Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Зур янгында биш бала тереләй янып үлгән

Новосибирск өлкәсендә Искитимск районының Степная бистәсендә шәхси йортта чыккан янгында биш бала һәлак булган. Аларның икесе биш һәм җиде яшьлек кызлар, өч малайның зурысына өч яшь, кечесенә җиде ай булган. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. "Татар-информ" язуынча, йорт иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә янган. Йортта 32 яшьлек хуҗа, биш баласы...

Новосибирск өлкәсендә Искитимск районының Степная бистәсендә шәхси йортта чыккан янгында биш бала һәлак булган. Аларның икесе биш һәм җиде яшьлек кызлар, өч малайның зурысына өч яшь, кечесенә җиде ай булган. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
"Татар-информ" язуынча, йорт иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә янган. Йортта 32 яшьлек хуҗа, биш баласы һәм өч кунак булган. Кунакларның берсе уянганда өй төтен һәм ут эчендә булган. Хуҗа тәрәзәне ачып, ярдәмгә чакырган.
Өлкәннәр чыга алган, балалар янгында калган. Ярдәмгә килүчеләр өйгә керә алмаган. Җинаять эше саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча ачылган. Янгын сәбәпләре ачыклана, янгын-техник экспертизасы билгеләнгән.
Әлеге коточкыч фаҗига, ирексездән, 2015 елның 13 февралендә Актаныш районы Пучы авылында килеп чыккан янгынны хәтердә яңартты. Ул вакытта саксызлык аркасында 6 кеше янып үлгән иде.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=20792

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев