Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үзе китсә дә, эзе калды...

Сәхнәдә - каз өмәсе күренеше. Яз аенда нинди каз өмәсе? Авыл үзешчәннәре үз авылының Островскиена тиң шәхес - Илдар ага Кирамовның дөньяга килү тарихын сәхнәләштергәннәр икән. "Күрше Разетдин агаларның каз өмәсе көнне туганмын", дигәненә 88 ел, вафатына да 20 ел үткән икән инде. Шулай булса да, халык күңеленнән җуелмаган, аерата...

Сәхнәдә - каз өмәсе күренеше. Яз аенда нинди каз өмәсе? Авыл үзешчәннәре үз авылының Островскиена тиң шәхес - Илдар ага Кирамовның дөньяга килү тарихын сәхнәләштергәннәр икән.
"Күрше Разетдин агаларның каз өмәсе көнне туганмын", дигәненә 88 ел, вафатына да 20 ел үткән икән инде. Шулай булса да, халык күңеленнән җуелмаган, аерата җылылык белән бик еш искә алына Илдар ага. Чөнки аның яшәү рәвеше һәр сәламәт кешене көнләштерерлек иде. Ярты гәүдәсен җирдә йөртергә култык таяклары ярдәменә таянса да, тулы канлы тормыш алып барган, үзеннән соң тәртипле, тәрбияле, тырыш, эшчән, максатчан һәм булдыклы балалар калдырган чын Кеше исеменә лаек шәхес ул.
Югары Богады авылында Илдар аганы искә алу кичәсе үтте. 4 сәгатькә якын дәвам иткән чара Илдар Кирамовның якты истәлеге әле дә халык күңелендә яшәвен исбат итте. Эзлекле, тирән эчтәлекле кичәне Илдар аганың төп йортта яшәүче улы Айдарның тормыш иптәше, клуб мөдире Илсөяр Кирамова һәр кешенең күңеленә үтәрлек тирән тәэсирле итеп оештырган иде. Ерак Тәтеш районыннан килен булып төшкән Илсөяр ире Айдар белән Илдар аганы соңгы көннәренә кадәр бик әйбәт итеп тәрбияләделәр. Әтиләренең хәер-фатихасын алып калгангадыр инде, үз тормышлары да бәхетле һәм мул аларның. Илсөярне авылдашлары да хөрмәт итәләр. Чөнки ул халык күңелен күреп, ялларын эчтәлекле итеп оештыру җаен таба белә, тәэсирле чаралар үткәрә. Шушы искә алу кичәсе дә аның оста оештыручы икәнен күрсәтте. Кичәне эзлекле итеп Рәзинә Мөнирова алып барды. Зәмфирә Баязитованың Илдар ага тормышыннан истәлекләре, авылдашларының укыган шигырьләре, клуб үзешчәннәре башкарган җырлар чараның эчтәлегенә туры килеп, тәэсирен тагын да көчәйттеләр. Кичәдә районның "Агыйдел дулкыннары" иҗади берләшмәсе вәкилләре дә катнашу Илдар аганың истәлеге үлемсез икәнен раслады.
Илдар аганың балалары, оныклары да кунак булып кайтканнар иде. Алар әтиләре турында җылы хатирәләрен уртаклаштылар. Туган оя җылысын саклаучы энеләре Айдар белән киленнәре Илсөяргә чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
Соңыннан килгән кунакларны чәй өстәле артында сыйладылар.
Кечкенә авыл халкы үзенең кадерле авылдашын зур хөрмәт белән искә алды. Кичәдә катнашучылар зур канәгатьлек хисе һәм күтәренке күңел белән уздырды бу көнне.
Илдар аганың да рухы шат булгандыр, чөнки аңа атап Коръән дә укылды, кабере зиярәт ителде. Зиратка күмелгән авылдашларына да дога кылынды.
Менә шундый тирән эчтәлекле мәдәни һәм дини чара узды Югары Богады авылында.
Үзе китсә дә, Илдар ага Кирамовның эзе калган авылдашлары күңелендә. Чөнки ул халык өчен файдалы һәм кирәкле - иң хәерле кеше иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев