Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Зәңгәр күкнең чиксезлеге күзләрендә чагыла

Укытучы! Кем генә зур ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә белем бирүче, математика фәнен алып баручы, тирән фикерләүче, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы hәм аларда дөньяга караш, инанулар тәрбияләүче, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән аерым шәхес булдырып, тирән эзләр калдыручы, күңелләренә игелек орлыклары салучы, назлы сүзле,...

Укытучы! Кем генә зур ихтирам белән телгә алмый икән бу исемне. Мәктәптә белем бирүче, математика фәнен алып баручы, тирән фикерләүче, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы hәм аларда дөньяга караш, инанулар тәрбияләүче, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән аерым шәхес булдырып, тирән эзләр калдыручы, күңелләренә игелек орлыклары салучы, назлы сүзле, җылы карашлы чын укытучы - Гүзәлия Зәкиева турында әлеге язмабыз.
Агыйдел буена сыенып утырган, өч чишмәле гүзәл Илчебай авылында яшәүче, Татарстанның атказанган механизаторы Билал Хәбетдин улы Гыйльметдинов белән башлангыч сыйныф укытучысы Гәбәхәрия Сәгыйть кызы гаиләсендә өченче бала булып, 1961 елның 11 октябрендә Гүзәлия апа дөньяга аваз сала. Бу бәхетле көннән инде 55 еллык гомер китабы алып барыла.
Кызчык бик тыйнак, эшчән, таләпчән, үз исемен акларлык булып, апасы Рәмилә, абыйсы Илгиз hәм сеңлесе Тәнзилә белән әти-әниләренең күз алмаларыдай сакланып, дөрес тәрбия алып үсеп җитә. Әнисе hөнәрен сайлап, ул үзе дә укытучы була. 35 еллык педагогик эшчәнлеге, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, 1981 елда Такталачык мәктәп-интернатында башланып китә. Чиксез бәхет игълан иткән 1985 елның 8 август көне Гүзәлия ханымның тормыш юлын иң яхшы кешеләрнең берсе Фаяз әфәнде Зәкиев белән бәйли. Шушы бәхетле гаилә тормышын башлап җибәрүе аны Дербышка мәктәбендә белем бирүгә насыйп итә. Сокландыргыч пар ике кызга - Гөлназ белән Фәйрүзәгә җан өрелеп, дөньяга килүләренә шаhит була. Шушы ук вакытта Гүзәлия апа үзенең югары белемле булуын да раслап, Алабуга дәүләт педагогия институты дипломын ала. 1994 елда Уразай мәктәбендә бер ел эшләгәч, Актанышның 1нче мәктәбенә эшкә килә.
2008 елда ике яшүсмер кызы белән ялгыз калган, бар дөньяның гүзәллегенә ия булган ханымның канаты сынды, тормышның иң матур чагына җитеп, бәхете киселде. Ләкин Гүзәлия апа тормышның авыр сынавына сыгылмады, ул үзен нәзек каеннан каты имәнгә әйләндерде. Шушы көннән бирле ул кызларына әни дә, әти дә. Тимер атны богаулап, ул яшәвен дәвам итте. Белем өлкәсендәге уңышлары белән генә түгел, ә аш-су, тегү-чигү осталыгы белән район данын бар республикага танытты. Чәчкәдәй ике кызын башлы-күзле итеп, тормыш юлына озатты. Ә алар үз чиратында Гүзәлия ханыма, горур "әби" исеме йөртерлек итеп, Мәликә, Әмин hәм Айратны бүләк итеп, бүгенге тормышына ямь өстәүче кешеләр булып торалар.
Бүгенге көндә эшендә зур уңышларга ирешкән: Россия Федерациясенең (2009 ел), Татарстан Республикасының (2012, 2013, 2014) "Иң яхшы укытучы" гранты иясе, шулай ук Татарстан Республикасы (2009) hәм Россия Федерациясенең күкрәк билгеләренә лаек булган, инде күп еллар район математика укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе булып эшләүче Гүзәлия Билал кызының районда математика белемен бирүдә, укытуга йогынтысы чиксез зур. Сез безнең өчен остазларның остазы. Сезнең киңәшләрегез, эшләгән эшләрегез үрнәк булып, безгә файдага гына икәнен сүзләр белән генә әйтеп бирә алмабыз.
Гүзәлия Билал кызы! Сезне барлык хезмәттәшләрегез исеменнән олуг 55 яшьлек юбилеегыз, туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Туасы таңнарыгыз мәңге якты, барасы юлларыгыз мәңге тигез, дусларыгыз-туганнарыгыз мәңге тугры hәм ярдәмчел булып, сау-сәламәт, бәхетле, матур тормышта, балаларыгызның, оныкларыгызның якты киләчәген күреп, шатланып озын-озак еллар яшәргә насыйп итсен Сезгә Ходай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев