Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Зөфәр Әсгать улы Имамов 45 яшьлек күркәм юбилеен каршылый

Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне, Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын! Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне, Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын! Килер еллар озын гомер бүләк итсен, Безнең өчен бик тә якын, кадерле син. Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен, Уңышларның яңаларын алып килсен! Аккүз авылында туып-үсеп, бүген Актанышта яшәүче кадерле...

Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын!
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне,
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын!
Килер еллар озын гомер бүләк итсен,
Безнең өчен бик тә якын, кадерле син.
Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен,
Уңышларның яңаларын алып килсен!
Аккүз авылында туып-үсеп, бүген Актанышта яшәүче кадерле туганыбыз Зөфәр Әсгать улы Имамовның 24 ноябрь көнне 45 яшьлек күркәм юбилее.
Аккүз урта мәктәбендә белем алып, Казан авыл хуҗалыгы академиясендә инженер-механика факультетын тәмамлап, районга кайтты ул. 1995 елдан бирле Актанышта яши һәм эшли. Үз эшчәнлеген алып бара.
Кадерлебез! Шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.
Гомер буе тырыш хезмәт белән яшәдең, улларыңны үз үрнәгеңдә тәрбияләп, әти-әниеңне, туганнарыңны һәрвакыт зурладың, зурлыйсың, хөрмәтлисең. Күпләргә изгелекләр кылып яшәүче киң күңелле, алтын куллы кеше син. Үз эшенең остасы булган, җитмеш төрле һөнәр белүче, хуҗалыгын гөл итеп тотучы энебезнең гаиләсе өчен янып-көеп яшәве сокландыра. Без синең гади, эчкерсез, бик ярдәмчел булуыңа сөенәбез, рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Менә шундый матур эш-гамәлләрең белән ихтирам-хөрмәт яуладың!
Тормыштагы борчу-шатлыкларны уртаклашып яшәрлек, көчле рухлы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндерми яши белүче, ныклы терәгебез, олы таянычыбыз булган ышанычлы, якын кешебез! Язмыш җилләре каты бәрелгәндә дә егылмыйча, сынауларны җиңә барып яшәргә омтылуың күпләргә үрнәк. Гел шундый булып кал! Бәйрәмең көнендә сиңа исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер телибез. Безне уйлап типкән йөрәгең беркайчан борчу белмәсен. Пар канатларың каерылмасын, тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын!
Еллар уза, гомер үтә... Үткәннәргә борылып карасаң, анда шатлык-сөенечләр дә, мәшәкатьләр дә бик күп. Иң мөһиме: син тормышта үз урыныңны таба алгансың. Син - безнең өчен һаман яшь, сабыр, тырыш, үрнәк. Гаиләбезнең ныклы, йортыбызның ямьле булуында синең өлешең бик зур. Шундый олы җанлы, җитез холыклы, тыйнак, һәрвакыт "туганнарым" дип өзелеп торучы кешебез булганга без бик бәхетле. Син безгә һәрвакыт җылы кояш кебек бик тә кирәк. Бәхетеңә күз тимәсен! Тормышың матур, мул һәм бәрәкәтле, күңелең тыныч һәм шат, сәламәтлегең нык һәм какшамас булсын!
Безгә газиз булуыңны,
Әйдә, бар дөнья белсен!
Туган көнеңдә юлыңа
Ак чәчәкләр сибелсен!
Гомер буе язсын безгә
"Зөфәребез" дип дәшәргә.
Кайгы күрми, шатлык белән
Бергә озак яшәргә.
Бу теләкләргә әниебез дә, барлык туганнарың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев