Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР: Парлы гомер, җырлы гомер

Җырлашып-биешеп кавышкан бу гаиләнең төзелүенә быел 45 ел. Шуңа өстәп, гаилә башына – 70, ә аның янәшәсендә үзен сакланган, якланган, җил-давыл суыкларыннан ышыкланган итеп хис итеп, чын хатын-кыз бәхетен татып һәм чын хатын-кызларча назлы, нәзакәтле, нәфис булып калган иптәшенә –65 яшь. Бер сүз белән әйткәндә, күркәм гаиләдә күркәм юбилейлар елы. Алар – безнең Актаныш халкына икесе дә бик яхшы таныш затлар: гаилә башы Мөнир Мәснәви улы Әмирханов – хезмәте белән хөрмәт казанган, районның мактаулы гражданы; тормыш иптәше Дилүсә Әбеләес кызы Әмирханова – бар тормышын балаларга багышлаган, аларның сәләт-талантларын ачу-үстерүгә көч куйган затлы ханым.

Бәхете барның иптәше үзенә тиң була
Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын, диләр татарда. Дилүсә апа Мөнир абыйга гомер буе терәк кенә дә түгел, тәмле теле, ягымлы  карашы белән һәр эшендә үсендереп, үз көченә, башкарган эшенең хаклыгына ышандырып, көч биреп торган акыллы хатын. Мөнир абый исә сөйгәнен сөендерү өчен Самарага, хәтта ерак Украинага барган җиреннән, роза чәчәкләре күтәреп кайта торган булган (Казанда да чәчәк табу проблема булган еллар бу), хәзер дә бер генә бәйрәмдә дә гөлләмә алып кайтмый калганы юк, хәләленең 60 яшьлек юбилеена 61 роза бүләк итеп сөендергән романтик ул. Чибәр Дилүсә апаны матурдан матур киендереп, Актанышта бер булып, балкып йөрүен яраткан. Тормышта да, эшендә дә һәрчак таяныч, ярдәмгә әзер ышанычлы җилкәсе булган. 45 ел бергә яшәп тә, яшьлектәге хисләр сүнми-сүрелми генә түгел, киресенчә, тагын да тирәнәя бара икән, диләр бүген алар беравыздан. 

– “Дуслык җирем – Сөн буе” дигән башкорт-татар дуслыгына багышланган бик зур чара булды 1972 елда. Минем район мәдәният сараенда эшли башлаган вакыт бу, ә Мөнир  – “Үзәк” колхозында комсомол секретаре. Бөтен мәдәни чараларда катнаша иде: “Агыйдел” ансамблендә дә бии, Яңа ел җитсә, урамда тройкаларда Кыш бабай булып та, агитбригадада да йөри – үзе шундый актив. Монда кич буе шаярышып йөрдек тә, соңыннан авылым Илчебайга озатып куйды бу. Шуннан башланды инде, – дип, гаилә туу тарихын хәтердә яңарта Дилүсә апа.


Күзләреннән очкын чәчеп торган гүзәлкәйнең йөрәккә үк үтеп керә торган моңлы, тирән тавышына да гашыйк булгандыр бу көнне егет.


– Күңелле иде! Дилүсә белән без гел бергә. Әбәт җитсә, җитәкләшеп ашханәгә китәбез. Пешерүче апалар, бөтен акчасын бу кызга тотып бетерә инде, дип карап-борчылып торалар икән... Кышын кошовкалы атлар белән йөри идек, Илчебайга кадәр Дилүсәне чаңгыда да озаткан булды...


1973 елның 8 августында Илчебай кызы Актанышбаш авылына килен булып төшә, ә яшь кияү... обком  юлламасы белән Чабаксарга партия мәктәбенә укырга китеп бара! Ике елга! Арада хатлар һәм җиләк-җимеш, сәйлүн чәе салынган посылкалар гына йөри, гаилә башы әнисе Фәһимә белән калдырган хәләл җефете һәм үзе киткәч дөньяга килгән кызы Гөлсөяр янына бәйрәмнәрдә генә кайта... 


Уку тәмам булгач, яшь партия белгечен Чалманарат авылы – “Агыйдел” колхозына партком секретаре итеп җибәрәләр. Үзләренә аерым йорт бирәләр. Ниһаять, чын гаилә булып, бергә, үз көннәрен үзләре күреп яши башлаган вакыт... Шуңадырмы – күңелләренә иң кадерле, иң матуры булып кереп калган ул еллар.


– Өлкән коммунистлар белән эшлисе. Уртак тел таптык, аңлашып, халыкның мохтаҗлыгын хәл итәргә тырышып эшләдек. Колхоз эшендә дә тырышам, үзешчән сәнгатьтә дә парлап катнашабыз. Дилүсә репетициягә бала арбасы тартып бара, төнге 12ләргә кадәр шөгыльләнә торган идек. Үзең шулай башлап йөрмәсәң, башкалар тартылмый. – Көчләре һәм эшкә теләкләре зур булган яшьләр үзләрен бары уң яктан гына таныта. Монда яшәгән дүрт ел вакытында Мөнир Мәснәви улы клуб хезмәткәрләренең республика съездында катнаша. Район Советы депутаты, пленум әгъзасы да булып тора. Монда аларның икенче мәхәббәт җимешләре – Эльвира дөньяга килә. 

Агачны – яфрак, кешене хезмәт бизи
Әмирхановларның бәхетләре – эштән. Тынгысыз, башкалар өчен җаваплы, сәгать санамый, көн-төн дими янып йөри торган эшләр. Тырышлыклары хөрмәтле: алар бүген икесе дә хезмәт ветераны. “Агыйдел”дән Мөнир Мәснәви улын “Үзәк” колхозына партком секретаре итеп кайтаралар. Анда җиде елдан артык эшли, рәсеме ике мәртәбә районның Мактау тактасына кертелә, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале, 1986 елда СССРның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. Гаделлек эзләгән кешеләрнең яклау табар урыны – халык контроленең район комитеты рәисе вазифасында СССР таркалганчы хезмәт куя, шул ук вакытта КПСС райкомы бюросы әгъзасы була. Аннан инкубатор-кошчылык станциясе директоры, “Агроснаб” оешмасын җитәкләү һәм, лаеклы ялга киткәнче, 18 ел дәвамында Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкара. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтен югары бәяләп, Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медален аңа Илбашы М.Шәймиев үзе тапшыра. Бу хезмәтендә, шулай ук, ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшинның, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Ә.Гобәйдуллинның Рәхмәт хатларына лаек була. Президентыбыз Р.Миңнеханов аңа “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медален тапшыра. Халык санын алуда актив катнашканы өчен 2002 елда дәүләт статистика комитетының күкрәк билгесе, 2012 елда дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең медале,  “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә. 


Туры сүзле, фикерен курыкмый ярып әйтә торган җитәкче үз вакытында кыенны күп  ашый, көнләшүчеләрнең кыек сүзләрен дә күтәрә, ләкин, алтыдагы – алтмышка, дигәндәй, үзгәрми.


– Кайсы гына хезмәттә булсам да, халыкның хөрмәтен казанган кешеләр белән эшли, шуларга таяна идем. Үтенеч белән керүчеләрнең йомышын ничек тә үтәргә тырыштым. Әгәр сорауларын канәгатьләндерә алмыйм икән, сәбәбен әйтәм. Кешене бер алдадың, буш вәгъдәләр бирдеңме, бетте – бүтән эшләп тә йөрисе юк. Төнлә шалтыратсалар, чыгып китә идем. Вакытында проблеманы чишмәсәң, авторитетың бетә. – Мөнир абыйның эш оештыруда, кешеләр белән уртак тел табып, үзенә кагылмаган эшләрне дә менә дигән итеп башкарып чыгуда 49 еллык хезмәт стажы дәвамында саллы тәҗрибә тупланган. Актаныш авылы  башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлангач, тузган йорт-биналарны сүттерү эшен дә ипләп кенә аңа йөклиләр. 


– Миңа бит бригада бирелмәгән, сүттерергә кеше кирәк. Халык суды, милиция биналары, балалар бакчасы эчендәге тулай торак, азык комбинатын бөтен килеш, иске почтаны сүтү, аны сүткәндә кеше таба алмау... Хәтта, сүткәч, бүрәнәсен үзегезгә алырсыз, дисәм дә, кеше юк. Ничә балалар бакчасы, амбулатория, редакциянең элекке биналары... санап бетерә торган түгел. Алардан арыну минем өскә төште, – дип искә ала хәзер дә үзе. Артык биек булып үскән, Актанышның бизәге булудан туктаган тупылларны кистерү дә – аның хезмәте.


– Мөнирдән мин дә ярдәмне күп сорый идем. Техника кирәк булганда, укучыларны ярыш-бәйгеләргә илтеп кую-алып кайтуда... 15әр көнгә курсларга китә идем, Мөнирнең “кайт инде”, я “китмә”, дигәне булмады. Балаларны карый, хәтта кызларның чәчләрен үрә иде. – 28 елга якын Укучылар йортын 
җитәкләгән Дилүсә ханым хезмәтендәге уңышлар, җиңүләр, матур нәтиҗәләрдә иренең дә өлеше бар, дип раслый. Пионерлар йорты директоры булып хезмәт куйган Дәлия апа Ханнанова 
лаеклы ялга киткәндә, аның урынына Дилүсә Әбеләес кызын кодалыйлар. – Юк, минем балаларым күп, директор булып эшли алмыйм, дим. Эшләрсең, кушкач, диделәр. Район мәгариф үзәгенең тәрбия эшләре дә бездә иде,  комсомолның штаттан тыш методистлары да булдык. Шуннан бирле эшләдек тә эшләдек. 


Пионерлар йорты буларак, оешма өч ел рәттән республикада – I, Балалар иҗат үзәге, дип үзгәртелгәч, ике мәртәбә II урынны яулый. Җитәкчесе Дилүсә Әмирханова дәрәҗәле бүләкләр – комсомолның Үзәк Комитеты һәм ике мәртәбә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән хөрмәтләнә, Татарстан хөкүмәте бүләкләренә лаек була. 


Сәләтле балаларны барлау, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү дә шушы оешма аша башкарыла. “Сандугач керде күңелгә”, “Йолдызлык” республика бәйгеләрендә ничә еллар рәттән Актаныш укучылары призлы урыннар алалар. Шунда Гран-при откан Зөбәер кызы Лилия Муллагалиева – татар эстрадасы йолдызы. Шул бәйгеләрдә лауреат булган Алмаз Нургалиев – консерватория, Илнар Ялалов, Ләйсән Фатыйхова мәдәният академиясен тәмамлыйлар. 


– Без бөтен район буенча йөри, авыллардан талантлы балаларны сайлап алып бара идек. Сәләт очкыны булган бер генә баланы да күздән ычкындырмаска тырыштык. Төпчек кызым Лиана хәзер әйтә миңа, әни, конкурсларда миңа беренче урын бирерлек чакта да, син бирдертми, башкаларга бирә идең, ди. Нишлисең, эш урыны шундый. Кайтып керәлми йөгергән көннәр күп булды. Балаларны карарга әнкәй (каенанасы Фәһимә апа турында әйтүе) булышты. Миңа нык таяныч булды ул.

Алма – агачына, бала ата-анасына охшар
Балалар исә гаиләдә дүртәү. Һәркайсына игътибар да, наз да, серләшер вакыт та табарга кирәк. Барысына да сәнгать тәрбиясе бирергә тырыша әти-әни. Олы кызга фортепьяно алу зарурлыгы килеп баскач, тәвәккәлләп, дуңгыз асрый башлыйлар. 
– Мөнир обедка йөгереп кайта иде дә, зур итекләр киеп, ике зур чиләк тотып, шуларны ашатырга чыгып китә иде. Барыбер, дүрт дуңгыз акчасы да җитмәде бер фортепьянога, өстисе булды, – дип искә ала ул вакытны Дилүсә апа. Ике олы кызлары, шулай итеп, фортепьянода уйнаса, уллары Мурад баянны үз итә, төпчекләре Лианага исә бию җене кагылган. Студент чагында бию төркеме белән хәтта чит илләрдә дә чыгыш ясаганнар, әле I курста укыганда ук “Медуниверситет чибәркәе” исемен яулаган кыз ул. 


Сугыштан яраланып кайту сәбәпле, ныклап эшли алмаган әтисе һәм гаиләне ялгыз тартучы әнисенә ярдәм итим дип, 8 яшеннән колхоз эшенә, чүмәлә тарттырырга йөри башлаган Мөнир абый, үзенә җитми калган балачак ваемсызлыгын балаларына мөмкин кадәр күбрәк бирергә тырыша.

 
– Мөнир балаларны нык иркәләп үстерде безнең. Иң авыр сүзе – әниегезгә әйтәм, була иде. Мин катырак булдым, – ди Дилүсә апа. – Мурад 5-6 нчы сыйныфта булгандыр, бервакыт тәмәке исе килә моннан. Сыек чыбык белән ярдым. Елап утырганда әтисе кайтып керде. “Нигә елыйсың, улым?” – “Эх, әти, алмаска иде сиңа ул хатынны, әйбәт хатын булып чыкмады ул”, – ди.  Аның каравы, бүтән тәмәкегә үрелмәде. – Шул хәлдән соң әнисе Мурадны көрәш секциясенә яздыра. Бүген Мурад милли көрәш буенча сигез тапкыр Татарстан һәм Россия чемпионы, билбау көрәшендә Россиянең вице-чемпионы дәрәҗәсен яулаган көрәшче, спорт остасы. 


– Мурад бик ат ярата иде. Атлы кешеләргә барып, эшләшеп йөри башлагач, мин аңа ат алып бирдем, – дип, сүзне Мөнир абый дәвам итә. – Кошовка эшләттем. Шул кошовканы җигеп, чишмәгә суга да йөрде әле ул... – Хәзер ул кошовка күз явын алырлык чәчәк бакчасында кое һәм җил тегермәне янында үзенчәлекле бер бизәк булып урын алган. 


Балалар исә, үсеп, укып, шулай ук, үз урыннарын тапканнар: Гөлсөяр – шәфкать туташы, Эльвира мөгаллимә буларак, Чаллыда танылалар. Мурад, Кама дәүләт физкультура университетын тәмамлап, Актаныш спорт мәктәбендә көрәш буенча остаз булып эшләде, хәзер башка тармак – район газ оешмасында хезмәт куя, йорт җиткерү белән мәшгуль. Лиана исә мединститутны, аннан интернатура  һәм ординатура тәмамлаган, хәзер Казанның 7 нче хастаханәсендә табиб. Әле апрель аенда гына гаилә тормышына аяк баскан – Әмирхановлар бик матур никах мәҗлесендә булып кайтканнар. 

– Гаилә ныклыгы, минемчә, ике әйбергә корылган: берсе – яратышып өйләнешү; икенчесе – бер-береңә хөрмәт, – ди гаилә башы. – Безнең шулай булды. Дилүсә миңа әйбәт булсын, дип тырыша икән, минем аңа үзеннән-үзе хөрмәтем арта. Ни генә эшләсәм дә, аңа ошасын, рәхәт булсын, дигән нәрсә кергән минем күңелгә. 


– Мин үзем, хатын-кыз буларак, Мөнир белән бер авырлык та күрмәдем. Ул һәрчак тормышыбыз матур, рәхәт булсын дип тырышты. Мин аңа бик рәхмәтле! – Дилүсә ханым гомер юлдашына яратып, наз тулы мөлаем җылы карашын төби. Каршымда дүрт оныкка дәү әни һәм дәү әти утыра димәссең дә, әйтерсең, алар әле һаман яшьлек язында. 

Үткәннәргә карап
 Ал яулык, зәңгәр шәл, 
Үткән гомер бигрәк жәл, дип җырлый халык. Тиз үтә шул гомер... Һәр мизгеленең кадерен белгән кебек тоелса да, барыбер, үкенечләре, өлгерми калган эшләр, вакытында әйтелми калган сүзләр була. 


– Иң зур үкенечем – әтигә тиешенчә хөрмәт күрсәтергә җитешми калдым, иртә китте, – ди Мөнир абый. Хәрби флотта өч ел хезмәтен тутырып, запастагы өлкән лейтенант дәрәҗәсен алып, кайтырга җыенган көннәрендә килә аңа әтисенең бакыйлыкка күчүе турында авыр хәбәр. – Ул минем өчен гомер буе өлге булды. Мин үзем кайнар кеше, ә әти бик сабыр иде. Гомерендә бер әшәке сүз чыкмады авызыннан. Комсомолның алдынгы эшчесе рәвешендә Татарстан Югары Советының Почет грамотасы белән бүләкләнгән, бик грамоталы, акыллы кеше иде. Хәтта китап язган ул. Нәшрияттан: “Фәлән геройларның образларына төгәллек кертү өчен Казанга килүегез сорала”, – дигән хат та килгән булган, ул бармаган, шулай итеп, кулъязма югалган. Мин 9 нчы класстан соң укуны ташламакчы булдым, кистереп, укыйсың, диде. Шул алган белемем белән хезмәтемдә күтәрелдем. Хезмәт уңышларымны, гаилә коруымны, оныкларын күрергә җитешмәде әти. Ә әнигә, шөкер, хөрмәт-ихтирамны күрсәттек дип уйлыйм. Әни 92 яшен тутырып китте, соңгы елларын бездә торды. 
Башка үкенече юк 70 яшенең үренә менгән ир солтанының. 


– Балалар исән-сау, сәламәт, үз урыннарын таптылар. Тормышыбыз җитеш. Сәламәтлек булса, Дилүсә белән тигез булсак, безгә башка берни кирәкми. Калган гомерләрне тынычлыкта үткәрергә язсын, – ди гаилә башы. 


19 июнь көнне, гаилә традициясе буенча, Дилүсә апа зур бәлеш салды. Мөнир абыйның умарта кортлары аерткан бал табын түрендә урын алды. Барысы төп йортка җыелды. Оныклар бабаларына багышлап шигырь сөйләде, балалар изге теләкләрен юллады. Һәммәсен сыйдырган зур матур йортта сөенеч тулы бәйрәм гөрләде. Андый бәйрәмнәр алда күп булсын, имин тормышлар сезгә, Мөнир абый, Дилүсә апа!

Баязит Мөхәммәтов, Актаныш районының мактаулы гражданы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре: Мин Мөнир Мәснәви улын комсомол, партия, совет, контроль органнарында бер чорда эшләү буенча беләм. Ул – уңган-булган, талантлы, тапшырылган эшкә җаваплылык белән карый, белемгә омтыла торган кешелекле шәхес.
1975 елда Чабаксар шәһәрендә партия-совет мәктәбендә укыды, 1981 елда Саратовта югары партия мәктәбен тәмамлады. Шуннан соң районыбызның төрле җаваплы тармакларында 49 ел намус белән эшләде. Ил, республика, район җитәкчелеге аның хезмәтенә югары бәя бирде. Аның бик күп медальләр, мактау кәгазьләре һәм башка бүләкләр алуы, районның мактаулы гражданы исемен  йөртүе шулар турында сөйли.
Тормыш иптәше Дилүсә белән бергә дүрт күркәм бала тәрбияләп үстерделәр. Хәзер алар белән шатланып, горурланып яшиләр.
Мөнир Мәснәви улы, лаеклы ялда булса да, актив, матур, кызыклы итеп яши. Үз территорияләрендә 40тан артык умарталары бар. Шулай итеп, тормыштан ямь табып, дөньяларына шөкер итеп яши алар.
Мөнир Мәснәвиевич, 70 яшьлек олы юбилеегыз белән кайнар котлыйм. Тормыш иптәшегез Дилүсә белән бергә, исән-сау булып, балаларыгызның, туганнарыгызның, дусларыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телим.


Мирсәлим Сәетов, Актаныш районының  мактаулы гражданы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, район Советы депутаты: Мин өйләнгәндә, кыз алырга ат башында кучер булып Мөнир барды. Шулай яшьлектән үк бергә булып, озак еллар кулга-кул тотынып эшләргә дә туры килде. Һәрвакыт тормышны яратты. Белемгә омтылды: урта һәм югары партия мәктәбен уңышлы тәмамлады. Нинди генә хезмәттә дә  халык белән аңлашып матур эшләде, таләпчән булды, эшен намус белән башкарды. Әйтсә, өзеп эшләде, конкретлаштырып бетерде, әйткән сүзен үтәде. Бергә иң зур хезмәт куйган чорыбыз – ул Актаныш җирлеге башлыгы булган вакыт. Зур тармак: төзекләндерү, яшелләндерү буенча зур эшләр башкардылар. Әнисен бик кадерләде, тәрбияләп соңгы юлга озатты. Балаларын яратты, тәрбия мәсьәләләрендә гел башлап йөрде. 70 яшенә лаеклы эшләр белән, матур булып килде.    


Әбүгали Шакиров, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре: Мөнир Мәснәви улын 40 ел беләм инде. Мин райкомда инструктор булып эшләгәндә, ул “Агыйдел”дә партком секретаре иде, шулай танышып киттек, соңыннан гаилә дусларына әйләндек. Кайда гына эшләсә дә, аерылмадык, хәзер дә аралашып яшибез. Разведкага да барып була, дип, аның кебекләр турында әйтәләр. Бервакытта да кешене сатмый, ышанычлы дус. Туры сүзле, кирәк икән, шарт итеп өзә – холкының шул яклары бик ошый. Үзенә кирәк әйберне әрсезләнеп сорамый, гадел. Һәрчак җаваплы урыннарда, башкаларга үрнәк булырлык итеп хезмәт куйды. Артыннан этеп баручысы юк, үзе тырышты, кая гына куйсалар да, җиренә җиткереп эшләде. Актаныш халкы аны яхшы белә, хөрмәт итә. Актанышның мактаулы гражданы дигән исеменә, чынлап та, лаек. Чын кеше.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев