Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ӘЗЕР БУЛЫП ТОРЫГЫЗ: Машина йөртүчеләр өчен 3 хәбәр

Юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, Дәүләт Думасына, машина йөрткәндә тәмәке тарткан өчен, штраф кертергә тәкъдим иткәннәр.

Әлегә закон хуплау тапмаса да, социаль челтәрләрдә бу хәбәр автомобиль йөртүчеләр арасында шау-шу уятты. Күпләр тәмәке тарту машина йөртүгә комачауламый дип саный, белгечләр исә закон кабул ителә калса, рульдә чакта да тәмәкедән аерыла алмаган кимендә 15 миллионлап шоферга штраф салынырга мөмкин дип фаразлый. Ә менә машина йөрткәндә телефоннан сөйләшкән өчен штрафларны арттырырга кирәк дигән тәкъдимне хуплаучылар табылган. Телефонны навигатор урынына куллану да шоферның игътибарын читкә юнәлтә икән.

* * *
Дәүләт Думасының энергетика буенча комитеты газ ягулыгы белән эшли торган машиналарга бушлай парковка булдырырга тәкъдим иткән. Быел Россия төбәкләренә, яңа газ станцияләре төзү һәм транспортны газ ягулыгына күчерү максатында, 4 миллиард сум акча бүлеп бирергә җыеналар.

* * *
ЛДПР партиясе депутатлары Дәүләт Думасына беркетмә тутырмыйча гына машинаны эвакуацияләү өчен штраф кертү турында закон проектын әзерләгән, дип хәбәр итә РИА «Новости». Әгәр дә закон кабул ителсә, дөрес эвакуацияләмәгән оешмаларга 30-50 мең сумга кадәр штраф яный. Гадәттә, шофер тиз арада килеп җитсә дә, салонда калу сәбәпле автомобиль документларын күрсәтә алмагач, машинаны штраф стоянкага алып китәләр иде. Яңа закон нигезендә, депутатлар документларны салоннан алырга мөмкинлек бирергә тәкъдим итә.

 

чыганак һәм фото: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/mashina-yrtchelr-chen-3-khbr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев