Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үзара салым акчасы – Актанышны төзекләндерүгә

Актаныш районының күп кенә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына саллы гына эш башкарыла. Саный китсәң эшләнгән эшләр шактый, чишмә территорияләре, авыл зиратлары төзекләндерелә, юллар ремонтлана һәм төзелә, урам утлары алыштырыла, балалар уен мәйданчыклары төзелә. Актаныш авылында бүгенге көндә үзара салым акчасына тротуарлар һәм юллар төзекләндерелә. Озакламый актанышлылар яңа, төзекләнгән тротуар...

Актаныш районының күп кенә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына саллы гына эш башкарыла. Саный китсәң эшләнгән эшләр шактый, чишмә территорияләре, авыл зиратлары төзекләндерелә, юллар ремонтлана һәм төзелә, урам утлары алыштырыла, балалар уен мәйданчыклары төзелә.
Актаныш авылында бүгенге көндә үзара салым акчасына тротуарлар һәм юллар төзекләндерелә.
Озакламый актанышлылар яңа, төзекләнгән тротуар һәм юллардан йөри алачаклар. Бу яңа тротуарлар Хөснияров урамы буйлап (1500м), Юбилейная ур. (300м), Ленин проспектының 1 нче мәктәптән алып үзәк хастаханәгә кадәр өлешендә (335м), "Аргамак" кибетеннән алып М.Җәлил ур. өлеше (100м), район архив бинасы каршындагы территория (100м), район газучасток территориясе (245 м) буйлап безне сөендерәчәк.
Шулай ук юллар төзекләндерү эшләре дә алып барыла - Химиклар урамында (400м), Бәхетле урамында (560м). Ветеринарная урамында төзекләндерү эшләре тәмамланган (250м), биредә эшләрне «Актаныш Юллары» җәмгыяте башкарды.
чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев