Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә чыккан янгын янына барды
Бүген иртән 5.20 сәгатьтә пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) һөҗүме нәтиҗәсендә Казан янында газ цистернасында янгын чыккан. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул оператив мәгълүмат алганнан соң, урынга барды.
"Пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә барлыкка килгән янгын урынына чыктым. Ашыгыч хезмәтләр янгынны сүндерү өчен тиз арада килеп җиттеләр. Докладлар тыңладым, зыян күрүчеләр һәм җитди җимерелүләр юк. Шәһәрнең барлык предприятиеләре штат режимында эшли", - дип хәбәр итте Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев