Актаныш

Зифа Нагаеваның апасы коронавирустан үлгән

Әле кичә генә йөгереп йөргән җирдән заманыбызга килгән куркыныч чир апабызны да сагалап торган, дип яза Зифа Нагаева

«Туйганчы сөйләшеп калып та булмады. Тормыш куабыз, тыныч йокла безгә кадерле апабыз. Мөбәйнә Әсхәт кызы Исмәгыйль авылында, хезмәт сөйгән, ил өчен яуда җиңеп кайткан абруйлы сугыш һәм хезмәт ветераны.

Бар гомерен авыл хуҗалыгына биргән, данлыклы «Знамя» колхозын 25 елдан артык җитәкләгән Әсхәт Ильяс улы Нагаев һәм уңган, булдыклы ишле гаилә учагы сагында булган әнисе Суфия гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килеп, тәрбияле чибәр кыз булып үсеп, бар туганнарына ярдәмчел апа вазифасын гомере буе җитәкли.

Мәктәпне тик бишле билгеләренә тәмамлап Стәрлетамакта югары белем алып, бар гомерен студентлар укытуга багышлый. Хезмәт елларын әллә күпме мактаулар бизи! Авылның шәп егете Рәис абый белән гаилә корып, кызлары — бер бөртекләренә яхшы тәрбия бирәләр. Гүзәл — югары белемле белгеч, әнисенә охшап, туган җанлы, киң күңелле, эшендә абруйлы хезмәткәр. Минем ике балам — улым, кызым белән дус, тату үстеләр. Әле дә аерылгысызлар, шөкер.

Килен булып төшеп, 23 ел дәверендә Мөбәйнә ападан күп нәрсәләргә өйрәндем. Аның кебек купшы киенергә, аш-су осталыгына, кешеләр белән аралашуда бик күп кагыйдәләргә, саный китсәң — исәпсез. Яшь гаиләбезгә ярдәмнәре дә күп тиде.

Бүгенге көндә дә онлайн алым аша укучыларны имтиханнарга әзерләп, яшәүдән, дуслары белән аралашудан ямь табып, тормышны сөеп яшәде. Кызганычка каршы, яшәде… дияргә калды…

Әле кичә генә йөгереп йөргән җирдән заманыбызга килгән куркыныч чир апабызны да сагалап торган. Күңел ышанмый, чарасыз без…

Гүзәлең өчен өзелеп яшәдең. Без аны калдырмабыз. Авыр кайгысын уртаклашабыз, урыннарың җәннәт түрләрендә булсын, караңгы гүрләрең якты булсын, елмаеп йөрәктә яшәячәксең. Чылтырап торган тавыш белән көлүләрең колакта. Тыныч йокла, апакаебыз», — дип яза Зифа Нагаева.

Зифа Нагаеваның һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз!

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/31-08-2021/zifa-nagaevany-apasy-koronavirustan-lg-n-5835800 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: