Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Зилә Вәлиева: Конституциягә социаль төзәтмәләр гаиләләр иминлегендә чагылыш табачак

Дәүләт яклаучысыз калган балаларга мөнәсәбәттә ата-аналарның вазифасын үз өстенә алачак, диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). РФ Конституциясенә социаль юнәлештәге төзәтмәләр Россиядә гаилә институтын үстерүгә уңай йогынты ясаячак һәм илдә гаилә тәрбиясенең өстенлеген билгеләячәк. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Барлык маддәләр, без шартлы рәвештә әйткәнчә, төзәтмәләрнең социаль пакеты тулысынча диярлек гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә эшли. Минем фикеремчә, кабул ителгән һәм гамәлгә кертелгән очракта барлык төзәтмәләр дә гаилә иминлегендә чагылыш табарга тиеш», - дип искәртте ул.

Әйтик, РФ Конституциясенә төзәтмә илдә гаилә тәрбиясенең өстенлеген билгеләячәк. Дәүләт яклаучысыз калган балаларга мөнәсәбәттә ата-аналарның вазифасын үз өстенә алачак.

Ул билгеләп үткәнчә, бер яктан, биредә дәүләт учреждениеләре челтәре хакында сүз бара, шул ук вакытта, илдә уллыкка алу практикасы да киң таралыш алды.

«Дәүләт ятимнәр проблемасына битараф түгел, шул ук вакытта, ул үз гражданнарын да алардан читләшмәскә чакыра», - диде Зилә Вәлиева.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе инануынча, Төп законга төзәтмәләр гражданнарның җаваплылыгы һәм иминлегенә эшләячәк.

 https://tatar-inform.tatar/news/politics/12-06-2020/zil-v-lieva-konstitutsiyag-sotsial-t-z-tm-l-r-gail-l-r-iminlegend-chagylysh-tabachak-5749299

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев