Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Зифа Кадырова: “Очрашулардан илһамланып кайтам”

Әтәс авылында популяр китаплар авторы Зифа Кадырова белән очрашу уздырылды. Җәмәгать үзәгендә китапханәче Мәүҗидә Гарипова тарафыннан оештырылган чарага районның төрле авылларыннан килгәннәр. Китапханәчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә яңа иҗади дәрт өстәгәндер ул. Күңелләр җылы кичерешләргә күмелде.

– Актанышка очрашуларга еш йөрим. Сезнең авылларда кешеләр белән аралашу миңа шул хәтле нык охшый. Бүтән җиргә караганда, биредә халык аеруча күп йөри. Китап яратуы, активлыгы белән Актаныш аерылып тора, – дип, беренче хисләре белән уртаклашты язучы.  
– Татар әдәбиятында хатын-кыз иҗаты электән дә зур урын алып торды. Соңгы вакытта китапханәгә йөрү нык кына кимегән иде. Зифа Кадырова әсәрләре аша килүчеләр күбәйде. Күренекле 
язучы, популяр китаплар авторы Зифа Кадырованы үземнең китап укучыларым белән очраштырасым килде. 2015 елда китапханәбез яңа җәмәгать үзәгенә күчте. Аңынчы, иске клубта да язучылар белән аралаша идек. Илфак Ибраһимов, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Венера Мәҗитова, Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашулар укучыларның хәтерләрендә сакланадыр, – дип, Мәүҗидә Гарипова һәркемне елмаеп каршы алды.
Татар халкының милли ризыклары белән тулы мул өстәлдә һәркемгә кайнар чәй 
тәкъдим ителә. Беләләр безнең як кешеләре: татарлар арасын кайнар чәй якынайта, күңелләр ярасын шул якын аралар төзәтә. 
Чара башланганчы Зифа Кадырова халык арасында кайнашты, гадилеге белән үзенә тартып тора. Шул арада, безнең сорауларга да җавап биреп өлгерде.
– Хәзер халык китап укымый дигән фикергә Сез ничек карыйсыз?
– Соңгы китабым июнь аенда чыкты. 10 мең данә иде, инде күп калмады, сатуда бетеп килә. Яңадан чыгарырга кирәк. Халык укый. Күп районнарда, шул исәптән, Актанышта китап кибете юк. Халык китаптан читләште, дибез, кайдан алып укысын соң ул, бер генә китап кибете дә булмагач. Мөслимдә, Җәлилдә, Сарманда өчәр китап кибете бар, шәхси затларныкы алар, шуңа карамастан, бик яхшы эшлиләр. Балтачта, Кукмарада, Сабада да юк китап кибете. Без китапларны китерер идек. 
– Темаларны кайдан табасыз?
– Тирә-ягыбызда бөтенебез дә язмышлы кешеләр. Һәркемнең үз тәкъдире. Бары тик аның хис-тойгыларын табып укырга гына кирәк. Тук заманада яшибез. Бөтен нәрсә җитеш. Шул ук вакытта, без хискә мохтаҗ. Рухи яктан хәерчеләнеп барабыз. Иң гади әйбер – кешенең иң нечкә кылын тартырга, кешелеклелек сыйфатларын яктыртырга кирәк. Күңелләр тупасланып бетмәсен. Әллә нинди проблема да күтәрмим. Сәясәткә кагылмыйм. Күңелем ничек куша, шулай язам. Минем өчен гаилә темасы – иң беренче урында. Яхшы кешеләр, әйбәт җитәкчеләр тәрбияне гаиләдән ала.
– Зифа ханым, Сез үз язмышыгыздан канәгатьме? 
– Гомер буе төзелештә эшләгән кеше мин. Кешеләр университетта укыганда, мин шәһәр төзүдә катнаштым. Бу хезмәтем миңа бик кадерле. Ә язуга килгәндә, үземнең укучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Алар укымаса, бүтән язмас идем. Укучының теләген үтәргә тырышам.
Әдәби чара җанлы аралашу, сорау-җавап рәвешендә барды. Популяр авторның әсәрләре генә түгел, ә биографиясе дә, бүгенге тормышы да кызыксыну уята. 
Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туган ул. 41 ел элек Чаллы шәһәренә күчеп килгән, төзелеш бригадасына эшкә урнашкан. Шунда тиң ярын табып, бер ул, бер кыз үстергәннәр. 54 яшендә иптәше үлеп киткән. Зифа ханым балаларым, оныкларым дип яши бүген. 
Үзенең беренче әсәрен ул 48 яшендә үз акчасына китап итеп бастырып чыгара. Шуннан бирле язудан туктамый. Шуннан бирле укучылары аның яңадан-яңа китапларын көтеп ала. Елый-елый укыйлар, әсәрләрдәге геройлар язмышын 
йөрәкләре аша үткәреп, борчылалар, шатланалар, үз тормышлары белән чагыштыралар.
– Язасы килмәгән чаклар да була, ләкин менә шушындый залларда халык белән очрашкач, илһамланып кайтам, халык көтә бит – ничек язмыйча түзәргә кирәк!?
Зифа ханымның шушы сүзләрен ишетү өчен генә дә очрашуга килерлек, ләбаса. Язсын гына, илһамланып-канатланып иҗат итсен. Чөнки көтеп торган, яраткан укучысы бар. Чөнки китаплары гадилеге, ихласлылыгы, калебләрне нечкәртерлек сюжетлары белән халык йөрәгенә бик тиз үтеп керә. 
Бәхеткә юлны үзебезнең яраткан язучыбыз Зифа Кадырова әсәрләре аша җавап табарга тырышабыз. 
– Алты китабыгыз дөнья күрде, аларны үзгәртеп язарга иде дип үкенгән чакларыгыз юкмы?
– Юк. Киресенчә, сорау зур булгач, кабат-кабат бастырып чыгарырга туры килә. Татар районнарында китап кибетләре булмау гына йөрәкне әрнетә. Бервакыт Актанышта канцелярия товарлары сатыла торган бүлекләрнең берсенә кергәч, мондый кыйммәт бәягә кем алсын, дип каршы алдылар. Шуннан соң китапларымны 
кочакладым да, Чаллыга кайтып киттем.
– Иҗатка вакыт кайчан табыла?
– Үземне язучы дип санамыйм. Мин бит гомер буе ирләр арасында физик хезмәт башкардым. Безнең бригада әллә ничә мәртәбә Актаныш якларына да барды, җир казып, тимерчыбык сузып йөрдек. 40 ир-ат арасында берүземә эшләргә туры килде. Тирә-як районнарга чыктык, күп вакытыбыз Түбән Кама шәһәрен төзүдә катнашып үтте. Язучылар бик күп, алар – укыган кешеләр. Минем өчен беренче урында – гаилә, балалар. Шулардан калган вакыт кына язуга һәм укуга бирелә. 
– Беренче кулъязма әсәрегезне Фәүзия Бәйрәмовага укыткансыз, ничек кабул итте?
– Фәүзия Бәйрәмова укып чыкты, әдәби журнал мөхәрриятенә алып барырга юл күрсәтте. Мин моны яхшы бәя дип кабул иттем. Беренче язган кулъязмаларымны аяк киеме салына торган кәгазь тартмага салып йөрттем. Айгөл Әхмәтгалиева күреп алды да, китап итеп бастырып чыгарырга киңәш бирде. Әйтүе генә җиңел икән, аның мәшәкатен артыннан йөреп карамаган кеше бөтенләй дә аңламый. Мөхәррире дә, корректоры да, рәссамы да, биткә салучысы да кирәк. Аңа әле бик күп акча да кирәк икән. Шулай да иң нык куркытканы шул иде: халык ничек кабул итәр? 
– Һәр язучының үзенең яраткан темасы, яраткан укучысы була. Зифа Кадырованың романнарын елый-елый укыйбыз. “Сагынырсың – мин булмам”, “Көтеп узган гомер”, “Язмыш сынавы”, “Синсез килгән язлар”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Яраларың белән яратырмын” дигән китаплар һәр укучыда кызыксыну уята, күңелгә үтеп кереп, уйлата да, елата да. Тормыш бит бу. Төрле чаклар була. Шушы тормыш әдәби әсәргә әверелеп безнең кулыбызга килеп эләккән икән, бу – язучының осталыгы. Туксанынчы еллардан соң кеше кулына телефон алды да китапны онытты, диләр. Ә менә Зифа Кадырова укучының йөрәген китапка якынайтты,  – Зәлифә Әхмәтгалиеваның чыгышы барлык актанышлылар исеменнән язучыга рәхмәт булып яңгырады.
Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре исә очрашуга махсус әзерләнеп килгәннәр. Алар әсәрләрдән өзекләр укыдылар, ә тамашачылар нинди әсәрдән икәнен әйтергә тиешләр. Залдагы тынлык шунда ук юкка чыкты, ярыша-ярыша әйткән җаваплар авторны һәм аның китапларын мактаудан да өстенрәк иде бу минутларда. Яратып укыганнарын күр! Бу – язучыга зур бәя. Әйе, Зифа Кадыровага үз укучысы, ә китап сөючеләргә яраткан язучысы һәм аның әсәрләре якын. 
Изхәния Бәдертдинова: 
– Әтәс авылында яшим; без, өлкән яшьтәгеләр, атна саен авыл клубына җыелабыз. Оста куллар түгәрәгенә йөрибез. Килүгә, иң беренче, китапханәгә узабыз. Алган китапларыбызны яңаларына алыштырабыз. Зифа Кадырованың һәрбер китабын чиратлашып укып чыгабыз. Бик яратабыз. Кич скандинавия алымы белән йөрергә чыккач, табигатьнең матур урынында туктап, шул әсәрләр буенча фикер алышабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев