Әби тәрәзәдән килеп төшкән... вафат
Аллаһ сакласын! Бәла аяк астында.
Яр Чаллыда өченче каттан егылган өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган.
БСМП табиблары ахырга кадәр аның тормышы өчен көрәшкән. Кичә ашыгыч ярдәм бригадасы Чаллы ГЭСы посёлогына барган.
Анда, дүртенче комплекс йорты янында, биеклектән егылу билгеләре булган олы яшьтәге бер хатын табылган. 86 яшьлек бу йортта яшәүче хатын исән булган һәм аны БСМПга китергәннәр.
Кызганычка каршы, табибларның тырышлыгына карамастан, әби аңына килмичә җан биргән.
«Чаллы хәбәрләренә» хәбәр итүләренчә, тикшерү барышында хатын-кыз белән бәхетсез очрак булган — ул үз фатирының өченче катыннан егылган. Булган фаҗиганең нечкәлекләре хәбәр ителми.
Бу турыда «Челнинские известия» сайтында коллегабыз Ләлә Гайфутдинова яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев