Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ

«Умырзая»да - Ватанпәрвәрлек чарасы

Чираттагы хатны «Умырзая» балалар бакчасы тәрбиячесе Фәрсия ханым Шәрәповадан алдык. Аны сезнең игътибарга да чыгарабыз. Ватанпәрвәрлек тойгыларын үсеп килүче буында, балаларыбызда тәрбияләү - гаять күркәм күренеш.

                         Балаларда туган илгә мәхәббәт, сугышта булган батырларга хөрмәт тәрбияләү балалар бакчасыннан ук килә. Шул максаттан, бүген “Умырзая” балалар бакчасында “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды. Чарада Чечен сугышында булып кайткан, бүгенге көндә гаиләсе, әти-әнисе белән гомер итүче авылдашыбыз Айнур Фирдәвес улы чакырылган иде.  Ул күңелендә булган уй-кичерешләре, хәтирәләре белән уртаклашты, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

                        Очрашу бик җылы узды. Балалар матур чыгышлары белән чарага бәйрәм рухы өстәделәр. Кунагыбыз да үзенең матур  җырын бүләк итте. Әлеге җырда сугыш кырында ятып калган дусларына җылы сүзләр һәм киләчәктә сугышларның бетүен теләп әйтелгән юллар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев