Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Зөһрә Вәлиуллинадан үрдәк итеннән зур бәлеш

Камырны ике төрле ысул белән ясарга була.

 

Беренчесе:

  • 1 стакан су,
  • 2 аш кашыгы майонез,
  • 4 аш кашыгы чамасы сыек май,
  • 1 чәй кашыгы тоз, он.

Икенчесе:

  • 1 кап кибет каймагы,
  • 1 кап атланмай,
  • 1 чәй кашыгы тоз,
  • он,
  • чеметеп кенә сода.
  1. Эчлек өчен шакмаклап туралган суган, бәрәңге, үрдәк итен, тоз, төелгән зира, укроп орлыгы һәм борыч салып болгатабыз.
  2. Камыр басабыз да, суыткычка ярты сәгатькә куябыз.
  3. Камырны 3 кисәккә бүлеп, берсен зуррак итеп җәябез. Анысын майлаган табага җәеп салабыз, эчлек тутырабыз. Камырның икенче өлеше белән бәлешне каплап, кырыйларын матур итеп бөрәбез.  Аның өстенә өченче камырны салып, бизәкләр ясыйбыз.
  4. 200 градуслы мичтә 2 сәгать чамасы пешерәбез.

Vatantat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев