Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үзара салым акчасын түләмәсәң, штрафка тарталар

Менә өченче ел рәттән районыбыз авыллары җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю буенча референдумнар үтте. Халыктан җыелган акчаларга бер плюс дүрт исәбеннән Республика да кушып, авылларыбызның төзеклеген тәэмин итүгә зур өлеш кертелә. Әлеге эш 131 санлы Федераль һәм 45 санлы Татарстан Республикасы законнарына нигезләнеп алып барыла. Ләкин районда бар граждан да...

Менә өченче ел рәттән районыбыз авыллары җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю буенча референдумнар үтте. Халыктан җыелган акчаларга бер плюс дүрт исәбеннән Республика да кушып, авылларыбызның төзеклеген тәэмин итүгә зур өлеш кертелә. Әлеге эш 131 санлы Федераль һәм 45 санлы Татарстан Республикасы законнарына нигезләнеп алып барыла.
Ләкин районда бар граждан да әлеге акчаны йөгереп алып килә дип әйтеп булмый. Башкалар авылда юллар яхшырсын, утлар янсын, зират коймалары тотылсын дип тырышканда, кайбер күршеңнең, авылдашыңның моңа кушылмавы дөрес булып чыгамы?
Узган атнада шундый кешеләрнең уникесе, муниципаль хокукый актларга нигезләнеп, административ комиссия утырышына чакырылды. Әлеге актларга таянып, 1 мең сумнан 2 мең 500 сумга кадәр штраф салына.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов:
- Район халкы үзара салым акчаларын җыюда ел саен актив катнаша. Ләкин арада акча бирмәүчеләр дә бар. Без андыйларга комиссия белән, гаилә хәлләренә, керемнәренә карап, штраф күләмен билгелибез. Әлеге штраф үзара салым акчасыннан азат итми, ягъни икесен дә түләү мәҗбүри. Мондый юлга килеп җитмичә, барлык кешеләр дә әлеге акчаны тапшырырлар дип ышанып калабыз.
Булып үткән комиссия утырышына Актаныш һәм Яңа Әлем җирлекләре гражданнары чакырылган иде. Киләчәктә атна саен һәрбер авыл җирлегеннән салым акчасын түләмәгәннәр чакырылачак.
Үзара салым акчасына бу елда да бик күп эшләр планлаштырыла. Актанышның үзендә эшләнәсе эшләр турында авыл башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Тимеров тәфсилләбрәк:
- Акчалар өч төрле юнәлештә тотылачак: МТС бистәсенең һәм Индустрия урамының су торбаларына капиталь ремонт, Химиклар урамындагы тротуарны җәеп бетерү, Муса Җәлил, Ленин урамының пенсия фондыннан беренче мәктәпкә кадәр арага, Җиңүнең 50 еллыгы урамыннан Агыйдел урамына кадәр (телевышка буйлап), 57нче бистәдән Баян Дәүләтов урамына кадәр, Вахитов урамында базарга кадәр, икенче балалар бакчасы белән мәдәният йорты арасына тротуарлар җәю, күпфатирлы йортлар янына балалар мәйданчыклары урнаштыру планлаштырыла. Калган акчага юллар карау күздә тотыла.
Әлеге эшләр эшләнсен өчен, әлбәттә, бердәм булып үзара салым акчасын 100% җыеп бетерү кирәк. Икътисади яктан авыр вакытта киләсе елга Республика тарафыннан финанслау булмаска да мөмкин. Закон әлегә агымдагы ел өчен генә кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев