Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Байсар мәктәбеннән хат алдык

Эльвира Ибраһимова исемендэге «Җаным һаман сезнең янда яши» Республикакүләм нәфис сүз осталары бәйгесенә йомгак ясалды. Чарада Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнашып, үз чыгышында укытучыларның тоткан урынын югары дәрәҗәгә күтәрү кирәклеген ассызыклады. Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы тарафыннан «Укытучылар һәм остазлар елы» на старт бирелде.

Әлеге чарада мөгаллимнәр династиясе, алдынгы укытучыларны барлау белән беррәттән республика бәйгесе җиңүчеләрен дә ачыклап котлап киттеләр. Бәйгенең Гран-при иясе- Пучы урта мәктәбенең 8 нче класс укучысы Латыйпова Нәзлия (остазы Гөлназ Кәшәф кызы  Муллагалиева), I дәрәҗә Диплом иясе Байсар мәктәбе директоры Рамил Җәмигънур улы Сәлахов катнаштылар һәм чыгыш ясап бүләкләнделәр.
Районыбыз мәктәпләреннән башка җиңүчеләребез дә бар.
II дәрәҗә диплом ияләре:
Пучы урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Газизов Инсаф (җитэкчсесе Муллагалиева Гөлназ),
Байсар мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Садриева Язгөл (җитәкчесе Салахов Рамил),
Актаныш авылы 7 нче балалар бакчасыннан Калимуллина Амилия (җитәкчесе Вәҗиева Х. М.), 
Актаныш "Гомуми үсеш бирүче 1 нче балалар бакчасы" ннан Яхин Раяз (җитәкчесе Гардиева Г. Р),
Богады мәктәбе укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбарәк кызы;
3 нче дәрәҗә диплом ияләре:
Чуракай мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Салахова Таңсылу (җитәкчесе Салахов Рамил),
Пучы урта мәктәбенең 
 8 нче сыйныф укучысы
Нуриева Ләйлә (укытучысы Муллагалиева Гөлназ),
9 нчы сыйныф укучысы Хасанов Айгиз (укытучысы Муллагалиева Гөлназ).
Котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев