Актаныш

Актаныш районы

16+
Республикада

Актанышның хөрмәтле ханымнары Татарстан Рәисенең Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан котлауларын кабул итә

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында республикакүләм 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы бәйрәм уза.

Әлеге чарада район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фирүзә Гыймадиева җитәкчелегендәге Актаныш районы делегациясе дә бәйрәм котлаулары кабул итә.

 

Ватаныбызга батыр уллар- махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы кыю сугышчылар үстергән хөрмәтле аналар- Илина Арсланова, Надилә Шәңгәрәева, Фанә Мөхәммәтова, Ләйсән Мөхәммәтова, шулай ук район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова,

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ» веб- редакторы Ләйсән Газизова, күпбалалы ана, Актанышның икенче санлы мәктәбе лаборанты Илиза Тимирова - республикакүләм бәйрәм кунаклары. 
 

Бәйрәм бик эчтәлекле, гүзәл затларны олылауга, хөрмәтләүгә багышланган. Алга таба районыбыз өчен тагы да куанычлы хәбәрләрне җиткерербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев