Актаныш

Үзәкләргә үткән ул еллар

Яшьлекләрендә күп михнәтләр кичереп, картлыклары рәхәт тормышта үтүче өлкәннәрнең хис-кичерешләрен аңлау кыен түгел. "Мондый көннәрне дә күрербез дип уйламаган идек", - дигән сүзләрен бәлки, кайберәүләр төшенеп тә бетмидер. Ләкин, үз башларыннан кичергәннәр яхшы аңлый аны. Мәсәде авылында гомер кичерүче Муллагали Исламовның да еш әйтә торган сүзләре ул. 1927 елның 17...

Яшьлекләрендә күп михнәтләр кичереп, картлыклары рәхәт тормышта үтүче өлкәннәрнең хис-кичерешләрен аңлау кыен түгел. "Мондый көннәрне дә күрербез дип уйламаган идек", - дигән сүзләрен бәлки, кайберәүләр төшенеп тә бетмидер. Ләкин, үз башларыннан кичергәннәр яхшы аңлый аны. Мәсәде авылында гомер кичерүче Муллагали Исламовның да еш әйтә торган сүзләре ул.
1927 елның 17 августында Шәбез авылында ишле гаиләдә, тугызынчы бала булып дөньяга килгән Муллагали абыйга балачактан ук бик күп хәсрәт кичерергә туры килә. Малайга 2 яшь чагында әниләре кинәт авырып үлеп китә. Тугыз бала белән тол калган Исламгәрәй абый кайгыдан бөгелеп төшә. Шул тикле баланы ничекләр карармын дигән уй йөрәген телгәли. Шушындый ишле гаиләгә килергә Нурҗиһан исемле хатынның йөрәге җитә. Гаиләдә кабат хатын-кыз кулы сизелә башлый. Балалар кайнар аш ашый.
Шәбез авылы мәктәбендә 4 сыйныф белем алганнан соң, Муллагали укуын Чалманарат мәктәбендә дәвам итә. Анда 7 сыйныф белем ала. Укуын тәмамлагач, хезмәт юлын башлый. Колхозда өлкән абый-апаларга ияреп төрле эшләрдә эшли.
- Сугыш башлану хәбәрен ишеткәндә миңа 14 яшь иде. Авылда корал тотардай ир-атларны сугышка алдылар. Минем дә ике абыемны һәм әтиемне сугышка алдылар. Ир-атлар сугышка киткәч, безнең кебек 14-15 яшьлек малайлар колхозның төп тоткасына әйләнде. Язын чәчүен дә чәчтек, көзен уракка йөрдек.
Егеткә 17 яшь тулгач, октябрь аенда армия сафларына алыну өчен кулына повестка тоттыралар. Алар бер авылдан өч егет китәләр. Район үзәгеннән Бөгелмәгә тикле ат белән баралар. Бөгелмәдә сигез көн булганнан соң, Саратовка, аннан Татищевога алып китәләр.
- Ул җирләр куе урманлы җирләр иде. Безне урман эченә землянкаларга урнаштырдылар. Анда әсир төшкән солдатларны сакладык, аларны төрле эшләргә йөрттек. Араларында власовчылар, илебезнең сәясәтенә каршы кешеләр дә бар иде. Безне төрле җирләргә күчереп йөрттеләр. Новокузнецк, Кемерево, Новосибирск шәһәрләрендә эшләдек. Мәскәү ягыннан килгән әсир солдатларны эшелоннан кабул итеп алып, Бухтабанина лагерена тапшыра идек. Амур елгасыннан паром аша Комсомольск шәһәренә чыгара идек. Әсирлеккә төшкән солдатларны йөрткәндә төрле кыенлыклар күререгә туры килде. Безнең ротадагы кешеләрне бер дә таркатмадылар. Бер җирдән икенче җиргә күченгәндә шул ук состав белән күченә идек.
Җиңү хәбәрен ишеткәч, бик сөенгәннәрен, ул көнне бәйрәм иткәннәрен, хәтта өстәмә паеклар да биргәннәрен яхшы хәтерли яугир.
Сугыш беткәч тә тиз генә туган якларына кайтырга мөмкинлек булмый әле Муллагали абыйга. Себер якларында хезмәтен дәвам итә. 1949 елның февраль аенда яхшы хезмәт иткәне өчен ял бирәләр.
- Февральнең 20ләре тирәсендә авылга кайттым. Әти-әнием үзләре генә, авырыйлар, аларны карарга кирәк иде. Ике абыем сугышта үлеп калганнар. Мин янәдән үзем хезмәт иткән частька кире кайттым һәм хезмәтемне дәвам иттем. 1949 елның июль аенда гаилә хәле буенча бөтенләйгә туган ягыма кайттым.
1946 елда "Германияне җиңгән өчен", 1949 елда "Совет Армиясе һәм Флотына 30 ел" медальләре, юбилей медальләре, "Фронтовик 1941-1945" значогына (2000 ел) лаек булган, рядовой яугир, авылга кайткач, колхозга эшкә урнаша. 1950 елны аны колхоздан Чаллыга тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Укып кайткач якын-тирә авылларда тракторда эшли. Ул вакытларда көне-төне басудан кайтып керми алар. Шулай ук, бригадир, завхоз эшләрен дә башкарырга туры килә.
1952 елның гыйнвар аенда үзләренең авыл кызы Минлеямал белән тормыш корып җибәрә. 1987 елда "Агыйдел" колхозында эшләп пенсиягә чыга. Эшләгән дәвердә Мактау грамоталары, бүләкләргә лаек була.
- Рәхмәт, хезмәтемне күрделәр. Әле пенсиягә чыккач та, колхоз амбарында эшләп йөрдем, - ди ул.
Әлеге күркәм гаиләнең сигез баласы туган: ике малай, алты кыз. Бүгенге көндә өч кызлары исән-сау. 2003 елның гыйнвар аенда 53 ел бергә гомер иткән карчыгы гына яман шеш авыруыннан вафат булган.
Бүгенге көндә Муллагали абый кече кызы Илүзә һәм кияве Дәниф тәрбиясендә яши. Калган ике кызы да хәлен белешеп торалар, кунак итәләр. Оныклары да, оныкчыклары да, Аллага шөкер, хөрмәт итәләр, "бабакай" дип кенә торалар.
Быел август аенда аңа 88 яшь тула.
- Без кичергән сугыш афәтен балаларыбызга, оныкларыбызга күрергә язмасын. Ил башлыкларына миһербанлык бирсен, аяз күгебезне кара болытлар капламасын, башка сугышлар күрергә язмасын, - дип тели ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: