Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үзе китсә дә, эзе калды

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр шул. Күз ачып йомганчы үтә дә китә ул. Тик халык өчен хезмәт куйганнар күңелләрдә матур хатирә булып истә кала. Хамисә Хәбитова да шундыйлардан. Бар гомерен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган изге зат ул. Әмма язмышлардан узмыш юк шул. 80 яшен түгәрәкләп, сөенеп йөргән бер мәлдә, каты авыру аны да аяктан ега. Яңа елны да каршы ала алмыйча, әлеге фидакарь затның күзләре мәңгегә йомыла.

Хамисә Хәбитова бакыйлыкка күчсә дә, аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, шул чор буын кешеләре өчен якты маяк булып хәтерләрендә сакланыр. Чөнки аның куйган хезмәте, чыннан да, хөрмәткә лаек. 
Хамисә Зыя кызы 1939 елның 1 июлендә Актаныш авылында туган. Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, 1956 елда комсомол юлламасы белән Оренбургка төрле эшләрдә эшләүче итеп җибәрелә. Белемгә омтылган кыз ярты юлда туктап калмый. 1959 елда Казан медицина институтына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгечне Удмуртиягә юллама белән эшкә җибәрәләр. Анда хезмәт юлын башлап, бераз чыныгу алгач, ул туган ягына әйләнеп кайта. 1966 елда район үзәк хастаханәсенә теш табибы булып эшкә урнаша. Үз һөнәренең чын остасы, диләр аның кебекләр хакында. Чөнки ул чорда табиблар бик сирәк була. Ә Хамисә Хәбитова бик күпләрнең тешен дәвалый. 
Үз эшенә җаваплы караган хезмәткәр поликлиника мөдире дә булып эшли. Ашыгыч ярдәм бүлеген дә җитәкли. Операцияләр вакытында наркоз да бирә. Кыскасы, бүгенге тел белән әйтсәк, гомум-гамәли табибәсе була ул. Лаеклы ялга исә хастаханәнең кассасында эшләп чыга. 
Хезмәте күп сандагы Мактау кәгазьләре белән бәяләнә. “Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 
Гомеренең соңгы көненә кадәр аны сеңлесе Зәмфирә тәрбияли. Улы Альберт та ярдәменнән ташламый. 
Хамисә Зыя кызы белән бергә эшләүчеләр бүген аның хакындагы матур хатирәләрен яңарта.
Динә Латыйпова, район үзәк хастаханәсенең ветераннар советы рәисе:
– Элек табиблар әз иде бит. Алар барлык тармакларда тырышып, авыруларга ярдәм кулы суздылар. Хамисә Зыя кызы да бер вакытта да: “Мин теш врачы бит”, – димәде. Мин үзем аны 1971 елдан бирле беләм. Яңа хастаханә ачылгач, участок хастаханәләреннән хезмәткәрләр җыйдылар. 1975 елны яшь булуыма карамастан, Камбәр Хәмидулла улы белән Хамисә Зыя кызы миңа ышанычларын белдереп, өлкән шәфкать туташы итеп куйдылар. Хамисә Хәбитова олы җанлы, хөрмәткә лаек, акыллы, тырыш, таләпчән, кирәк вакытта кырыс, кирәк вакытта ярдәмгә әзер шәхес иде. Аны югалту безгә бик авыр. Аны соңгы юлга озатуда булышкан барлык хезмәттәшләргә рәхмәтемне җиткерәм. 
Зәмфирә Фатыхова:
– Мин 1984 елның апреленнән ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер булып эшләдем. Хамисә Зыя кызы һәрвакыт ярдәмгә әзер кеше иде. Табиблар җитешмәгәнлектән, нинди генә эшләрдә эшләргә туры килмәде аңа. Шулай булса да, барысын да төгәл итеп башкарды. Үз һөнәрен чын күңелдән яратты. Вакыт белән исәпләшмәде. “Эш аты” диләр аның кебекләр хакында.
Индия Шәймәрдәнова:
– Хамисә Зыя кызы мин кечкенә вакытта ук теш табибы булып эшли иде. Тешне дәвалатырга, алдырырга аның янына йөри идек. Аннан күпмедер вакыт хастаханәдә эшләп тә алдым. Анда Хамисә Хәбитованың, Фоат Фатыйховның, Камбәр Хәмидуллинның, Фиразия Галиеваның эшләвен зур кызыксыну белән күзәтә идем.  Табиб буласы килү теләге дә нәкъ шул вакытларда туды. 1986 елда үзем табиб буларак эшкә кайттым. Бергә хезмәт куйдык. Бик таләпчән, яхшы оештыру сәләтенә ия кеше иде. Ул чор табиблары акча өчен дип түгел, булсын дип эшләделәр. Без һәрвакыт аңа ошарга тырышып эшләдек. Аны югалту бик авыр булды. Авыр туфрагы җиңел булсын. 
Рөстәм Могътазиров:
– Хамисә Зыя кызы безнең күңелләрдә бары тик яхшы яктан гына истә калды. Безгә, яңа гына эшкә кайткан яшь белгечләргә үзенең ярдәм кулын сузды. Табиблар җитмәгәч ул терапевт та, педиатр да, акушер-гинеколог та булган. Операцияләргә дә кергән. Барысына да җитешкән. Яңа гына эшкә кайткан яшь хирургларга наркозлар бирергә дә өйрәткән. Кыскасы, хастаханәнең тоткасы булган. 
Валерий Усманов:
– Безгә Хамисә Зыя кызының ярдәме бик күп булды. 1979 елда бирегә эшкә кайттым. Үзенең киңәшләре белән гел булышты. Операцияләр вакытында наркозлар бирергә ярдәм итте. Бик ярдәмчел кеше иде. 
Кеше китә, эзе кала. Хамисә Хәбитованың да якты эзе әле бик күп еллар район үзәк хастаханәсе тарихында сакланыр...
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев