Актаныш

Зөбәер җиде нәселе белән данлыклы

"Ак калфак" бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Түке авыл җирлегендә дә үтте. Балалардан алып өлкәннәргә кадәр катнашты - берәү дә читтә калмады. Кемдер үзенең кул эшләнмәләре, кемдер тарихи мәгълүматлары, истәлекле ядкарьләре, экспонатлары, милли киемнәре, тәмледән-тәмле милли ризыклары белән катнашты. Күпме тарихи истәлекләр, җирлекнең горурланырлык шәхесләре барланды, төрле һөнәр...

"Ак калфак" бөтендөнья татар иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Түке авыл җирлегендә дә үтте.
Балалардан алып өлкәннәргә кадәр катнашты - берәү дә читтә калмады. Кемдер үзенең кул эшләнмәләре, кемдер тарихи мәгълүматлары, истәлекле ядкарьләре, экспонатлары, милли киемнәре, тәмледән-тәмле милли ризыклары белән катнашты. Күпме тарихи истәлекләр, җирлекнең горурланырлык шәхесләре барланды, төрле һөнәр ияләре үз осталыкларын күрсәттеләр һәм, әлбәттә, татар халкының гасырлар буена сакланып килгән үзенчәлекле гореф-гадәтләре тәкъдим ителде.
Кунакларыбыз Лениногорск шәһәреннән, Пермь, Ульян өлкәләреннән, республикабызның төрле районнарыннан иделәр. Алар башта Түкедә булдылар. Авыл мәчетенә тукталдылар. Соңыннан җәмәгать үзәгенә юнәлделәр. Балаларның матур итеп каршы алулары, Бөек Тукаебызның шигырен сөйләп бирүләре кунакларны битараф калдырмады. "Ак калфак" оешмасының актив әгъзасы Бания Гыйльметдинова һәм авыл халкы тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр, экспонатлар күз явын алырлык иде. Биредә йоннан оекбаш, бияләй бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашында кич утыру күренеше тәкъдим ителде.
Зөбәер авылында кунакларны җирлек башлыгы Рамил Нуртдинов, чәкчәк белән матур кызлар каршы алды һәм, әлбәттә, элек-электән авылга ябышып калган "Биш куык" кыйссасы белән башланып китте чара. Бер мең алты йөзенче елларда 17 нче гасыр башында 7 хуҗалык (7 нәсел) болынга килеп чатыр корган. Алар үзләре арасыннан таза, оста куллы Зөбәер исемлесен хуҗалык башлыгы итеп куйганнар. Тарихи мәгълүматларга күз салсак, шушы хутор башлыгы исеме белән авылга да Зөбәер исеме биргәннәр.
Зөбәер карт җир шарының төрле өлкәләреннән җыелган кунакларны һәр нәселгә алып кереп кунак итте. Беренче Ялал нәселе каршы алды. Бу нәселдән бихисап күп күренекле шәхесләр чыккан. Шуларның дәвамчысы булып Зөбәер авылының горурлыгы, моңлы сандугачы, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева тора. Лилиянең әти-әнисе Зәнфирә һәм Әбүгали Муллагалиевлар бу нәсел турында тәфсилләп сөйләп, матур итеп гармунда уйнап, җырлап та бирделәр.
Соңыннан кунаклар Колмач нәселенә юл тоттылар. Биредә аларны умартачылар каршы алды. Ни өчен дигәндә, Зөбәер авылында умарта тотучылар шактый була. Заманында 16 хуҗалык умарта тота. Алар Минзәлә өязе базарында сәүдә иткәннәр. Кунакларны хөрмәт белән каршы алганнан соң, бал һәм балдан эшләнгән һәр продуктның файдалы яклары турында тәфсилләп сөйләде Радик Солтанов. Табынга килгән татлы балның нинди юллар үтүен, бал аерту процессын мастер-класс итеп күрсәтте Солтановлар гаиләсе. Кунакларны бал белән чәй эчереп, күчтәнәчкә кәрәзле бал биреп озатып калдылар.
Өченче нәсел - Мәндекәй нәселе. Бу нәсел авылның күренекле шәхесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаны биргән. Кунаклар бу утарда аның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштылар. Мастер-класс вакытында Эльмира апаның шигырен үзләре дәвам итеп карап шагыйрәнең китабын бүләккә алуга ирештеләр.
Дүртенчесе - Мөлек нәселе. Бу нәселдән Советлар Союзы Герое, Зөбәер авылы егете Гатаулла Минаев чыккан. Кунаклар бу нәсел утарында герой егетнең шәхси альбомы белән таныштылар, аның турында истәлекләр белән уртаклаштылар. Бу батыр турында авыл мулласы Хәмит сөйләде.
Бишенче утар Тукай нәселенеке иде. Зөбәер авылы бик оста аш-су осталары белән дан казанган. Шул рәттән Тукай нәселе үзенең чәкчәк пешерү осталыгы белән тирә-юньдә дан тоткан. Бу осталык бүген дә дәвам итә. Авылның чәкчәк остасы Нурдидә Хаҗипова бу милли ризыкны пешерү серләренә төшендерде.
Алтынчысы - Алмакай нәселе. Бу нәсел утарында кунаклар тәбикмәкнең килеп чыгышы турында мәгълүматлы булдылар. Тәбикмәк пешерү буенча мастер-класс карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, тәмле тәбикмәктән авыз итеп, аның рецептын алып, алга таба алдагы җиденче нәсел утарына юнәлделәр.
Җиденче Ишмәт нәселендә кунакларны сюрприз көтә иде. Аларны гармунчылар каршы алды. Ә иң мөһиме - бу нәселдән Татарстанның халык артисты, җырчы, гармунчы Илгизәр Исламов чыккан. Ул үзенең матур, моңлы җырын бүләк итте.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: