап булмый, акыл кабул итә алмый. Таныш түгел - күрмәгән-белмәгән, беркемгә зыяны тимәгән, әле яши генә башлаган шул гөнаһсыз сабыйларның үлеме кемгә кирәк? Ни өчен?!
Ышанма дустыңа, ут ягар куышыңа
Яшүсмерләр дөньясына да һөҗүм бара: интернет аша үз-үзләренә кул салырга этәрә торган куркыныч уеннар артканнан-арта. «Море китов», «Тихий дом», «Хочу в игру», «Млечный путь», «f53», «f57», «f 58», «d28»... Соңгы вакытта «Чап яки үл» («Беги или умри») компьютер уены тормышка күчте: җилдереп килгән машинаның нәкъ каршысыннан ук үсмер йөгереп чыгарга тиеш. Йә чыгып каласың һәм уенны уңышлы узган булып саналасың, җиңүче исемен аласың, йә, көпчәк астында калып, гомерең белән хушлашасың. Үсмернең әлеге «батырлыгын» калган яшьтәшләре видеога төшереп тора һәм интернетка «элә».
"Зәңгәр кит" турында ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. «Үз-үзеңә кул саласың килсә, безгә рәхим ит», - дип чакырмыйлар бу төркемнәргә. «Сине егетең ташладымы? Ошатып йөргән кызың борылып та карамыймы? Укудан туйдыңмы? Әти-әниең сине аңламыймы? Интернетта дус табасың киләме? Алайса, безгә кушыл!», - дигән шигарьләр белән кораллана алар. Яшүсмер үзен «аңлый торган» билгесез кешеләргә иярә. Әмма монда сәбәп яшүсмерлек чоры проблемаларында гына түгел дип уйлыйм. Гап-гади кызыксынучанлык, үз ихтыяр көчен сынап карау, бертөрле "соры" тормышны ямьләп җибәрүче, адреналин бирүче кызык маҗаралы уен дип кабул итүчеләр дә аз түгел аларны. Бала куратор (уенга кабул ителгәннән соң, һәр балага беркетелә ул) кушуы буенча, биремнәр башкара: кәгазьгә кит рәсеме ясарга; кулыңа, беләзеккә лезвие белән төрле символлар кисеп төшерергә, беләзек турысын өч мәртәбә лезвие белән кисәргә, төне буе куркыныч видеолар карарга, иртәнге 4.20 сәгатьтә торып, йорт түбәсенә менәргә, иренеңне кисәргә, кулыңны инә белән тишкәләргә... Болар һәммәсе дә фотога төшереп дәлилләнә. Бик тиздән "дус кит" яшүсмерне янап-куркытып торучыга әйләнә: ул аны һәрдаим күзәтүен, аның хакта бар нәрсәне - адресын, телефон номерын, әти-әнисен, туганнарын белүен, биремнәрне башкармаса, алар үләчәге турында сөйли башлый. Әлбәттә, психикасы ныгымаган яшүсмергә боларны күтәрү авыр. Соңгы нокта 50 нче көндә: бала үз-үзенә кул салырга тиеш, ни рәвешле икәнен куратор җиткерә. Әгәр моны эшләмәсәң, әти-әниең, туганнарың үләчәк, дип куркыта. Үзем башладым, үзем төгәллим, минем аркада алар дөнья белән хушлашмасын, дип яшүсмер үзенә-үзе кул сала. Шушы төркемнәр аркасында гомере белән хушлашакан үсмерләрнең төгәл санын бүген беркем дә әйтә алмый. Әмма алар артканнан-арта... "Үтерүче" төркемнәрне пәрәвез челтәрендә озаклап эзлисе дә юк. "Антикит" дигәннәре, ягъни дөньяның тәмен белеп калырга, суицидка бармаска өндәүчеләре дә буа буарлык, әмма алары да төркем турында бәйнә-бәйнә сөйли, видеосюжетлар тәкъдим итә, биремнәрен тәмләп аңлата - "үлем төркеме"нә реклама ролен үти башлый төсле.
Дәүләт ни карый?
«Роскомнадзор» интернетта үлемгә чакыра торган төркемнәрне ябып тора, әлбәттә. Тик бер ябылганы урынына шул ук көнне биш яңасы барлыкка килә. Мондый эшчәнлек алып барган өчен җинаять җаваплылыгына тарту турында Дәүләт Думасына кертелгән закон проекты март башында каралды. Проекта, шулай ук, үз-үзенә кул салырга этәрү, яшүсмерне бу эшкә тарту, яшүсмерне гомеренә куркыныч янардай эшкә этәрү дигән өлешләр дә бар. Мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләр, интернет кулланып үлемгә этәрүгә аерым игътибар ясалган. Татарстан прокуратурасы 2015 елда ук интернетта хокук бозуларга каршы тору өчен мәгълүмати-аналитик комплекс системасы булдырган. Әлеге сис¬тема 13 юнәлештә эшли. Наркотиклар, үз-үзеңә кул салу, комарлы уеннар, балалар порнографиясе һәм башкаларга каршы көрәшне үз эченә алган ул.
Закон тарафыннан коткы таратучы җинаятьчеләрнең эзәрлекләнүе, үсмер егет-кызлар яклануы кирәк, әлбәттә. Әмма бөтен җаваплылык - ата-анада. Балаларга интернетка керүне бөтенләй тыю дөрес түгел, ди психологлар. Тыелган җимеш татлы була бит. Бары тик баланың «челтәр»дә ни белән шөгыльләнүенә, буш вакытын кайда, кемнәр белән, ничек үткәрүенә игътибарлы булу, күбрәк аралашу, аны аңларга тырышу, ике арада ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыру кирәк. Бала үзе яхшыдан яманны аера белергә тиеш. Мәктәпләрдә психологлар өчен эш җитәрлек.
Гаилә мәктәбе
Психолог Фәһимә ханым Шәйгәрданова гаилә мәктәбе дәресләрендә очрашуда балалар белән шушы төркемнәр, анда аралашу үсмер психикасына ни рәвешле тәэсир итүе хакында еш сөйли. 29 март көнне Киров, Богады, Әлем мәктәпләренең югары сыйныф укучылары белән узган чираттагы очрашуда да мисаллар китерә-китерә аңлатты ул бу хакта. Гаилә мәктәбе дәресләрендә әхлак тәрбиясенә зур урын бирелә. Ата-ана хакы, алар алдындагы бурыч, туганлык кадере - районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да, мөслимәләр берлеге җитәкчесее Зөһрә апа Закирова да, психолог Фәһимә ханым да чыгышларында сүзне шунан башлыйлар. Үзеннән бигрәк, әти-әнисе турында уйлаучы бала, чынлап та, ярамаган гамәлләрне кылмаска тырыша бит.
- Бала, ни дә булса эшләр алдыннан, иң элек, әтием моның өчен ни әйтер, әнием нәрсә дияр, дип уйласын ул, - ди район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева.
Егет-кызларның җенси мөнәсәбәткә керүен бүген гадәти күренеш дип кабул итәбез. Әмма иртә башланган җенси тормыштан бик күпләрнең тиз күңелләре кайта. Алай гына түгел, алга таба җенси яктан көчсез яки битарафка әйләнәләр. Адым саен сагалап торучы йогышлы чирләре тагын... Бу хакта гаилә дәресләрендә табибә-гинекологАнжелика Хөсәенова аңлата.
Яшүсмерләр белән түгәрәк өстәл артында очрашу, гаилә мәктәбе дәресләре - алар балага үз эченә йомылмаска, сорауларына җавапларны читтән түгел, янәшәсендәге реаль кешеләрдән алырга, ярдәмне дә читтән түгел, үзе белән аралашкан, аңлардай якыннары, дусларыннан көтәргә юнәлтелгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: