Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Зөлхиҗҗә ае хаҗ кылу белән күркәм

10 сентябрь көнне Җәмигъ мәчетендә, ягъни хиҗри елы буенча зөлкәгъдә аеның 15 көнендә, хаҗ сәфәренә барырга ниятләгән мөслимәләрне тантаналы озату булды. Мәҗлес коръән уку белән башланып китте. Аннан соң район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова хаҗ кылуның тәртипләре белән таныштырды, сәфәр вакытында килеп туарга мөмкин булган сынаулар хакында искәртте. Рәйсәлә,...

10 сентябрь көнне Җәмигъ мәчетендә, ягъни хиҗри елы буенча зөлкәгъдә аеның 15 көнендә, хаҗ сәфәренә барырга ниятләгән мөслимәләрне тантаналы озату булды. Мәҗлес коръән уку белән башланып китте. Аннан соң район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Зөһрә Закирова хаҗ кылуның тәртипләре белән таныштырды, сәфәр вакытында килеп туарга мөмкин булган сынаулар хакында искәртте.

Рәйсәлә, Рәйханә хаҗияләр дә үзләренең чыгышларында изге урыннарда кыласы гамәл-гыйбадәтләр тәртибе хакында сөйләделәр. Нинди генә хәл булса да, сабыр булырга һәм үзеңнең кешелек дәрәҗәңне онытмаска киңәш иттеләр. Бердәм булсаң, җиңеллеге дә килә.

Хәерле, имин сәфәрләр булсын! Мөмкинлеге булган кешегә хаҗ сәфәре кылуны ашыктыру кирәк. Үзен алда нәрсә көтәсен беркем дә белми. Ә аннан да әүвәл, иманны ныгыту, камилләштерү зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев