Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Үзәк сайлау комиссиясендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзер булулары турында хәбәр иттеләр

Әлегә тавыш бирергә мөмкин булган көн - 24 июнь дип көтелә.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең яңа датасын Россия Президенты Владимир Путин билгеләячәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаевка сылтама белән.

«Тавыш бирүнең яңа датасына килгәндә, аны Россия Президенты В.В. Путин билгеләячәк. РФ сайлау системасы моңа әзер", - дип хәбәр итте Булаев.

Моңа кадәр Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирү 22  апрельгә билгеләнгән иде.

Мәскәү Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыятен үстерү һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Алексей Венедиктов сүзләренә караганда, тавыш бирүнең көтелгән яңа датасы дип 24 июнне атыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев