Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үзара салым акчасы - ничек җыеп аласы!

Үзара салым җыю хакында актанышлылардан төрле фикерләр ишетергә туры килә. Ни кызганыч, фикерләрнең бер өлешендә әлеге гамәлгә ризасызлык ярылып ята. Билгеле, бу ризасызлык үзара салымның вакытында җыелып бетеп, үзебез өчен үк файдалы эшләрне тизрәк башлап җибәрүгә аяк чала. Актанышыбызның яшәешенә битараф булмаган бер райондашыбыз бу уңайдан "Актаныш таңнары" газетасы редакциясенә...

Үзара салым җыю хакында актанышлылардан төрле фикерләр ишетергә туры килә. Ни кызганыч, фикерләрнең бер өлешендә әлеге гамәлгә ризасызлык ярылып ята. Билгеле, бу ризасызлык үзара салымның вакытында җыелып бетеп, үзебез өчен үк файдалы эшләрне тизрәк башлап җибәрүгә аяк чала.
Актанышыбызның яшәешенә битараф булмаган бер райондашыбыз бу уңайдан "Актаныш таңнары" газетасы редакциясенә шигырь язып юллаган. Сез дә укып карагыз әле, автор бит хаклы!
Авыл Советы кызлары
Рәйсә белән Илиза
Салым акчасы җыялар
Керә, чыга бар өйгә.
Инде елга бер мәртәбә
Җыела торган салым.
Очсызландырма үзеңне,
Кадерле авылдашым.
Хәер сораган шикелле
Йөрмәсеннәр өй саен,
Биш йөз сумыңны түләргә
Тап инде син үз җаең.
Теге кирәк, бу кирәк дип
Сорарга без бик мастер.
Шул эшләрне эшләү өчен
Казна булмасын такыр!
Төрлесен алар ишетә
Кергән саен һәр өйгә.
Кайберәүләрнең телләрен
Элеп булмый шул чөйгә!
Күрә белсәң, авылдашым,
Шактый эшләр эшләнде.
Сизәсеңдер, Актанышта
Янә үсеш башланды!
Матурлана бит Актаныш:
Ташландык җирләр сирәк,
Матурлыкны саклый белү
Үзебезгә бит кирәк.
Язлар җитеп, үлән чыкса
Урамда, сыер, сарык...
Шул маллар хуҗасын эзләп
Малларны куып йөреп
Альберт кызлары гарык.
Ник хуҗа була алмыйсың
Асыраган малыңа?
Урамга куып чыгару
Ансат мәллә җаныңа?
Аскы Актанышта бакча
Утыртты ветераннар.
Бер көтү сарык чыгарып
Ашатты хөрәсәннәр.
Төзек, матур, чиста булса
Үзебезгә бит шатлык.
Яшеллекне, чисталыкны
Әйдә, бергәләп саклыйк!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев