Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Объявления

Табибларга рәхмәт!

Алия Шәрипова, поликлиниканың өлкән шәфкать туташы.

2014 елда Илчебай авылы фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт юлын башлаган шәфкать туташы, 2016 елда район үзәк хастаханәсенә оештыру методик кабинетына эшкә килә. Биредә өч ел хезмәт куйгач, 2019 елда гериатрия кабинеты ачылгач, шунда шәфкать туташы булып күчә. Өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлекләрен кайгырта. Аларга актив тормыш рәвеше алып бару буенча киңәшләре белән ярдәм итә. Оештыру сәләте көчле булган белгечне быел поликлиникага өлкән шәфкать туташы итеп билгелиләр.

-Өлкән шәфкать туташының вазифасы килгән авыруларны тиешле табибларга күрсәтеп, тиешле ярдәм алуны оештыру булып тора. Шулай ук табибларны медикаментлар белән тәэмин итү дә безнең өстә. Хезмәтемне яратып башкарам, башкаларга ярдәм итә алуым, күңелемә рәхәтлек бирә, -ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев