Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҮЗЕБЕЗНЕКЕ: Актанышта балык тотучы 82 яшьлек әби ни өчен балыгын үзе бер дә ашамавын аңлата

Һәр әби кешенең бер шөгыле була. Кемдер чөлкә һәм башмаклар бәйли, икенче берләре гөл үстерә, ә менә Актаныш районының Табанлы Күл авылында яшәүче 82 яшьлек Рәзинә апа Кадыйрова беләсезме нәрсә эшли? Ул балыкка йөри!

Гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләгән карчык хәзерге вакытта килене һәм улы белән бергә яши. Балалары әби кешенең балыкчылыкка мәхәббәтен яхшы белә, шуңа күрә аның кайвакыт көннәр буе буа янында утыруына тамчы да шелтә белдермиләр. Рәзинә апа беренче мәртәбә балыкка төшкән көнен әле дә хәтерли. Авылларында моннан ун еллар элек буа буганнар да, шунда балык үрчи башлаган. Ул вакытта ире исән булган әле, иптәшкә дип, үзе белән буа буена хатынын да иярткән, мәрхүм.
– Менә шуннан башлап балык җене кагылды инде миңа, – дип сөйли Рәзинә Кадыйрова. – Күңелле ул, барган саен барасың килеп тора. «Бакага күзең төшсә, су буеннан кайтмассың, дип әйтәләр – сине буа яныннан кайтарып та булмый», – дип, бабаем (ирен Рәзинә апа яратып шулай дип атый – А.З.) әрли иде дә әле мине. Эләгәме ул, эләкмиме, җилме ул, яңгырмы – бер нәрсәгә дә карамыйм, үземнең күңелем булганчы шунда утырып кайтам. Сәгатем юк минем, шуңа күрә кайчан туям, шул вакытта гына өйгә кайтып китәм. Балалар да: «Йөри алганда рәхәтләнеп йөр, үзеңә ошагач», – диләр. Башка эш эшләмим бит инде – мал карамыйм, печән чапмыйм. Өйдә кош корт кырында әзрәк йөрештерәм дә, шул инде бөтен эш. Көн буе өйдә утырыйммыни?! Ә буа янында күңел тынычлана. Берни уйламыйсың, һавасы әйбәт, күңелле җир инде! Балыгы өчен төшмисең, кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт, кем әйтмешли. Балыгын мин аның үзем ашамыйм да, йә песиләргә, йә кош-кортка алып кайтып бирәм, эрерәген балалар кыздыра.
– Болай, яхшы чиртәме соң?
– Эләккән көнне эләгә, эләкмәгән көнне берәү дә эләкми. Бер көнне ярты бидрә алып кайттым. Кичә төшкән идем, 25 балык тотып кайттым. Элек монда карплар, сазаннар, барысы да бар иде, алар хәзер бетте. Хәзер табан балыгы. Шулай да, әле бер көнне ике карп тотып алып кайткан идем.
– Балык нәрсәгә тотканда яхшы эләгә соң?
– Төрлечә була. Кай көнне селәүгә (суалчанга) тотканда, кай көнне кармак энәсенә ипинең агын шар кебек итеп йомарлап кигерәм.
– Балык эләкмәгән көннәрдә кәефегез төшәме?
– Юу-ук, су буенда утыргач кәеф төшә ди мени?!
– Кыш көннәрендә дә төшәсезме?
– Юк, кыш көне төшмим. Бәке тишәргә кирәк була бит.
– Кармагыгыз көйсезләнсә, үзегез рәтли беләсезме?
– Үзе-е-ем, аны кем рәтләп бирсен. Малай эштә, килен аңа хирыс түгел. «Акча бирсәң дә төшмим мин ул балыкка», – ди.
– Сездән кызыгып, авылыгызның башка әбиләре дә балыкка йөрмиме соң?
– Юк, үзем генә йөрим. Кеше: «Моның тамагы ачтыр инде», – дип уйламасын, мин анда саф һава суларга барам!
Рәзинә апа, балГомер буе колхозда сыер савучы булып эшләгән карчык хәзерге вакытта килене һәм улы белән бергә яши. Балалары әби кешенең балыкчылыкка мәхәббәтен яхшы белә, шуңа күрә аның кайвакыт көннәр буе буа янында утыруына тамчы да шелтә белдермиләр. Рәзинә апа беренче мәртәбә балыкка төшкән көнен әле дә хәтерли. Авылларында моннан ун еллар элек буа буганнар да, шунда балык үрчи башлаган. Ул вакытта ире исән булган әле, иптәшкә дип, үзе белән буа буена хатынын да иярткән, мәрхүм.
– Менә шуннан башлап балык җене кагылды инде миңа, – дип сөйли Рәзинә Кадыйрова. – Күңелле ул, барган саен барасың килеп тора. «Бакага күзең төшсә, су буеннан кайтмассың, дип әйтәләр – сине буа яныннан кайтарып та булмый», – дип, бабаем (ирен Рәзинә апа яратып шулай дип атый – А.З.) әрли иде дә әле мине. Эләгәме ул, эләкмиме, җилме ул, яңгырмы – бер нәрсәгә дә карамыйм, үземнең күңелем булганчы шунда утырып кайтам. Сәгатем юк минем, шуңа күрә кайчан туям, шул вакытта гына өйгә кайтып китәм. Балалар да: «Йөри алганда рәхәтләнеп йөр, үзеңә ошагач», – диләр. Башка эш эшләмим бит инде – мал карамыйм, печән чапмыйм. Өйдә кош корт кырында әзрәк йөрештерәм дә, шул инде бөтен эш. Көн буе өйдә утырыйммыни?! Ә буа янында күңел тынычлана. Берни уйламыйсың, һавасы әйбәт, күңелле җир инде! Балыгы өчен төшмисең, кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт, кем әйтмешли. Балыгын мин аның үзем ашамыйм да, йә песиләргә, йә кош-кортка алып кайтып бирәм, эрерәген балалар кыздыра.
– Болай, яхшы чиртәме соң?
– Эләккән көнне эләгә, эләкмәгән көнне берәү дә эләкми. Бер көнне ярты бидрә алып кайттым. Кичә төшкән идем, 25 балык тотып кайттым. Элек монда карплар, сазаннар, барысы да бар иде, алар хәзер бетте. Хәзер табан балыгы. Шулай да, әле бер көнне ике карп тотып алып кайткан идем.
– Балык нәрсәгә тотканда яхшы эләгә соң?
– Төрлечә була. Кай көнне селәүгә (суалчанга) тотканда, кай көнне кармак энәсенә ипинең агын шар кебек итеп йомарлап кигерәм.
– Балык эләкмәгән көннәрдә кәефегез төшәме?
– Юу-ук, су буенда утыргач кәеф төшә ди мени?!
– Кыш көннәрендә дә төшәсезме?
– Юк, кыш көне төшмим. Бәке тишәргә кирәк була бит.
– Кармагыгыз көйсезләнсә, үзегез рәтли беләсезме?
– Үзе-е-ем, аны кем рәтләп бирсен. Малай эштә, килен аңа хирыс түгел. «Акча бирсәң дә төшмим мин ул балыкка», – ди.
– Сездән кызыгып, авылыгызның башка әбиләре дә балыкка йөрмиме соң?
– Юк, үзем генә йөрим. Кеше: «Моның тамагы ачтыр инде», – дип уйламасын, мин анда саф һава суларга барам!
Рәзинә апа, балык тоту – ирләр шөгыле дигән сүз белән килешми. «Хатын-кызлар да барсын, җаннары тынычланыр», – ди. Аннан соң, башка әбиләр кебек үк, капка төбенә чыгып утырырга да, бәбкә сакларга да вакыты кала әле аның.
Менә нинди әбиләребез бар бит безнең! Тоткан балыкларыгыз белән гаиләгезне озак еллар куандырырга язсын сезгә!
ык тоту – ирләр шөгыле дигән сүз белән килешми. «Хатын-кызлар да барсын, җаннары тынычланыр», – ди. Аннан соң, башка әбиләр кебек үк, капка төбенә чыгып утырырга да, бәбкә сакларга да вакыты кала әле аның.
Менә нинди әбиләребез бар бит безнең! Тоткан балыкларыгыз белән гаиләгезне озак еллар куандырырга язсын сезгә!
 

чыганак: https://tatar-today.ru/2018/07/31519/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев