Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үзебездә җитештерәләр, үзебездә кулланалар

Шәхси хуҗалыкта нинди генә төр продукция җитештерелми хәзер!? Иң мөһиме: үзебездә җитештерелгән продукциягә сорау зур һәм, шуның белән беррәттән, аларның барысын да сатарга мөмкинлекләр тудырыла. Актанышта булдырылган шундый шартлардан халык канәгатьме соң? Шул мәсьәлә хакында кызыксынып, районның төп сәүдә үзәкләренең берсе булган базарга юл тоттык. Авыллардан килүчеләр өчен махсус көйләнгән...

Шәхси хуҗалыкта нинди генә төр продукция җитештерелми хәзер!? Иң мөһиме: үзебездә җитештерелгән продукциягә сорау зур һәм, шуның белән беррәттән, аларның барысын да сатарга мөмкинлекләр тудырыла. Актанышта булдырылган шундый шартлардан халык канәгатьме соң? Шул мәсьәлә хакында кызыксынып, районның төп сәүдә үзәкләренең берсе булган базарга юл тоттык.
Авыллардан килүчеләр өчен махсус көйләнгән ышык урын, базарга килеп кергәндә, иң беренче булып күзгә ташлана. Прилавкаларга карлыган, чия салынган чиләкләрен куеп, бер рәт булып тезелеп утыручылар безне елмаешып каршы алдылар.
Әле иртәнге җиләс һава эсселәнергә өлгермәгән. Чиләк-чиләк җиләк-җимешләр дә иртәнге сусыллыгын югалтмаган. Берничә сәгать үтүгә аларның сафлары сирәгәячәк, соңга таба бөтенесенә дә, һичшиксез, хуҗалар табылачак. Ә әлегә базар уянып кына килә.
Сату тәртипләре турында сораштырдык. Актаныш сәүдә рәтләре өчен җаваплы Әнис Бәдертдинов эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштырды:
- Ит, балык кебек тиз бозыла торган продукциядән тыш, монда һәр нәрсәне дә сатарга була. Ә ит һәм балыкка ветеринар таләпләр рөхсәт бирми. Шәхси хуҗалыкта җитештерелгән итне сатуның үз кагыйдәләре саклана. Актанышта махсус мал сую урыны бар, халык шунда мөрәҗәгать итә ала. Бездә бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, сарымсак кебек яшелчәләрне, бакча һәм болын җиләкләрен - кем нәрсә тели, шуны саталар-алалар.
Биредә саткан өчен халыктан акча алмыйбыз. Бәяне дә алар үзләре куя. Бу - базар. Әйтик, бер чиләк чияне берәү бер төрле хакка, икенчесе арзанракка, яки кыйммәтрәккә сата.
Безнең әңгәмәгә башкалар да кушылды.
Рәзифә Латыйпова:
- Үзем Уразай авылыннан, Актанышта яшим, дачам бар. Шул бакчамда җиләк-җимеш үстереп, базарга алып чыгып сатам. Сату урыны бик уңайлы. Аны булдырган кешеләрнең барысына да рәхмәтебез зур. Иң беренче чиратта, район җитәкчелегенә, базар җитәкчелегенә рәхмәтлебез.
- Чисталык өчен кем җаваплы?
- Безнең Актаныш базары чиста, җыештырып кына торалар. Монда тәртип бозып йөргән кеше дә юк. Шуңа күрә без үзебез дә игътибарлы булырга, саткан урынны чүпләмәскә тырышабыз, һәр көнне җыештырып китәбез.
Төче чия, сарымсак, кура җиләге, кызыл карлыган алып килгән ул. "Алып чыккан продукцияне алмыйча калмыйлар", - ди.
Актаныштан Назима Ганиеваның да рәхмәтле булуы һәр сүзеннән аңлашыла:
- Безнең Актаныш гөлбакча ул. Бигрәк ямьле, төзек. Чия, карлыган сатарга килдем. Көн саен килмәсәм дә, монда сатучыга да, сатып алучыга да уңайлы булуын беләм. Кешеләр кызыксыналар, алалар.
Актанышның 57нче бистәсеннән килгән Дөлфә Моратова сабыр гына утырып торса да, көн аның өчен яхшы башланып киткән:
- Ике чиләк чия алып чыккан идем, берсен килү белән алып киттеләр, - диде.
Әйе, Актаныш базарында шәхси хуҗалыкта җитештерелгән продукцияне сатарга мөмкинлек барына сөенүчеләр күп. "Монда уңайлы, җил-яңгыр тими, эссе кояштан сакланырга күләгәле урын", - диешеп, бер-берсенең сүзләрен җөпләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев