Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Заяга узмаган гомер

Айрат Галимҗан улы Хаҗиев 27 сентябрьдә түгәрәк 60 яшьлек юбилеен каршылады. 

Таң әтәчләре кычкыра. Кояш әле көләч нурларын сибәргә өлгермәгән, ә ул инде ишегалдында кайнаша. Мал-туар булмагач, күренеп торган эше дә юк кебек, әмма тик торуны белмәс җаны эшен дә, мәшәкатен  дә таба. Чип-чиста итеп ялтыратып, тип-тигез рәткә тезелгән көрәк-тырма, сәнәк ише коралларны күздән кичерә, башка эш коралларын барлап чыга. Гаражда нидер карый, шакылдый, рәтли... Тәртип булсын, бар җирдә тәртип булырга тиеш... Өйдә дә, тышта да, эшендә дә, тормышында, әйткән сүзләрендә, фикерләрендә дә тәртип булырга тиеш. Якыннарының яратып атый торган кушаматы да “Тәртип” аның.

Илчебай авылында Халисә һәм Галимҗан Хаҗиевләр гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә Айрат. Бөек Ватан сугышын кичкән яугир, тыныч тормышның һәр мизгеленең кадерен белүче әтисе белән бик кечкенәдән үк балыкка йөри, уенга караганда эшне якынрак күреп, хезмәтнең тәмен белеп үсә, яшьлегендә көрәшләрдә мәйдан тота, гармунда уйнап-җырлап кызларның һушын ала торган егет була. Бер-бер артлы сызылып, сиздерми дә гомер еллары үтә... Бүген инде ул – җитлеккән олпат зат. Айрат Галимҗан улы Хаҗиев 27 сентябрьдә түгәрәк 60 яшьлек юбилеен каршылады. 


Айрат Галимҗан улын актанышлылар машина йөртергә өйрәтүче остаз буларак беләләр. Ипле, гадәттәгечә, һәр нәрсәне тәртип белән аңлатучы, машинаны “йөгәнләү” серләрен җайлап төшендерүче мөгаллимгә хөрмәт зур. Техника белән серләре килешә аның – тавышыннан ук кәефен чамалый, киреләнсә, чирен белеп, төзәтеп-дәвалап куя. Машинасының эче-тышы ялт иткән булыр, тузан-чүп дигән нәрсәне күрмәссең. Өйдә дә шулай: капка төбеннән бакча артына кадәр кая карама – пөхтәлек, тәртип, матурлык. Гомер юлдашы Венера ханым утырткан гөл-чәчәкләр күзләргә ямь бирә, тирә-якка хуш ис тарата. Шул рәвешле, бу йорт, бу гаиләдә тәртип һәм матурлык кушылган. 


Тиктормас, тынгы белмәс Айрат абый белән сабыр, акыллы, тыныч Венера апаның бер-берсен тулыландырып яшәүләренә дә тиздән – май аенда 35 ел була икән инде. Мәхәббәт җимешләре икесе дә башлы-күзле: кызлары Чулпан гаиләсе белән Казанда оя корып, Тимур исемле егет үстерсәләр, уллары Руслан Актанышта төпләнгән, киленнәре Айназ белән нәни Ләйсәнне тәрбиялиләр. 


– Әти безне дә кечкенәдән кул арасына кертергә тырышты. Мин 5 яшемнән инде әти белән умарта карый идем. Корт чакса, өйгә йөгереп керәм, әни: “Улым, кортларга, мин – Айрат малае, дип әйтсәң, тимиләр алар”, – дип җайлый-көйли дә, кабат шуңа ышанып чыгып китәм. Хәзер кызыма үзем шулай дип әйтәм дә, ышанмый шул, – дип көлеп сөйли Руслан. Ул бүген үзе дә, нәкъ әтисе шикелле, нәни кызын хезмәттән тәм табарга өйрәтеп үстерә. – Бәләкәйдән кулыма чүкеч-кадак тотып, өй салганда үземчә эшләп-булышып йөри идем. Дус малайлар ду килеп урамда уйныйлар, минем дә шулар янына чыгасым килә!.. Ләкин менә хәзер биргән тәрбиясе, эшкә өйрәткәне, вакытның кадерен белергә өйрәткәне өчен әтигә мең рәхмәтлемен! 

Реклама


– Тыштан кырыс кебек күренсә дә, күңеле йомшак, йөрәге шәфкатьле әтинең, – дип сөйли киленнәре Айназ. – Килен булып төшкәннән алып бүгенге көнгә кадәр әти-әнидән һәрвакыт якты йөз, җылы мөгамәлә күрдем, йомшак сүз генә ишеттем. Мин аларга бик рәхмәтле. 


Бүген Айрат абый кабат яраткан хезмәтендә – техникум базасындагы автомәктәптә, машина йөртергә өйрәнүчеләрнең остазы. Хезмәтен бәялиләр, яраталар. Әле тагын да эшләргә тәҗрибәсе дә, егәре дә, теләге дә бар. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип яшәүче, тик торуны белмәс тынгысыз җанлы Айрат абыйга хезмәт һәрчак тансык. 


Эшле гомер – ашлы гомер, ди халык. Эше белән бергә ялы да кадерле. Илчебайга ике яклап та кода-кодагыйлары бик яратып килә. Бакча түрендә табын корып, гармуннар сайратып, җырлашып утырулар – үзе бер бәхет, үзе бер рәхәтлек. Шундый мизгелләр күп булып, бер генә бирелгән гомерләрдә якыннарының җан җылысын тоеп, туганнар белән аралашып яшәр еллар алда озын булсын әле. 


– Кадерле газиз әтиебез, яраткан хәләл җефетем! Без синең ышыгыңда җил-салкын күрми, рәхәт яшибез. Синең янда тормыш түгәрәк, табыннар мул, күңелләр тыныч. Киләчәктә дә шулай тигезлектә, бәрәкәттә гомер итәргә язсын. Бәйрәмең белән котлап, сиңа нык саулык-сәламәтлек, кимемәс дәрт-дәрман, яхшы кәеф телибез, – Айрат Галимҗан улына хатыны Венера ханым, балалары Чулпан-Евгений, Руслан-Айназ, оныклары Тимур һәм Ләйсәннең теләкләре якты, ихлас, уртак. 


Теләкләре кабул булсын, амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев