Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Әзер бизнес-идея кемнәргә бирелә?

Үзләренең киләчәген эшмәкәрлек белән бәйләргә теләүчеләр каршына нәрсәдән башларга, нинди юнәлешне сайларга дигән сораулар килеп баса. Икеләнүчеләргә ярдәм йөзеннән, быел яңа программа гамәлгә керде. ТР Икътисад министрлыгыннан андыйларга, гаризалары нигезендә, төрле темаларга кагылышлы бизнес-төргәкләр бирелә. Икенче төрле әйткәндә, әзер бизнес-идеяләр. Алар эш башлаучылар өчен бик кирәкле кулланма була ала. ТР...

Үзләренең киләчәген эшмәкәрлек белән бәйләргә теләүчеләр каршына нәрсәдән башларга, нинди юнәлешне сайларга дигән сораулар килеп баса. Икеләнүчеләргә ярдәм йөзеннән, быел яңа программа гамәлгә керде. ТР Икътисад министрлыгыннан андыйларга, гаризалары нигезендә, төрле темаларга кагылышлы бизнес-төргәкләр бирелә. Икенче төрле әйткәндә, әзер бизнес-идеяләр. Алар эш башлаучылар өчен бик кирәкле кулланма була ала.
ТР Эшмәкәрлекне яклау фондының төбәк вәкиле Булат Шәйхразыев әлеге яңалык турында тәфсилләбрәк сөйләде:
- Бизнес-капларның һәркайсында билгеле бер бизнеска кагылышлы әзер документлар тупланган. Капларның саны 38гә җитә. Эш башлаучылар, яисә нидән башларга белмәүчеләр үзләренә кирәкле барлык мәгълүматларны да шуннан таба алалар. Әйтик, бизнес-планнар, табышлылык фаразлары, нинди җиһаз кирәк, күпме акча сорала, нинди чыгымнар көтелә, чималны кайдан алырга, җитештергән очракта продукцияне кая тапшырырга, эшчеләрне кайда укытырга - боларның барысының да үрнәкләре тәкъдим ителә.
Тәҗрибәсе булганнарның эшләү тәртибен видео аша күрсәтү алымы да кулланыла. Эшкә алу вакытында нинди таләпләр куярга, беренче тапкыр әңгәмә үткәргәндә нинди сораулар бирергә, нинди рәсми кәгазьләр тутырырга, сату-алу буенча нинди документлар әзерләргә, нинди хисаплар тапшырырга, нинди юллар белән инвесторлар җәлеп итәргә? Әлбәттә, сорауларның катлаулысы да, вак-төяк кебек кенә тоелганы да аптырашта калдырырга, ялгыш адымга этәрергә ихтимал. Ә бизнес-идеяләрдә шундый һәртөрле сорауга җаваплар күрсәтелгән.
- Ул кемнәргә бирелә?
- Әйткәнемчә, эшмәкәрлеккә кереп китәргә теләүчеләргә. Шулай ук электән ниндидер юнәлеш буенча эшкуарлык башлаган, әмма аннан канәгать булмаучылар да әлеге программадан файдалана алалар. Бер төрле юнәлеш буенча яхшы гына эш башлаган һәм, шуңа өстәп, тагын икенчесен җәелдерергә ниятләүчеләргә дә бизнес-идеяләр тәкъдим ителә.
- Бизнес-капны сайлап алучы шул юнәлеш буенча эшкуарлык эшчәнлеген алып барырга тиеш буладыр. Әгәр ошамаса, яисә тагын да кулайрак юнәлешне сайлыйсы килсә, аңа нишләргә?
- Бер тапкыр алыштырып алу хокукы бар.
- Бизнес-төргәкләр түләүлеме?
- ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды өчен, әлбәттә, бик кыйммәткә төшә, Бер бизнес-идеянең бәясе 150 мең сум тора, тик ул эшмәкәрләргә бушлай (!) бирелә.
- Бу проектны кем финанслаячак?
- Хөкүмәтнең эшмәкәрләргә ярдәме ул. Программа эшли башлады инде, гаризалар кабул ителә. Килешүләр төзелә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев