Актаныш

Журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов вафат...

Бүген танылган татар журналисты, продюсер Илфак Шиһапов 49 яшендә арабыздан китеп барды. Бүген Илфакның элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова "Мәйдан" каналының тапшыруында катнашырга тиеш булган. Әмма Илсөя килмәгән. Каналның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина әйтүенчә, Илсөягә Илфакның үлүе турында хәбәр иткәннәр. Ни өчен, ни сәбәпле икәнен Илсөя әлегә үзе дә белми. Илфакның...

Бүген танылган татар журналисты, продюсер Илфак Шиһапов 49 яшендә арабыздан китеп барды.
Бүген Илфакның элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова "Мәйдан" каналының тапшыруында катнашырга тиеш булган. Әмма Илсөя килмәгән. Каналның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина әйтүенчә, Илсөягә Илфакның үлүе турында хәбәр иткәннәр. Ни өчен, ни сәбәпле икәнен Илсөя әлегә үзе дә белми. Илфакның үлүен аның белән бергә эшләгән җырчы Илназ Гарипов та раслады. Аңа бу хакта Илсөя Бәдретдинова хәбәр иткән, ул үзенең Илфакның өенә барачагын әйткән.
"Илфак абый белән бер ел эшләгән юк иде. Соңгы тапкыр 7 май тирәләрендә аралаштык, авылга кайтып барам, диде. Кичә генә "исән микән?" дип интернеттагы битенә кереп карадым, соңгы тапкыр 23 майда кергән булган. Аның сәер язмаларына ияләнгән идек инде, болай булыр дип күз алдына да китерә алмадым. Илфак абый бик яхшы кеше иде. Кызганыч, үзен кулга ала алмады..." - дип сөйләде безгә Илназ Гарипов.
Илфакның интернеттагы язмаларын карасаң, әйтерсең лә ул үләсен алдан тойган. "Китәм инде... Үкенечсез, үпкәсез... Күкләремә рәхмәт әйтеп... Мин яратам сезне, кешеләр..."
Илфак Шиһапов татар журналистикасына зур өлеш керткән шәхес. Ул безнең күңелләрдә туры сүзле, ихлас булуы белән сакланачак. Урының оҗмахта булсын, Илфак!..
Илфак Шиһапов Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында дөньяга килә. Журналист буларак 90нчы елларда "Татарстан яшьләре" газетасы белән хезмәттәшлек иткәндә таныла. Соңрак Илфак Шиһапов шаян хикәяләр һәм социаль темаларга шигырьләр иҗат итә башлый. Продюсер буларак җырчы Илсөя Бәдретдинованы таныткан шәхес, җырлар авторы. Соңгы елларда җырчы Айсылу Габдинова белән эшли, "Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырының татар версиясе ("Алабута") авторы.
Журналист, продюсер, җырлар авторы Илфак Шиһапов туган ягы Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында җирләнәчәк, дип хәбәр итә районның "Заман сулышы" газетасы, авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитовның сүзләренә сылтама белән.
"Иртәгә, 31 май көнне кич белән Иске Иштирәккә туган йортына алып кайтачаклар, 1 июньдә җирләячәкләр", - дип яза газета.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: