Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

Чигенми, җиңелми бөркетләр!

Февраль - Ватанпәрвәрлек ае. Бу уңайдан районыбыздагы төрле мәдәни, мәгариф учреждениеләрендә бихисап әдәби-мәдәни рухиятле чаралар үткәрелде. Үзебезнең даими авторларыбыз, актив хәбәрчеләребез, Күҗәкә авылы мәктәбе директоры Гөлназ Газетдинова һәм урындагы китапханәче Ләйсән Акмаловадан бик матур эчтәлекле мәкалә редакциябез почтасына килде.

                             Мәктәп коллективы һәм китапханә берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Чигенми, җиңелми бөркетләр!" дигән кичә үткәрдек. Чарага үзебезнең җирлектән әфганчылар, укучыларның әтиләре кунак итеп чакырылды.  Патриотик рухтагы шигырьләр, җырлар яңгырады, видеороликлар күрсәтелде. Зөһрә апа Сабирова сөйләгән шигырь күпләрнең күңел кылларын да кузгатып җибәрде.

                Мәктәп укучыларының, балалар бакчасы нәниләренең чыгышы да бик күркәм булды. Үсеп килүче буынга ватанпәрвәрлек, туган илгә, хәрби антка тугрылык, дуслык, батырлык, кыюлык төшечәләре турында кунакларыбыз - әфганчылар Газинур Хаҗиев, Илдар Мөхәммәтдиновлар үз чыгышларында аңлатып сөйләделәр. Укучыларның сорауларына җаваплар да бирделәр.                      Әлеге чара үсеп килүче яшьләребез күңеленә патриотик рух тәрбияләүнең бер мисалы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев