Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Замановлар клиникасында – уникаль операция

Актаныш җирлегендә теш кую буенча беренче мәртәбә уникаль операция ясалды.

24 гыйнвар көнне Заманов стоматология клиникасында башкарылган әлеге хирургия дәвалауның үзенчәлеге шунда: пациентның теш казналыгына берьюлы 6 имплантат урнаштырылды.

Моңа кадәр имплантант кую тәҗрибәсе бар иде инде. Анысын да Актанышның шушы ук клиникасында 5 ел элек, беренче тапкыр, Әзһәр Замановның улы Рәмис Заманов башлап җибәрде. Рәмис – югары уку йортын тәмамлап, 4 ел Зәй шәһәр клиникасында зур гына тәҗрибә туплап, әтисе янына эшкә кайткан табиб-стоматолог. 
Имплантация алымын аңлар өчен Рәмис Замановның үзе белән күреп сөйләшергә туры килде. Аның әйтүе буенча, тешне берничә төрле метод белән куярга мөмкин. “Алар арасында иң яхшысы һәм иң уңайлысы - имплантат тешләр”, – диде ул. Гади итеп әйткәндә, башта ясалма теш тамыры урнаштырыла, аннары аңа алынмый торган тешләр беркетелә.
Тешсезләрне тешле итә
Замановлар клиникасында дәваланыр өчен берничә ай алдан язылалар. Чөнки монда килергә теләүчеләр шактый. 
Әтиле-уллы Замановлар бозык тешләрне дәвалый һәм... тешсезләрне тешле итә. Бу нисбәттән, 3 төрле алым кулланыла. Беренчесе – алынмалы протезлар. Мондый пластмасс тешләрне салып торырга, яңадан кигезергә була. Икенчесе – коронка. Аның өчен кырыйдагы сәламәт тешләрне чарларга туры килә. Аннары тешсез урынга коронка беркетеп куела. Анысының материалы төрле: керамика, тимер. Өченчесе – имплантация. Теш булмаган урында башта титаннан нигез урнаштырыла. Титан – көмешсу төстәге җиңел ныклы металл. Организм аны яхшы кабул итә. 
Бер теш куйдырган очракта, титан нигез куелгач, 4-6 айлап көтәргә кирәк. Шуннан соң абатмент дигән өлеше өстәлеп, коронка кигезелә. 
– Ни өчен 4-6 ай көтәргә кирәк?
– Риск минималь булсын өчен. 4-5 ай эчендә титан нигез сөяк буйлап киңәя һәм казналык ашарга яраклаша. Бу ысул белән Актанышта 5 ел эшлим. Пациентлар канәгать.
– Ә уникаль операция дидек, анысында айлар буе көтәсе түгелме?
– Төп үзенчәлеге дә шунда: озак көтеп йөрисе түгел. Берьюлы 6 данә имплантат урнаштырганга, нигез нык тора. Бик катлаулы операция ул, бу эшкә әле беренче мәртәбә генә алындым.  Яңа методиканың безнең районда да үсеш алуын телим. Мин үзем аңа бик нык ышанам, халыкны да чакырып калам. 
6 имплантан – 12 теш дигән сүз
Рәмис Заманов операциянең уңышлы чыгуын белдерде. Аңа ярдәмгә Чаллының“GOODDENTAL” стоматология клиникасы табибы Искәндәр Фәйзрахманов килде. Пациент – Актанышта яшәүче 55 яшьлек ир-ат иде.
Аның теш казналыгына берьюлы 6 данә имплантат урнаштырылды. Әлеге хирургия ысулы белән дәвалау 2 сәгать дәвам итте. Яңадан күчермә рәсемен алу өчен 1 сәгатьләп вакыт кирәк булды.  Һәм бер атна дигәндә, бу пациентка алынмый торган тешләр куелачак. 
Күрше бүлмәдә лабораторияләре бар, анда протез, коронка ясала. Ләкин фрезерлы станок кына юк, югыйсә бу кеше шул ук көнне тешле булып кайтып китәр иде. Имплантатка протез Чаллыдан урап кайтканчы бер атна көтәргә туры килә. 
– Стоматология ягыннан караганда, иң югары дәрәҗәдә саналучы ысул, дип саныйм. Бөтен клиника да мондый эшкә алынмый. Актаныш халкы шундый мөмкинлекләр барын белеп торсын иде. Чаллыда, Казанда берьюлы берничә имплант куйдырган кешеләр бик күп. Ләкин белмәүчеләр, ишеткәч, гаҗәпләнеп калучылар да аз түгел, – ди Рәмис Заманов.
– Әлеге ысул бөтен кешегә дә ярыймы соң?
– Мөрәҗәгать итүче пациентларның 97 процентына ул килеш. Ә ярамаячагын алдан ук белә алабыз. 
Алынмалы протез тешләрдән аермасы
Заманов стоматологиясендә салынмалы протезлар кую да дәвам итә, билгеле. Чөнки аларның бәясе арзанга чыга. Ләкин протезларны төрле кеше төрлечә кабул итә. Мөгаен, бик азлар гына аннан канәгатьтер. Бик яхшы табиб эшләсә дә, ул барыбер кешенең үзенеке түгеллеген сиздереп тора. Күнегүе кыен, диләр. Пациентларның 40 проценты аны, хәтта киеп йөри дә алмый икән. Пластмасс бу тешләр ризыкның тәмен тулысынча татырга ирек бирми. Сөйләшкәндә дә сүзләр кимчелекле килеп чыга. Аларны һәрвакыт карап, чистартып торырга кирәк.
Кемнең салынмалы протезы бар, һәм кем аннан арынырга тели, шул кеше өчен имплантация ысулы тәкъдим ителә. Икенчедән, протезы да, авызында теше дә булмаганнарга кирәк. Өченчедән, теш алдырырга теләүчеләргә файдалы киңәш буларак җиткерелә. 
Кемнең матди мөмкинлеге бар, ул, берсүзсез, шушы ысул белән теш куйдырачак. Тешен алдырган кешегә дә озакка сузып йөрмәскә киңәш ителә.
Чәйнәү өчен 10 теш җитә
Табигате буенча кешенең 32 теше булырга тиеш. Өске өлештә – 16, аскы казналыкта – 16. Фәнни күзлектән караганда, ризыкны яхшы итеп чәйнәп ашау өчен бер казналыкта 12 теш җитә, диләр табиблар. 
Кешенең тешләре бозылырга сәләтле. Күпләр, яши-яши, сау-сәламәт тешләрен югалта. 60 яшьтән узган һәрбер икенче кешенең, гомумән, бер теше дә калмый икән. Ә имлантат ысулы инде 50-60 еллар чамасы элек үк рәсми төстә гамәлгә кертелгән. Авызында теше булмаган кешеләр өчен уйлап табылган ул һәм шуннан бирле үсеш ала бара. Менә Актанышыбызга да үтеп кереп, иң камил ысулы кулланыла башлады.
4 имплантант эшләгәндә кешегә – 10, ә 6 имплантат булганда 12 теш куела. Әлбәттә, тешләр һәрчак игътибар сорый. Бу очракта теш пастасыннан тыш, сиптерү җайланмасыннан да файдаланырга кирәк була. Хәтта 40 ел йөртүчеләр бар. 
– Бөтен кешегә дә эшләп булмый, дидегез. Нинди очракта гына ясыйсыз?
– Беренчедән, организмның сәламәт булуы кирәк. Онкологиядән химия терапиясе алучы, шикәр диабеты белән авыручы, даими дару куллана торган бүтән төр чирле кешеләрнең дәвалаучы табибы белән киңәшләшәбез. Алар рөхсәтеннән башка эшли алмыйбыз. 
Икенче шарты – авызның теш казналыгында сөяк булу кирәк. Чөнки имплантат сөяк эченә урнаштырыла. Теш алдырганнан соң, әллә ничә ел буе шул килеш йөрүчеләрнең сөяге югала. Бу теш кую мөмкинлеген бетерә. Әгәр сөяк тулысынча югалып бетмәсә, аны үстереп эшләргә була әле. 
Стоматолог киңәше
Имплантант тешләрне һәрвакыт чистартып торырга, сакларга кирәк. Югыйсә, аның да ялкынсынуы ихтимал.
Халыкта мәгълүмат юк. 2, 4, 6 имплантант куярга мөмкин булганны белмиләр. Теше авырта башлаган кеше аны алдыру ягын карый. Ләкин аны дәваларга кирәк. Алдырган очракта да, тиз арада шул урынга ясалма теш куйдырырга кирәк. Бөтенләй тешсез калган кеше дә борчылмасын, Замановлар клиникасында стоматолог-хирург яңа ысул белән аларны да тешле итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев