Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ЗУР СӘЯСИ ЧАРАГА ӘЗЕРЛЕК КЫСАЛАРЫНДА: Актанышта алдан сайлаучылар белән очраштылар

Актаныш районы буенча 9 авыл җирлегендә, ягъни Аеш, Актаныш, Кәзкәй, Киров, Күҗәкә, Яңа Әлем, Татар Ямалысы,Уразай һәм Чуракай җирлекләрендәге буш мандатларга 9 депутат сайланырга тиеш.

Республика күләмендә зур сәяси чарага әзерлек бара. Мәгълүм буганча, 2018 елның 9 сентябрендә - бердәм өстәмә сайлаулар көнендә, Татарстан Республикасы территориясендә җирле органнарга депутатлар сайлау уздырыла.

Муниципаль сайлауларга әзерлек кысаларында 17 июль көнне Актанышта алдан сайлауларда сайлаучылар белән очрашу үтте. Оештыру комитеты карары нигезендә, алдан сайлауларның Актанышның беренче санлы округы буенча сайлаучылары белән очрашуда район Советы председателе урынбасары Илфак Бариев җаваплы итеп билгеләнгән иде. Очрашу белән ул җитәкчелек итте. 


Чарада “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәкара бүлеге башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе М.Т.Сәмигуллин, президенты аппараты вәкиле И.К.Хәйруллин катнашты. 


Сүз уңаеннан,Актаныш районы буенча 9 авыл җирлегендә, ягъни Аеш,Актаныш,Кәзкәй, Киров, Күҗәкә, Яңа Әлем, Татар Ямалысы,Уразай һәм Чуракай җирлекләрендәге буш мандатларга 9 депутат сайланырга тиеш. 


Праймериз (беренчел, ягъни алдан сайлау) - сәяси партиядән бердәм кандидат сайлана торган тавыш бирү, аның сайлауларга әзерлекнең иң мөһим этабы икәнен дә исәртү кирәк. "Праймериз мәйданчыгында" сайлаучылар үзләренә охшаган, депутат вәкаләтен җиренә җиткереп башкара ала дип санаган кандидатураларны хуплап тавыш бирәләр. Партия эчендә тавыш бирү "Бердәм Россия" партиясе уставы нигезендә башкарыла. 

Реклама


"Бердәм Россия"сәяси партиясе алдан сайлауларны һәркем өчен ачык итеп уздыра,үз кандидатурасын сайлауларда катнашырга хокуклы һәркем күрсәтә алган кебек,очрашуда да сайлау хокукы булган һәркем катнаша ала. Бу – 22 июль көнне кандидат өчен бөтен теләге булган сайлаучы да тавышын бирә дигән сүз. 


Актанышның үзендәге праймериз беренче типта үтәчәк, ягъни монда 600 артык сайлаучы катнашачак. Авыл җирлекләрендә исә,халык саны аз булу сәбәпле, ул дүртенче типта үтә. Биредә партия членнары гына катнашачак. 


Ә бүгенге праймериз алды очрашуында катнашырга ике кандидат теләк белдерде. Алар - Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Фәттахов Энгель Нәвап улы һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Рәфит улы Вахитов. 


Депутатлыкка кандидатлар башта үзләре белән таныштырдылар, соңыннан халык наказларын кабул итеп, сорауларга җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев