Актаныш

Үзмәшгульлек өметләрне аклармы?

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева – районда теркәлгән үзмәшгульләр белән алып барылган эшчәнлекнең торышы, ә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының райондагы төбәк вәкиле Алмаз Нурлыев аларны яклау, дәүләт тарафыннан тудырылган һәм тудырылачак мөмкинлекләр турында брифингта сөйләп таныштырдылар. 3 декабрьдә булып үткән әлеге пресс-конференция Лиана Рамил кызы җитәкчелегендә узды.

– 396 үзмәшгульнең теркәлүе максат итеп куелган иде. Бу план 124 процентка үтәлде, 492 кеше рәсми теркәлү үтте. Актанышта – 183, Иске Айман һәм Күҗәкә авыл җирлекләренә җиткерелгән план 166шар процент тәшкил итә. Иң түбән күрсәткеч – Иске Богадыда, 25 процент кына, – дип таныштырды Лиана Сираева.
Актаныш – үзмәшгульлек эшчәнлеге буенча әйдәүче районнарның берсе, диелде сөйләшүдә. Киләсе елда әле хөкүмәт тарафыннан яңалыклар да көтелә икән.
– РФ Дәүләт Думасы депутатлары федераль законга үзгәреш кертергә җыена. Әгәр тәкъдим кабул ителсә, 2020 елдан башлап, үзмәшгульләргә дә дәүләттән матди ярдәм алу мөмкинлеге ачылачак. Сүз финанс ярдәме турындагы программаларда катнашу турында бара, – диде үз чыгышында Алмаз Нурлыев.

 Үзмәшгульләр өчен кирәкле мәгълүматларны хәзерге вакытта “Бизнес-новигатор”, “Фасттрек” электрон программаларында табарга мөмкин. Безнең район җитәкчелеге исә Актаныш үзмәшгульләре өчен махсус рәсми сайт булдыруны алга куя. Нинди товар җитештерелә, аны кайда саталар, хезмәт күрсәтүләр күпме – боларның барысы турында да мәгълүмат табуны җиңеләйтү өчен кирәк ул. Шул ук вакытта үзмәшгуль кешеләр дә эшчәнлекләрен киңрәк җәелдерә алачаклар. Районда алар өчен бердәм сайт озак көттермәс, ахры. Бу бердәм мәйданчык, хезмәттәшлек итү урыны булыр иде, дигән ышаныч белдерелде. 
– Киләчәктә дә салымнарны вакытында түләп барырга кирәк. Бурыч җыелмасын өчен, интернет-кушымтагызга кереп, һәрдаим тикшереп торыгыз! Һәр айның 12 нче числосында квитанция күренә, 25енә хәтле түләргә кирәк, – үзмәшгуль булып теркәлгән гражданнарга шундый киңәш тә җиткерелде. 
Яңа Әлемдә яшәүче мәктәп укучысы Риназ Исламхуҗинның иң беренчеләрдән булып үзмәшгульлектә теркәлүен газетада яктырткан идек инде. Ул яшьтәше Булат Авсахов белән бергә эшли. Лазер станокта фанерага төрле сувенирлар ясап саталар, салымнарны да түләп баралар.
Булат Авсахов брифингта катнашты, тәҗрибәләре белән уртаклашты:
– Узган ел агач тактага лазер ярдәмендә бизәкләр төшереп, сувенирлар ясау белән шөгыльләнә башладык. Шәхси заказларыбыз бәйрәм чорында күбәеп китә. Икенче елга лазер рәсемнәрне тимергә төшерергә дә уйлыйбыз. Эретеп ябыштыру эшен дә үзләштерү теләгебез дә зур.
“Актанышта сувенирлар җитештереләме, кайдан сатып алырга була”, – дип кызыксынучыларга Булатның җавабы шундый: 
– Заказларны, гадәттә, вконтакте, инстаграм социаль төркемнәре аша кабул итәбез. Киләчәктә үзебезнең сайтны ясау ниятебез бар. Якында яшәүчеләр үзләре дә килеп ала, без дә илтеп бирәбез. Ә ерактагыларга почта аша җибәрәбез. Ярминкәләрдә, сабантуй кебек бәйрәмнәрдә сату белән чыгабыз. 

undefined
Олег Мәсәлимов исә Иске Сәфәр авылында яши, 69 яшендә үз инициативасы белән үзмәшгуль булып теркәлгән һәм бер дә үкенми. Чөнки аерым кешеләр генә түгел, оешма-предприятиеләр дә аның хезмәтенә мохтаҗ. Ул янып чыккан электр двигательләрен ремонтлап бирә. “Бер минут та вакыты юктыр, чөнки 10 көнлек заказларым һәрчак алдан җыелып тора, проблемаларым юк, эшем җай гына бара”, –  ди. 
Чистай техникумын тәмамлаган. Актанышның “Сельхозтехника” оешмасында –автомеханик, аннары Иске Сәфәргә кайтып, хуҗалыкта останә мөдире булып хезмәт куйган Олег Мәсәлимовны яңа һөнәре үзе эзләп тапкан. 
– “Дөнья таралып беткәч”, эшсез калдым да, шушы эшкә өйрәндем, – ди ул, бер дә хафаланмыйча гына. – Берәүгә 10 мең сум акча да – байлык, ә икенче берәүгә миллиардлар да җитми. Ә минем үз тырышлыгым белән тапканыма канәгать. Пенсиям дә җитәрлек, югыйсә. Әмма 24 сәгать буена, телевизор каршында, диванда ятаргамыни? Юк, бу минем холкыма туры килми. Эш яшәргә стимул бирә, – дип аңлатты ул күңеленә рәхәтлек табу серләрен. 

undefined
– Үзмәшгульлек яшьләрнең киләчәк язмышына ничек тәэсир итәр? Аңлавыбызча, алар 4 процент салым түли, ә пенсия фондына кертемнәре күчеп бармый. Киләчәктә пенсиясез калмаслармы? 
Бу сорауга Алмаз Нурлыев җавап бирде:
– Шәхси предприятиеләрдә пенсия фондына кертемнәрне мәҗбүри түләтү системага салынган. Ә монда ирекле. Әгәр пенсия фондына барып, гариза язса, акча күчереп барса, һәм бер елга түләгән суммасы 29300 сумга җыелса, аның хезмәт стажы исәпкә алыначак. Үзмәшгульлекнең үзенчәлеге дә шунда – ул ирекле, тели икән кеше киләчәк пенсиясен дә кайгырта. Эшчәнлеген зурайтып, шәхси эшмәкәр булып та үсә ала. 
Димәк, әлеге яңа пилот проектта катнашырга теләк белдергән яшьләргә шушы нечкәлекләрен дә җентекләп аңлату кирәктер.     
         

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: