Актаныш

ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР: Мөселман яшьләренең IV Спартакиадасында актанышлылар да катнашты (+ ФОТОЛАР)

Мөслим районының универсаль спортзалында Республика мөселман яшьләре арасында IV Спартакиада үтте.

Мөслим районының универсаль спортзалында Республика мөселман яшьләре арасында IV Спартакиада үтте. Анда республиканың 15 районыннан 300 дән артык мөселман-спортчы үз көчләрен сынады. Безнең районнан да 17 кешелек команда катнашты биредә. Волейбол һәм бадминтон буенча 2, гер күтәрүдә мактаулы 3 урынны яулады актанышлылар. 

Спорт уеннарын ачу тантанасын Мөслим районы имам мөхтәсибе, “Җәмигъ” мәчете имам хатибы Габделкәрим хәзрәт башкарды. Мөселман кардәшләрне Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин сәламләде.

Спортчылар волейбол, кул көрәше, гер күтәрү, бадминтон, аркан тарту кебек ярышларда көч сынаштылар. Каршы алудан, уеннарның оештырылуыннан, хөкемдарлар эшеннән һәркем канәгать калды. 
Һәр җиңүчегә, Мөслим иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән, кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырылды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: